Саба дулкыннары

Алкасы бар, ловушкасы юк: "татарча хоккей"га бер ел булды

Телевидениедә хоккей уеннарын татарча шәрехли башлауга 1 ел булды. Башланып киткәндә ул тарихи бер адым итеп кабул ителгән иде. Бу вакыйгага катышы булган кешеләр "татарча хоккейның" беренче юбилеена нәтиҗә ясый.

"Татарча терминнар юк"

“Татарстан-Яңа гасыр” каналының спорт программалары редакциясе җитәкчесе Алмаз Гафиятов хоккейны татар телендә алып баруның үзенчәлекләре белән бүлеште.

- "Татарча хоккей" идеясе кайдан килеп чыкты?

- Татар хоккеен башлау идеясе инде күптәннән килә. 1989нчы елда Илдус Илдарханов һәм минем әтием (Атлас Гафиятов – "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире, спорт журналисты) аны башлап караганнар, ләкин ул озын гомерле булмаган. Бу эш күп мәсьәләләргә тоташкан: бюрократик ягы да бар, финанс мәсьәләсе дә, эш кәгазьләре мәсьәләсе, чөнки уеннар буенча бар нәрсәне Континенталь хоккей лигасы хәл итә. Без алар белән килешү төзедек. 

Безнең телевидениенең дә, редакциянең дә андый теләге күптәннән бар иде. Мөмкинлек тугач, без аны узган елның октябрь аенда башладык. Бу, гомумән алганда,күптәнге идея, хәтта республика җитәкчеләре арасында да татарча хоккей кирәк дигән сүзләр йөри иде.

- Ничек уйлыйсыз, спорт уенын татарча алып бару тел үсешенә йогынты ясый аламы?

- Татар теле белән киеренке мәсьәлә булганда, хоккейны татар телендә алып бару телне үстерүдә аерым бер адым булып тора дип уйлыйм. Безне карыйлар, хәтта Татарстанда гына түгел, чит илләрдә дә. Америкадан, Казахстаннан, Швециядән һәм тагын Европаның күп кенә илләреннән язалар. Тамашачылар кайтавазы, алар язып җибәргән фикерләр буенча, татарча хоккей бик популяр дип әйтә алам.

- Бу эшне башлап җибәрү авыр булдымы?

- Дөресен генә әйткәндә, эшне башлап җибәрүе авыр булды, чөнки моңа хәтле татар телендә төрле тапшырулар булса да, спортны татар телендә алып барганнары юк иде.

Беренчедән, татар спорт терминнары сүзлеге юк, аны тәрҗемә иткән кеше юк. Без бу очракта татар теле белгечләре, спорт журналистлары белән сөйләштек һәм телевидениедә эшләгән аксакаллар белән киңәштек. Кайсы терминнарны ничегрәк әйтү, җөмләләрне ничек төзергә дигән сораулар буенча уртак бер фикергә килдек. Әлбәттә, төрле кеше төрлечә әйтә, безгә әле һаман да шалтыратып, нигә сүзләрне дөрес әйтмисез дип әйтүчеләр бар. Мәсәлән, “шайба” сүзен нигә “алка” дип әйтәсез дигән фикерләр килә. 

Шулай ук, “удаление” сүзенең татарчасы юк. Мәсәлән, капкачының “ловушкасы” бар, аның да татар сүзе юк, без аны инде “капкын” дип әйтәбез. Шулай, якынча мәгънә буенча туры килә торган сүзләр кулланып, без татарчалаштырырга тырышабыз.

Икенчедән, спортны белгән һәм татар телендә туры эфирда эшли алырлык комментаторлар булмау мәсьәләсе дә проблема булды. Без үзенчә кастинг та үткәргән идек. Әлеге кастингка килүчеләрнең күбесе хоккейны аңлый, ләкин туры эфирда сөйли белми иделәр. Кайберәүләрнең, киресенчә, туры эфирда эшләү практикасы бар, ләкин алар хоккейны тулысынча аңламыйлар. 

Ахыр чиктә, бу эшне мин, Рөстәм Гайзуллин һәм Ильяс Габделгазизов башлап җибәрдек. Рөстәм Гайзуллин хоккей белән күптәннән кызыксына, телевидениедә, радиода, театрда эшләп йөргән кеше. Ильяс Габделгазизов хәзер Арча районында спорт бүлеге җитәкчесе булып эшли, ул “Татар радиосында” эшләгән һәм еш кына хоккей уеннарына килеп йөргән, спорт тапшыруларын алып барган. Әлеге уеннарны без өчәү алып бара башладык. Башта кыенлыклар булса да, хәзер эшкә кереп киттек һәм даими рәвештә алып барабыз.

- Туры эфирда уен барышына аңлатма бирүдән кала нәрсәләр сөйлисез?

- Трансляция кызыклырак булсын дип тырышабыз: командалар белән бәйле төрле фактлар сөйлибез, хоккейчылар белән аралашабыз, элегрәк булган хәлләрне искә алабыз. Безнең татар хоккейчылары күп, аларны билгеләп үтәбез, хезмәтләре белән таныштырабыз, һәр командада диярлек татарлар бар, без шуңа басым ясарга тырышабыз. Хәтта чит ил хоккейчылары килә, аларны да татарчалаштырып әйткән вакытлар була, мәсәлән, Энрот Юнасны без Юныс дибез, Атте Охтамааны – Әтте Әхтәм.

- Шуны әйтеп үтәргә кирәк, октябрьдә татарча хоккей алып баруыгызга нәкъ 1 ел булды. Сез тамашачылар арасында күп кенә сораштырулар уздырып, бүләкләр өләшәсез, бу вакыйга уңаеннан берәр бәйге оештырачаксызмы?

- Без “Ак Барс” клубы һәм Данис Зариповның “Заря” фабрикасы белән хезмәттәшлек иттек. Төрле бәйгеләр үткәреп, алар биргән бүләкләрне уйната идек. Уенның исәбен, җиңүчеләрне, алка кертүчеләрне алдан әйтә алган кешеләр бүләкләнде. Хәтта шигырь язу бәйгесе дә игълан иткән идек. Ялгышмасам, Әтнәдән бер тамашачыбыз озын, матур шигырь язган иде, һәм без аны Зарипов имзасы куелган алка белән бүләкләдек. Татарча хоккейны алып баруга 1 ел булуы исәбеннән дә, берәр бәйге игълан итәрбез, бәлки.

"Бетереп аткан тәнкыйть ишетмәдек"

Татарча хоккейның тагын бер алып баручысы Рөстәм Гайзуллин бу тәкъдимне бик авырлык белән кабул итүен әйтте.

- Хоккей белән кызыксынсам да, мин бу эштә белгеч түгел бит. Радио, телевиденеиедә эшләү тәҗрибәсе булса да, анда тапшыруның нәрсә белән башланасы, төгәлләнәсе алдан ук билгеле, ә бу очракта вакыйгалар секунд саен үзгәреп тора. Тиз арада уенчының номерын күреп, аның кем икәнен искә төшерәсе. Вакыйганы сурәтләп бирердәй тел байлыгы кирәк.

- Бу эшнең нәтиҗәсе, файдасы булдымы?

- Иң зур нәтиҗә – татарча хоккей барлыкка килгән елны “Ак Барс”ның кабат Гагарин Кубогын алуы! Монысы, әлбәттә, шаяру. Татарча хоккейның файдасы турында сөйләшкәндә, узган ел купкан татар теле мәсьәләсе турында әйтеп үтәргә кирәк. Татар телендә хоккей уеннарын алып баруның нәкъ шул вакытта башлануы юкка түгел. Татар телевидениесендә бу күренеш булырга тиеш иде һәм ул барлыкка килде дә.

-Татарча КВН уенында сезгә хәтта пародия ясадылар. Сез пародияләргә, тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

- Пародия барлыкка килә икән, димәк аның белән кызыксыналар, моның бернинди начарлыгы да юк. Тәнкыйтькә килгәндә, безне бетереп ату максаты белән әйтелгән тәнкыйть сүзләре ишеткән булмады. Белгечләр безгә күбрәк теләк формасында фикер белдерде. Эшебезгә карата күбрәк яхшы сүзләр ишетәбез. “ Башта сәеррәк тоелса да, хәзер хоккей караган очракта аны бары тик ТНВ Планета каналында татар телендә генә карыйбыз”, – диючеләр булды. Хәтта моңа хәтле хоккей белән кызыксынмаган кешеләр дә татарчасын карый башлаганнар.

Тамашачылар даими рәвештә туган телләрендә яраткан уеннарын карыйлар. Бу уңышлы эш озын гомерле булсын дип теләргә кала.

"Татар теле бөтен өлкәләрне дә колачларга тиеш"

“Ирек мәйданы” газетасы редакторы Раиф Усманов хоккейны даими рәвештә булмаса да, мөмкинлек булганда карарга тырышуын әйтте. 

- ТНВ Планета каналында хоккей трансляцияләрен татар телендә оештырып җибәрүләре бик яхшы булды, чөнки бу кешеләрне татар теленә тартырга бик әйбәт чара. “Ак Барс” күпләрнең яраткан командасы, ә читтә аны ТНВ Планета каналы гына күрсәтә, шуңа күрә чит төбәкләрдә дә, илләрдә дә хоккейны татарча карыйлар. 

Хоккей белән генә чикләнеп калмаска кирәк. Бөтен спорт уеннарын да күрсәтергә димим, чөнки аннары башка тапшыруларга урын калмаячак, ләкин кешеләр көтеп алган, ил күләмендә танылган командалар уенын күрсәтергә була дип саныйм. 

Татар теле кайбер өлкәләргә бик үтеп кермәгән, шулар арасында спорт һәм физик культура да бар. Татар мәктәпләрендә дә физик культура дәресләрендә рус телле терминнар кулланыла, мәсәлән, “смирно”, “вольно”. Минемчә, татар теле тормышның бөтен өлкәләрен дә колачларга тиеш. Спорт, бакчачылык, автомобиль – боларның барысы турында да без мәгълүматны татар телендә алырга тиеш.

Раиф Гыймадиев

ГТРК журналисты Раиф Гыймадиев та татар телендә хоккей алып баруның уңай нәтиҗәләрен күрә. 

- Әлбәттә, төерсез коймак булмый, ләкин егетләр тырыша. Спорт тапшыруларын алып бару авыр, чөнки күп кенә спорт терминнарының татарчага тәрҗемәсе юк. Татар телендә алып барылган спорт уеннарын караганда кайбер сәер тоелган сүзләр дә килеп чыга, ләкин бу алып баручыларның гаебе түгел, ә телебезнең җәмгыятьтә бик тар кулланылуы нәтиҗәсе.

“Татар радиосы” алып баручысы Айваз Садыйров та бу мәсьәлә турында үз фикерен белдерде:

- Терминологияне без рус телендә кабул итәргә ияләнгәннән соң кинәт кенә килеп чыккан татарча комментарийлар колакны ярган кебек иде, ләкин бу башта гына шулай.

"Спортта татар телле белгечләр кирәк"

Татар телендә спорт терминнары шундый күп сорау тудыргач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме Мөслимә Шәкүровага мөрәҗәгать иттек. 

- Кызганычка каршы, әлегә спорт терминнары сүзлеге юк,терминнар җыела башлады гына. Атлас Гафиятов бу өлкәдә хәйран эзләнүләр алып бара. Әле сабан туйларында да спорт ярышларын рус телле терминнар кулланып алып баралар. Гомумән, безгә спорт ярышларын татар телендә алып бара алырлык комментаторлар кирәк. Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә шундый белгечләр әзерләмәсләрме икән дигән өмет бар. Хәзер бит спорт объектлары бик күп, аларда татар телендә ярышлар алып баручылар юк. Бу бик кирәкле эш, әгәр дәүләт заказы килсә, без бу эшкә тотынырга әзер.

Алып баручылар татар телендәге спорт ярышлары җәмгыятькә кызыклы булсын дип тырыша. Алар татар теленең кулланылышы киңәюенә йогынты ясый.

 

Автор: Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА
Фото: Михаил Захаров, Алмаз Гафиятов

https://intertat.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: