Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алдагы өч көндә һава температурасы +25 градуска кадәр күтәреләчәк

Синоптиклар кыска вакытлы яшенле яңгырлар һәм җилнең көчәю ихтималы турында да кисәтә.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 25 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр. Көндез дә явым-төшемнәр көтелә, урыны белән яшен булуы да ихтимал. Җил көнчыгыштан, уртача, яшен вакытында көчәючән - тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитә. Һаваның минималь температурасы - төнлә +5..+10, көндез максималь температура +19..+24 градус булачак.

Республика синоптиклары 26 майда урыны белән яңгыр, яшен фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында секундына 18 метрга кадәр җитеп, көчәергә дә мөмкин. Минималь һава температурасы төнлә +8..+13; көндез исә максималь температура +20..+25 градус булачак.

Реклама

27 майда аязучан болытлы һава фаразлана. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек җирләрдә яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең яшен вакытында тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитүе ихтимал. Минималь төнге температура +9..+14; көндез максималь һава температурасы +19..+24 градус булачак.

Ә Мәскәүдә һәм шуңа якын өлкәләрдә ял көннәренә салкын һава торышы көтелә. Шимбә, синоптиклар хәбәр итүенчә, җылылык 14 градустан артмаячак, якшәмбедә - 10 градуска кадәр генә җылы булачак. 28 майга каршы төндә кырау һәм җепшек кар фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев