Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алинә Заһитованың әбисе: «Мин аның бер генә чыгышын да карамыйм» - Шәһри Казан

Бүген Олимпия чемпионы булган татар кызы Алинә Заһитова Мәскәүгә кайта. Бу хакта аның белән бергә яшәгән әбисе Надирә Сафуанова хәбәр итте. Алинәне каршыларга Ижаудан әтисе Илназ белән сеңлесе Сабина да килгән.

- Алинәнең кайтуына токмач басып, тавык, сыер итеннән шулпа куйдым. Ул бала ярышларда бер кашык та аш капмагандыр инде. Ә үзебезнең татар ашы бик кирәк ул организмга. Табынга әллә ни әзерләмәдем. Ят ризыкларны Олимпиадада да күп ашагандыр инде ул, - дип сөйләде безгә әбисе аш бүлмәсендә кайнаганда.
Надирә ханым үзе дә кече оныгы Сабина белән бүген генә Ижаудан килгән әле.
- Алинә Олимпиадага киткәч, мин Ижауга кайтым. Ул минем туган ягым бит. Туганнарыбыз, дусларым белән очраштым. Әле бүген генә Сабина белән поездан төштек. Әтиләре Илназ каршы алды, - ди Надирә ханым.
Әбисе оныгының Олимпиададагы чыгышын карамаган да икән.
- Мин аның бер генә чыгышын да карамыйм. Булдыра алмыйм! Ул бозга чыкканда мин намаз укып аңа теләк теләп тордым, Ходайдан уңышлы чыгыш ясавын сорадым. Соңыннан әтисе шалтыратып: "Алинә җиңде!" - диде. Без аның җиңүенә әле дә ышанып бетә алмыйбыз. Олимпиада вакытында Алинә белән аралашмадык диярлек. Үзем шалтыратмадым, аптыратмадым.
Вакытлары булганда үзләре элемтәгә чыктылар, - ди әбисе.
Оныгының "Хатико" киносындагы кебек акита-ину токымлы эт асрарга теләвен әбисе матбугаттан укып кына белгән.
- Минем янда эт турында сөйләшкәне юк иде. Әти-әнисенә әйткән булгандыр. Мин барыбер аңа каршы булыр идем. Татар кешесенә өйдә эт асрау килешми бит инде, - ди ул.
Әбисе Алинәгә татар халкының гореф-гадәтләрен сеңдереп калдырырга тырыша. Алар икәү бергә мәчеткә дә йөриләр икән әле.
- Минем өчен иң мөһиме - Алинәнең кешелекле, гадел, киң күңелле булып үсүе, - ди Алинәгә Олимпия чемпионы булырга ярдәм иткән әбисе Надирә Сафуанова.

Алисә САБИРОВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев