Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клибы!

Бүген Интернет киңлекләрендә күптән түгел оешкан «АЛМА» яшүсмерләр төркеменең тәүге клиплары дөнья күрде. Төркемнең солистлары – күп кенә балалар һәм аларның әти-әниләре тарафыннан яратылып өлгергән экс-«Салаваtik»лар Аделина Хәсәнова, Булат Талипов һәм Эмилия Галимҗанова.

Төркемнең максаты – яшүсмерләр колакчыннарында үз теләкләре белән кабызып тыңларлык татарча музыка булдыру. Бу максатны тормышка ашыруда көчле иҗади команда катнаша. Вокал буенча остаз – Гөлназ Гафурова, тавыш яздыру һәм көйләү – Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров, хореограф – Динә Сабирова, стилист – Галия Сафина, оператор – Мария Улыбина.

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең беренче иҗат җимеше «Хәрәкәттә – бәрәкәт» җырын «Алдынгылар хәрәкәте» тәкъдим итте. Сүзләрен Зөләйха Камалова иҗат иткән, аранжировка авторы – Ислам Вәлиев. Киләчәктә бу җыр «Алдынгылар хәрәкәте» яшьләренең генә түгел, барлык татар яшүсмерләренең гимнына әверелер дип ышанабыз.

Заманча музыка, модалы киемнәр, дәртле биюләр һәм күтәренке кәеф – болар барысы да «АЛМА» төркеменең тәүге клибында! Әлеге клипны төшерүдә «Изумрудный город» бию студиясендә шөгыльләнүче үсмерләр дә актив катнашты. Татар җыр аренасында барлыкка килгән яңа төркем һәр буын тыңлаучысының, аеруча яшүсмерләрнең күңеленә хуш килер дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев