Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Алдан да керә, арттан да керә ул”. Авыл халкы ташу чорына әзерләнә

Яз! Иң зарыгып көтелгән, күтәренке кәефле, кояшка һәм күңел тынычлыгына бай ел фасылы син, яз! Апрель ае – язның аеруча кайнап торган чагы. Табигать уяна. Уянуы да гади түгел бит аның: җылы көннәр белән бергә, язның иң хәтәр күренеше – язгы ташу чоры килә. Язгы ташу, китергән зыяны, киң колачлы булуы белән иң куркыныч табигать бәла-казалары бишлегенә керә. “Татар-информ” хәбәрчесе, язгы ташу куркынычы янаган авыл халкы белән күзгә-күз сөйләшеп, аларның куркуга калганнарын сизеп кайтты.

Язгы ташуны авыл халкы нәрсә белән чагыштыра? Кешеләр язгы ташуга әзерме? Әлеге табигать күренешеннән сакланып буламы? “Интертат” шул сорауларга җавап эзләп кайтты. 
 
Язгы ташуны һәр ел саен күргән кеше әлеге табигать күренеше турында уены-чыны белән сөйли. Күзләр беркайчан да алдамый диләр бит әле. Язгы ташу чоры көннән-көн якыная бара. Бер атнадан, күп дигәндә ике атнадан бозлар китәчәк. Аллам сакласын, авылда яшәгән бер ханым әйтмешли, өй белән бергә йөзеп китәргә язмасын. Көләсе дә килә, елыйсы да килә дигәне шушы буладыр инде. Җәй буе өйне киптереп, суга баткан мунчаларны яңадан ремонтлаганнан соң кабат йөзеп киткән тавыкларны коткарып маташканда акылдан язуың да ихтимал. 
 
1979 елгы язгы ташу турында сөйләгәндә Апас, Кайбыч районнары халкының әле дә тыннары кысыла. 
 
Авыл халкы “Без ияләндек инде”, ди. Сез генә түгел, эт-мәчеләрегез, әтәч-тавыкларыгыз да ияләнгән инде: һәр адымнарын курку белән, ике уйлап ясыйлар. Кешеләрнең сөйләгәннәрен тыңлап, үзем дә әллә нишләп киттем. Аллага шөкер, Балтачта туып үскәнмен дип уйлап куйдым. Үз гомеремдә бер генә тапкыр язгы ташу күргәнем булды: ишегалдына җәелгән такталарны су күтәрде. Кайбыч районының Борындык авылы халкының узган елгы ташудан соң бакча буйлап йөзеп йөргән теплицаларыннан соң ишегалдындагы такталар белән кеше көлдереп ятмыйм әле.
 

 
“Шартлатып киттеләр инде, су басмас кебек тоела”
 
“Интертат” Борындык авылы халкының язгы ташудан күргән зыянын былтыр апрель аенда барлап кайткан иде инде. Быел без язгы ташу “китереп бәрәм, барыгызны юдырып алып китәм” дип торган чорда барырга булдык. Язгы ташудан соң тагын бер барып кайтырбыз. Була күрмәсен, сүз дә юк, әмма табигатьнең хуҗалары юк, сездән-бездән сорап эшли торганнардан түгел. 
 
Юлыбызны Кайбыч районы Борындык авылыннан башладык. Иң беренче булып, инде хәзер гадәттәгечә дияргә була, кибеттә сатучы Гөлия Төхвәтуллина белән сөйләштек. “Хәтерлисезме, узган ел килгән идек. Язгы ташу алып килгән зыян турында яздык”, дип сүземне башладым. “Әйе, Динә, хәтерлим”, дип җавап кайтарды Гөлия ханым. И-ий, рәхәт булып китте шул чакта. Бер ел үтте бит инде! Ә ул ханым минем исемемне әле дә хәтерли. Шулай шул, кемнең тагын пычракка, суга батып, кеше кайгысын уртаклашып йөрисе килер. “Сез безнең турында язган идегез шул”, диюләре генә дә ни тора. Гөлия ханымнан авылның бүгенге хәле турында сорадык.
 
- Шул ук хәл инде, Динә җаным. Быел шартлатып киттеләр инде, су басмас кебек тоела. Кем белгән инде, күз күрер, - диде Гөлия ханым.
 
“Су килгәнне көтеп торабыз”
 
Кибеттән чыгып, узган ел мал-мөлкәте су астында калган Марат Гыйззәтуллин янына киттек. Баксаң, Марат әфәнде дә язгы ташу булмас дип уйлый икән. 
 
МЧС хезмәткәрләре инде күптән тиешле чараларны күрергә кушты. Ходай сакласын сезне!
 

 
- Нинди чаралар күрәсең инде монда? Су килгәнне көтеп торабыз. Абзарларны биегәйтеп куйдык, икмәкләрне күтәрергә, бәрәңгеләрне чыгарырга урын әзерләдек. Минем бер бозавым гына бар. Бозауны биек абзарга куям. Быел язгы ташу булмас дип уйлыйм. Миңа шулайрак тоела. Су ерак, - ди Марат әфәнде.
 
Авыл халкы быел язгы ташу булмас дип ышана. Әллә ни чаралар күрми, ничек бар, шулай яши. Иртәгә ни буласын бүген белгән юк. Берәр төрле чаралар күрергә кирәктер дә бәлки, әмма ничә ел әлеге бәладан соң җәй буе өйләрен киптереп чыккан кешеләр нәрсә һәм ничек эшлисен яхшы беләдер. 
 
МЧС хезмәткәрләре чаралар күрергә куша. Елгаларда бозларны шартлатканнар. Эшләнәсе эшләнгән, күрәсең.
 
“Өйне киптерәбез”
 
Марат Гыйззәтуллин, башка кешеләр кебек үк, 1979 елны курку белән искә ала һәм узган елгы ташуда юешләнгән идән аслары кайчан кибеп бетәр икән дип борчыла.
 
- Мин шул 1979 елны гына беләм. Су өй тәрәзәләреннән бер 20 сантиметр гына аста иде. Бөтен идәннәр су астында калды. Безнең биек абзар бар иде, анда терлекләр торды. Узган ел менә иминият акчасы 4 мең чыкты. Җиткәненә җитә, калганын үзебез каплыйбыз инде. Су ел саен кереп чыга инде ул. Бакчаларга кереп чыкса, ярый ул. 
 
Бәрле елгасын шартлаттылар быел, авыл эчендә дә шартлатып йөрделәр. Карлар китеп бара бит, җыелганы юк. Әле базларда да су юк, ә инде кар бетә. Күлдә дә су юк. Бу вакытта инде күлләр тулы була иде. Булмас дип уйлыйбыз инде. Булмасын инде! Безгә аның булуы кирәкми. 
 
Нинди чаралар күреп була дип сорыйсыз сез, бөтен җирне су басса, нишлисең инде. Су киткәнен көтәсең. Аннан өйләрне, ишекләрен, тәрәзәләрен ачып куеп, киптерәсең. Җәй буе кибә ул. Әле алай гына да түгел. Әллә ничә еллар буе кибә ул. Былтыр безнең идән астына су кергән иде. Әле дә кипмәгән! Кайчан кибеп бетә ул идән аслары? – дип уйга баткан Марат Гыйззәтуллин.
 
“Ташу быел булмасын”
 
Башларына бәла төшкән авыл халкы белән сөйләшкәннән соң, Борындык авыл җирлеге советына авыл башлыгы Рифат Гыймадиев белән әңгәмә корырга киттек. Узган ел Рифат әфәнде эш урынында юк иде, быел булса да сөйләшеп булырмы дигән идем, эшләре буенча чыгып киткән икән. Сүзне кабат башлыкның сәркатибе Флүзә ханым тотты.
 

 
- Иминият акчасы килгән зыянга карап исәпләнә. Әгәр куркынычрак икән, су өйгә дә кереп, идәннәрне яраксыз хәлгә китерә икән, 10-12 мең, 15 мең дә чыгарга мөмкин. Безгә быел кирәкми инде. Узган ел бик куркыттылар. Безнең хәзер Сабан туе җире дә бик матур итеп ясалган. Язгы ташу килсә, су басса, анда бит инде ләм утырып кала. Халык үзара салымга тыккан акча юкка чыга дигән сүз бит инде ул. Ташу быел булмасын иде инде, - диде ул.
 
“Казан танк училищесыннан килеп шартлаттылар”
 
Кайбыч районы Борындык авылы халкы тыныч. Әлегә тынычмы икән, әйтә алмыйм. Су баса калган очракта мал-туарны куярга урын бар. Булган инде. Өйне күчереп куеп булмый бит. Бәрле елгасындагы бозларны Казан югары танк команда училищесыннан бер төркем килеп шартлаткан. Авыл башлыгы исеменнән училище җитәкчесе Кирилл Кулаковка рәхмәт хаты да язганнар. “Борындык авылына язгы ташу куркынычлыгы янамасын өчен башкарылган эшләр өчен зур рәхмәт”, диелгән хәтта. Хатта хаталар искитмәле күп, шәт егетләр башкарган эшкә карап, исеме җисеменә туры килә дия торган түгелдер. Күз күрер.
 
“Интертат”, авыл халкының язгы ташуга кадәр һәм ташудан соң күргән чараларыннан чыгып, язгы ташуны минимум зыян белән уздырып җибәрү буенча лайфхак төзеде. Репортаж ахырында укып белә аласыз.
 
“Язгы ташу туй түгел ул”
 
Кайбычтагы тынычлыкны күреп, әллә инде быел чыннан да язгы ташу булмас дигән сорау белән “Интертат” Апас районының Чирү авылына чыгып китте. 
 
Чирү – Дәвеш авыл җирлегенә керүче авыл. Биредә бүген 8 йортта 14 кеше яши. Бола елгасыннан 50 метр гына ераграк торган Әбүбәкеровлар гаиләсе былтыр су эчендә калган иде. Аларның хәлләрен белергә киттек. Айдар Әбүбәкеров әйтүенчә, әлегә нинди дә булса чара күрү өчен иртәрәк. 
 
Язгы ташу унысыннан соң, гадәттә 12-15 апрельләрдә килә икән. Авыл халкы аның киләсен сизә һәм шул көнне генә чараларны күрә икән. Безнең сорау авыл халкын уйга да батырды, гаҗәпләндерде дә. Аларның безгә “Язгы ташу - туй түгел ул. Алдан әзерләнеп булмый”, - дип әйтәселәре килә кебек тоелды. 
 
Алай да, МЧС чаралар күрергә куша икән, димәк, тавыкларны булса да яшерергә кирәк. Ул бичарайкалар сизүен сизәләр дә, әмма бернишли дә алмыйлар, аларны коткарырга кирәк. (Тавыклар сизә дигәннән тавыклар да көләдер инде, ләкин миңа шулай тоелды). Укыганда кызык кебек тоелса да, бер дә кызык түгел. Тавыкның кадерен йомырканы кибеттән сатып алган кеше бик яхшы белә.
 

 
“Терлек мунча керә”
 
Чирү авылында көн күрүче Вазыйх Гыйззәтуллинның җавабы кыска булды. “Су басса, МЧС килә инде, шул. Нишләп була тагын”, - диде ул. Әкияткә эләктеңме әллә дигән шикелле. Шулай шул. Бар өмет - МЧС хезмәткәрләрендә. Авыл халкы күп күргән. Ул ел саен көчтән килгәнен дә, килмәгәнен дә эшли. Ә нишлисең? 
 

 
Күрше урамда торучы Роза Фазлуллина әйтүенчә, былтыр су бик күп булган. “Безнең зур терлек юк, тавыкларны амбар башына куябыз”, ди ул. Әй, шул тавыклар инде тагын. Күрмәгәннәрен күрәләр инде.
 
“Алдан да керә, арттан да керә ул”
 
Роза Фазлуллинаның әнисе Суфия ханым Фазлуллина язгы ташуны кунак көткән кебек көтәбез ди.
 

 
- Юк бит әле менә, күренми. Кунак көткән кебек көтәбез инде. 1979 ел иң куркынычы булды. Сарыкларны клубка, сыерларны верандага керткән идек. Шуннан соң, ташу ел саен булуга карамастан, алай ук куркыныч булганы юк әле. Мунчага да керә инде ул терлек. Нишлисең инде. Ияләнгән инде без, җаным, өйрәнгән шулай. Һәр елны керә ул. Берни эшләтеп тә булмый. Көймәдә йөзгән дә булды. Без әле бераз биегрәк торабыз. Бездән тизрәк чыга. Алдан да керә, арттан да керә, чыгып китә инде ул шулай. Кергәндә чабып керә, чыкканда гына китәргә ашыкмый, - ди Суфия ханым.
 
“Эш беткәч, МЧСниклар амфибияләре белән килеп җитәрләр инде”
 
Авыл халкының аруы йөзенә чыккан. Фазлуллиннарның каршыларында тормыш итүче Илдус һәм Сәкинә Саттаровлар моңа дәлил.
 

 
- Узган ел су шактый каты басты. Идән асларына, верандага, бөтен җиргә су кереп тулган иде. Көрпәләр су астында калды. Терлек юк безнең, тавыклар гына. Тавыкларны качыра торган махсус җирләребез бар. Эт үзенекен үзе белә ул, аны чылбырдан ычкындырырга гына кирәк. 
 
Барлык төзелеш материаллары, йорт кирәк-яраклары, кораллар, барысы да су астында калды. Узган ел 11 апрель көнне ике сәгать эчендә басты да китте. Сизми дә калдык, уйлаган да юк бит инде аны. 
 
Быел күтәрелмәс дип ышанабыз инде. Мондагы дамба әле быел гына салынды бит. Ничек буласын күргән юк, дигәндәй. Бездә бозларны шартлатмадылар. Шартлатканнары да юк аларны. Булмас дип өметләнәбез инде, әле бар нәрсәне дә күтәреп бетермәдек. МЧСниклар, эше беткәч, амфибияләре (суда да, җирдә дә йөри ала торган машина - ИТ) белән килеп җитәләр алар. Тик су басасын басып киткәч нәрсәгә кирәк соң алар? 
 
Терлек күп булган чакта авылда ир-атлар да күп иде. Алар йорт саен кереп, кешеләргә булышып йөриләр иде. Безгә тиздән 80 яшь була бит инде, терлек тотыр хәл юк. Су өйгә керсә, өйне күтәрәчәк һәм без агып китәчәкбез инде. Су басса, безнең каршыдагы йортлар гомумән су астында калачак. Әүвәл йорт саен агач көймәләр була торган иде. Менә безгә узган ел җәй көне беренче мәртәбә юл салдылар. Ташу килсә, су астында кала инде аларның юллары да.
 
“1979 елгы тарихны кабатларга 50 сантиметр җитми калды”, яки сыерларның обойларны ертып төшерүе

- Бүген телевизордан кайсы елгада су ничә сантиметрга күтәрелгәнен тыңладым. Кайсы елгада 27 сантиметрга, кайсысында 70 сантиметрга күтәрелгән. Мин Болага көн саен барып карыйм, анда су күтәрелмәгән әле. Табигатьнекен белеп булмый, бер елны су май бәйрәмнәрендә басты. Шуның кебек булмаса ярый инде. 
 
Сарыкларны верандага керттек, көймәләрдә йөзеп йөрдек. Сыерларның клуб диварларыннан обойларны авызлары белән ертып төшергәннәрен әле дә хәтерлим. 
 
Бер яктан кызык. Икенче яктан, 1979 ел - иң куәтле ташу булган ел иде ул. Менә узган ел шул елның тарихын кабатларга 50 сантиметр гына җитми калды. Малайлар идән ярыгыннан суны сызгыч белән карап торды. “Әни, суга идәннән чыгарга 50 сантиметр гына калды” дип борчылганнарын әле дә хәтерлим. Көзгә кадәр кипмәде. 
 
Идән аслары суда гына иде. Суның дилбегәсе юк. Аны тотып булмый. Бер Аллаһы Тәгалә генә белә.
 

 
“Былтыр авыз пеште”

- Быелгы язгы ташуга тыныч карыйбыз. Икмәкләр тутырылган. Былтыр авыз пеште бит инде. Тавыгым бар, этне ычкындырам. Ул кар башына яисә берәр кая менә шунда, үзенекен үзе белә ул. Тавыкларга урын ясалган, шунда кертәм. Ә нишләтәсең? Ашарыма бар, эчәремә бар, суы-бәдрәфе өйгә кергән, - дип сөйләделәр Илдус һәм Сәкинә Саттаровлар.
 

 
Язгы ташуны минимум зыян белән уздырып җибәрү буенча лайфхак
 
1. Иң беренче тавыкларны кайгыртырга кирәк. Аларны яшереп куярлык биек урыныгыз булсын.
2. Этегез булса, аның өчен борчылмагыз. Сез аны бары тик ычкындырырга онытмагыз. Калганын үзе эшли ул.
3. Терлек, шул исәптән сыерлар, сарыклар, кәҗәләр верандада да яши алачак. Әмма сыерларның обойларны ертуы ихтималы бар икәнен онытмагыз. Амбарлар, махсус сарайлар салырга хутыгыз юк икән, сыерларны өегезгә кертеп торыгыз.
4. Агач көймә артык булмас. Ишегалдында йөзеп йөрергә туры килсә, ул бик кирәк.
5. Су үткәрми торган киемегез булсын. Коткару эшләрен күп башкарырга туры киләчәк.
6. “Килә дә китә ул” дигәне шигарь булсын. Артык борчылырга ярамый. Алга таба да тормыш итәсе бар.
7. Җиденче киңәш - авыл мулласыннан. “Аятел көрси” догасын укыгыз. Ул җеннәрнең усаллыгыннан иртәдән кичкә, кичтән иртәгә кадәр саклар, ул Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң, аны укучы үзе, аның гаиләсе, өе, байлыгы, хәтта 40 күршесе дә имин булыр".
 
Аллаһы Тәгалә һәр укучыбызны һәм барлык изге кешеләрне язгы ташудан сакласын! Апрель ае хәвеф-хәтәрсез узып китсен! Сау-сәламәт булыйк, дуслар!

 

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Александр Эшкинин

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев