Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алдагы тәүлектә һава торышы үзгәрәчәк

"Алдагы тәүлектә һава торышы үзгәрәчәк. Көньяктан кергән циклон хәлне үзгәртә. 27 февральдә республикада буран һәм кар явачак. Татарстанның көньягында кар көчле булачак. Температура төнге сәгатьләрдә 12 - 17 градуска кадәр салкын, аязганда 24 градус салкын булачак. 27 февральдә максималь температура көндез -10 нан -15 градуска кадәр, көнбатышта -18 градуска кадәр...

28 февральдә һәм 1 мартта республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә 22 - 27 градус салкын, аязганда -31 градус булыр дип фаразлана. 28 февральдә көндез температура 12 - 17 градуска кадәр күтәрелә, 1 мартта көндез -9, - 14 градус булачак.

2 марттан Татарстанда температура күтәрелә барачак, уртача салкын һава торышы күзәтеләчәк.

Фото: http://kursktv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев