Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аллерголог нинди авырулар вакытында ковидтан прививка ясарга ярамавы турында сөйләде

Даими каршы күрсәтмә бирә торган авырулар төркемендә иммунодефицит халәте, анафилактик шок һәм башкалар бар.

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә медицинада даими каршы күрсәтмә бирә торган авыруларның тар даирәсе бар. Аларны туры эфирда 7нче Казан клиник хастаханәсенең Шәһәр аллергология һәм иммунология үзәге җитәкчесе Гүзәл Закирова атады.

«Даими каршы күрсәтмә бирә торган авырулар төркеме бар. Бу иммунодефицит халәте, анафилактик шок, анамнезда дару препаратларына кискен реакцияләр, органнарның зарарлануы һәм беренче вакцинациягә реакциясе, әмма бу бик сирәк була», – диде спикер.

Шулай ук әгәр беренче дозадан соң организмның җитди реакциясе булса: көзән җыерса, температура 40 градустан югары күтәрелсә, укол урыны 8 сантиметрга кадәр зурайса вакцинацияне туктатырга кирәк. Бу очракта аллергологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар вакцинага аллергик реакция булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаячак.

Табиб хәзерге вакытта үсемлекләр чәчәк атуның өченче дулкынында поллиноз кискенләшүдән җәфа чигүчеләргә прививка ясатырга кирәкмәвен әйтте. Әлегә авыруның актив формасы узганчы, көзгә кадәр көтәргә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев