Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алда безне ни көтә? Дәүләт Советында бюджет турында сөйләштеләр

.

Алда безне ни көтә? Дәүләт Советында бюджет турында сөйләштеләр

 

2019 елга һәм планда каралган 2020, 2021 елларга Татарстан Республикасы бюд­жеты турында законны беренче укылышта тикшерү 18 октябрьдә ТР Дәүләт Со­веты утырышында каралган төп мәсь­әләгә әй­ләнде. Депутатлар алдында әлеге мәсьәлә буенча икътисад министры Фәрит Әбделганиев, финанс министры Радик Гайзатуллин, Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.

 

Икътисад министры Ф.С.Әбделганиев чыгышы

 

Сезнең карауга Россия Федерациясе Президентының 7 май, 2018 ел, № 204 Указында куелган максатлардан чыгып, якындагы алты елга – 2019-2021 елларга һәм 2024 елга кадәрге чорга Татарстан Респуб­ликасы со­циаль-икътисадый үсеш фаразы чыгарыла.

 

2018 елда дөнья икътисадындагы тенденцияләр

 
Бөтендөнья банкы 2018-2019 елларда дөнья икътисадының 103 процент дәрә­җәсендә үсүен фаразлый.

 
2018 елда нык үсешле икътисадка ия булган илләрдә үсеш 102,2 процент, 2019 елда – 102 процент (2017 елда – 102,3 процент) дәрәҗәсендә фаразлана.

 
АКШта, фаразлар нигезендә, 2018 елда үсеш – 102,7 процент һәм 2019 елда 102,5 процент (2017 елда – 102,3 процент) тәшкил итә.

 
Евро зонасында исә үсеш кимеп, 2017 елда 102,4 процент булса, 2018 елда 102,1 процентка һәм 2019 елда 101,7 процентка калачак.

 
2018 елда Япониядә үсеш фаразы 101 процент тәшкил итә. Елның калган өле­шендә дә, 2019 елда да икътисадта үсеш көтелә, куллануның үсүе, тышкы ихтыяҗ һәм инвестицияләр моңа ярдәм итәчәк.

 
Кытайда үсешнең акрынаеп, 2017 елда 106,9 процент булса, 2018 елда – 106,5 процент һәм 2019 елда 106,3 процентка калуы күздә тотыла. Сәбәбе – финанс секторында җайга салуның катгыйлануы, тышкы ихтыяҗның берникадәр кимүе.

 
Һиндстанда, банкнотларны алыштыру һәм товарлар, хезмәт күрсәтүләргә салым кертүнең тискәре йогынтысы кимүгә карап, үсеш темпының көчәюе көтелә: 2017 елда 106,7 процент булса, 2018 елда – 107,3 процентка һәм 2019 елда 107,5 процентка җитәчәк.


Бөтендөнья банкы Россия икътисады перспективаларын 2018 елда – 101,5 процент, 2019 елда 101,8 процент дәрәҗә­сендә фаразлый. Нефть бәясе күтәрелү санк­­цияләрнең тискәре йогынтысын киметә.


Тышкы факторлар


Шуның белән бергә, экспертлар фикеренчә, дөнья икътисадында протекционистлык сәясәте, энергетика ресурсларына бәяләр үсү, үсеп килүче кайбер илләр валюталарына базар басымы һәм тулаем сәүдә өлкәсендә киеренкелекнең көчәюе шартларында үсеш мөмкинлекләренә янау ихтималы арта.


Икътисадның төп секторларында үсеш


Тышкы тискәре факторларга карамас­тан, Россиядә икътисадый активлыкның үсеш тенденциясе саклана.


2018 елның гыйнвар-август йомгаклары буенча илнең тулаем эчке продукты узган елның шушы ук чорына карата 1,6 процентка үсте.


Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләмәләренә караганда, 2018 ел йомгак­лары буенча Россиянең тулаем эчке продукты үсеше 101,8 процент дәрәҗәсендә көтелә.


Агымдагы елның гыйнвар-сентябрендә Татарстан Республикасында тулаем төбәк продукты күләме 1,7 триллион сум тәшкил итте (үсеш темпы – 101,5 процент).


Сәнәгать (101,9 процент) һәм сәүдә (вак­лап сату сәүдәсендә үсеш – 105,9 процент) гомум икътисадый үсешкә төп уңай өлеш кертә.
Авыл хуҗалыгы – 100,1 процент (гыйнвар-августта).


Үсеш динамикасын берникадәр тоткарлаучы факторлар: Россия икътисадының 7,7 проценты чамасын тәшкил итүче төзелеш темпы кимү (97,5 процент); зур инвестиция проектларын (“ТАНЕКО” АҖдә ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү, “ТАИФ-НК” ААҖдә нефть эшкәртү заво­дының авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча комплексының проект егәрлегенә чыгуы) тормышка ашыру вакытын күчерү.


Шулай ук узган елгы югары база (Россия күләмендә уртача күрсәткечтән күпкә артыграк) эффекты да йогынты ясый.


Сәнәгатьтә үсеш


Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча сәнәгатьтә җитештерү күләме 2 триллион 63,5 миллиард сум тәшкил итте. Сәнәгатьтә җитештерү индексы – 101,9 процент.


Файдалы казылмалар чыгаруда сәнә­гатьтә җитештерү индексы – 100,7 процент, эшкәртү производстволарында – 101,4 процент.


Шул ук вакытта нефть продуктларын җитештерүнең үсеше – 111,5 процент, азык-төлек продуктларын – 107,6 процент, автомобиль транспорты чараларын җитеште­рүнең үсеше 105,1 процент күләмендә булды.


Энергетика комплексында үсеш тәэмин ителде – 119 процент.
Су белән тәэмин итүдә, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыю һәм утиль­ләштерүне оештыруда – 108,9 процент.


Без, элеккечә үк, сәнәгатьтә җитештерү күләме (республика икътисадының 40 проценттан артыграгын формалаштыра) ягыннан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгылыкны билибез һәм Россия Федерациясендә дүртенче урында торабыз.


Башлангыч шартлар


Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш фаразы Россия икътисадын үстерүнең сценарий шартлары төп вариантына нигезләнелә: 2019 елда Urals маркалы нефтьнең еллык уртача бәясе 1 баррель өчен 63,4 доллар күләмендә күздә тотыла, 2024 елда 1 баррель нефть бәясенең 53,5 долларга калуы көтелә.


Шул ук вакытта, фараз нигезендә, доллар курсы 2019 елда 63,2 сумнан 2024 елда 68 сумга җитәчәк.


Агымдагы елның гыйнвар-сентябрь йомгаклары буенча Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе 1 баррель өчен 70,61 АКШ доллары тәшкил итте (узган елның тиешле чорындагы дәрәҗәгә карата 40 процентка үсеш; 2017 елның гыйнвар-сентябрендә – 1 барреле өчен 50,55 АКШ доллары).


Агымдагы елның гыйнвар-сентябрендә доллар курсы 61,6 сум тәшкил итте (узган елның тиешле чорындагыга карата 105,7 процент; 2017 елның гыйнвар-сентябрендә – бер доллар (АКШ) өчен 58,3 сум).


Быелның 17 октябренә доллар курсы – 65,53 сум; Brent маркалы нефть бәясе – 1 барреле өчен 81,18 АКШ доллары.


Фараз күрсәткечләре тармак министрлыклары мәгълүматларына, муниципаль берәмлекләрнең һәм республиканың әйдәп баручы предприятиеләренең (рес­публикада сәнәгатьтә җитештерү күлә­менең 70 проценты чамасын бирүче) үсеш фаразлары нигезендә булдырылды.


Фараз күрсәткечләре җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләр вәкилләре катнашында ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышлары кысаларында каралды һәм килештерелде.


Төбәкнең тулаем продукты

 
Агымдагы тенденцияләрдән чыгып, 2018 ел йомгаклары буенча тулаем төбәк продукты 2 триллион 228,8 миллиард сум күләмендә фаразлана (үсеш – 101 процент).


2019-2024 елларда икътисад үсеше 102-103,6 процент чикләрендә күздә тотыла, бу Россия күләмендәге уртача үсештән артыграк (Россиядә – 101,3-103,3 процент).


ТР агломерацияләрендә тулаем территориаль продукт


Фараз чоры дәвамында, шул исәптән агломерацияләр буенча да, муниципаль берәмлекләрдә баланслы икътисадый үсеш күздә тотыла.


Тулаем төбәк продукты структурасы


Икътисадый активлыкның көчәюе эшкәртү производстволарында күләмнәр­нең үсүе белән тәэмин ителәчәк.


Беренче чиратта – нефть-газ-химия һәм машина төзелеш комплексларында инвестицион проектларны тормышка ашыру хисабына.


2024 елга эшкәртү сәнәгатендә җитештерү күләмен 2018 елдагыга карата 1,3 процентка, шул исәптән автомобиль транспорты чараларын җитештерүдә (1,5 тапкыр), нефть продуктлары (1,2 тапкыр), химик матдәләр һәм продуктлар (1,3 тапкыр), резина һәм пластмасс әйберләр (1,3 тапкыр), азык-төлек продуктлары (1,3 тапкыр) җитештерүдә үстерү планлаштырыла.
Сәнәгать


Агымдагы ел йомгаклары буенча сәнәгатьтә җитештерү индексы тулаем 101,7 процент дәрәҗәсендә, шул исәптән эшкәртү сәнәгатендә 102,3 процент дәрәҗәсендә көтелә.


Файдалы казылмалар чыгаруда – 99,5 процент, электр энергиясе, газ һәм пар белән, һаваны чистарту белән тәэмин итүдә – 104 процент, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, калдыкларны җыюны һәм утильләштерүне оештыруда – 101 процент.


Сәнәгатьтә җитештерүнең үсеше яңа егәрлекләрне файдалануга тапшыру белән тәэмин ителә.


Нефть-газ-химия комплексында инвестиция проектлары


Агымдагы елда “ТАНЕКО”да 4 яңа җайланма: елына 500 мең тонна егәрлектә керосинны, елына 1,6 миллион тонна егәрлектә дизель ягулыгын, нафтаны гидрочистарту һәм изомерлаштыру җайла­н­малары гамәлгә кертелде.
Моннан тыш РТ, ТС-1, Jet A-1 авиация керосинын җитештерү елына 950 мең тоннага һәм “Евро-5” дизель ягулыгын җитеш­терү 3 миллион тоннага җитәчәк (проектта каралган егәрлек).


2018 елда шулай ук каталитик риформинг җиһазын файдалануга тапшыру планлаштырылган, бу премиум-классындагы бензин җитештерүгә керешү мөмкинлеге бирәчәк.


“ТАНЕКО”да ЭЛОУ-АВТ-6 җайланмасын эшләтеп җибәрү предприятиедә эшкәртелә торган нефть күләмен 14 миллион тоннага җиткерү мөмкинлеге бирәчәк.


“ТАИФ-НК” компаниясе авыр калдык­ларны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү проектын тормышка ашыруны төгәлләп килә (проектны тормышка ашыру нефтьне эшкәртү тирәнлеген кимендә 95 процентка җиткерү мөмкинлеге бирәчәк, дизель ягулыгы, турыдан-туры куыла торган һәм автомобиль бензиннары өстәмә күләмдә җитештереләчәк).


Июнь аенда Түбән Кама “Нефтехим” изопрен-мономер заводында елына 160 мең тонна егәрлектә изобутилен җитеште­релә башлады. Бу – изопрен синтетик каучукны җитештерүне елына 330 мең тоннага җиткерү буенча программа кысаларындагы өч проектның икенчесе (беренче проекты 2017 елда тормышка ашырылды – елына 100 мең тоннага кадәр егәрлектә югары концентрацияле формальдегид җитештерү производствосы эшләтелә башлады).


Ел ахырына кадәр модернизацияләнгән изопрен җиһазын төзүне төгәлләү планлаштырыла (программа кысаларында – өченче проект).


Түбән Кама “Шин” компаниясе әзерләү цехын реконструкцияләү һәм техник яктан үзгәртеп кору проектын тормышка ашырды, аның кысаларында КАМА EURO һәм Viatti шиннарын җитештерү өчен резина катнашмалар (Harburg Freudenberger) җитештерү буенча өч яңа линия урнаштырылды.


Моннан тыш Түбән Кама шәһәренең ЦМК шин заводында “Кама PRO” бренды белән яңа производство эшләтелә башлады.


2019 елда Түбән Кама “Нефтехим”да елына 60 мең тонна егәрлектә дивинил-стироллы синтетик каучук производствосын төзү проектын тормышка ашыру күздә тотыла.


2022 елда егәрлекләрне гамәлгә кертү нигезендә, ЭП-600 яңа производствосын һәм пиролиз продуктларын эшкәртүгә бәйле производстволар төзү планлаштырыла.


Шин комплексында ЦМК шиннар җитештерүне үстерү (2019 елда Түбән Кама ЦМК шин заводында елына 300 мең данәгә, 2020 елга җитештерү күләме 1,9 миллион данә тәшкил итәчәк) һәм Viatti шиннарын җитештерүне үстерү (2020 елда Түбән Кама “Шин”да елына 5,9 миллион данәгә кадәр) буенча проектларны тормышка ашыру планлаштырыла.


Казан “Оргсинтез”да күздә тотыла:


үз этиленын җитештерүне елына 654 мең тоннага җиткерү (дефицит этаннан пропан-бутан фракциясенә күчү хисабына);


поликарбонатлар заводын модерниза­цияләү, бу елына 100 мең тоннага җи­тештерү егәрлеген үстерү мөмкинлеге бирәчәк.


Тулаем 2023 елга предприятиедә полимер продукция җитештерү күләме 1 миллион тоннага җитәргә тиеш.


Машина төзелешендә инвестиция проектлары


Республика машина төзелеше комплексында 2019 елда КамАЗда кабина кысалары заводын төзүне төгәлләп, “КамАЗ” автомобильләренең К5 буыны яңа моделен базарга чыгарырга ниятләнүне билгеләп үтәргә кирәк.


“Форд Соллерс” Татарстанда автокомпонентлар җитештерүне: “Алабуга” махсус икътисадый зонасында “Форд Транзит” өчен урындыклар җыю, штамповка, полимерлардан интерьер/экстерьер детальлә­рен җитештерүне киңәйтә.


2017 ел йомгаклары буенча компонент базасын локальләштерү дәрәҗәсе – 59 процент, двигательләрне локальләштерү 77 процент тәшкил итте.
Агымдагы елның маенда “Алабуга” махсус икътисадый зонасында Ford автомо­бильләренең штамповкалы кузов деталь­ләре өчен тиешле производство ачылды.


Казан вертолет заводында Ми-38 күп максатлы уртача вертолетларны серияләп җитештерү башланды (тәүге машиналарны җыю эше алып барыла).
Март аенда яңартылган гальваник производствоны ачу булды.


Ми-38 вертолетларының Ми-8 күп максатлы җиңел вертолетлары белән Ми-26 авыр транспорт вертолетлары арасында калган бушлыкта үз урынын табуы күздә тотыла.


2018 елның 1 июнендә А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында “Петро­павловск-Камчатск” икенче чик буе сак корабын (Россия Федераль иминлек хезмәтенең Чик буе хезмәте өчен) суга төшерү тантанасы булды.


Сентябрьдә “Позис” предприятиесе төп продукциясен серияләп җитештерүне тулысынча автоматлаштыру мөмкинлеге биргән яңартылган производство комплексын файдалануга тапшырды.


2019 елда “Хайер” компаниясе кер юу машиналарын җитештерү заводына файдалануга тапшыруны планлаштыра. Алга таба кухня техникасын (электр һәм газ плитәләре, пешерү өчен панельләр, һава чистарткычлар һ.б.) җитештерү заводларын булдыру күздә тотыла.


2021 елда “Туполев” ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында модернизацияләнгән тәүге Ту-160 самолетын җитештерү планлаштырыла (2018 елның гыйнварында Россия Оборона министрлыгы һәм “Туполев” ГАҖ 10 самолет җитештерү буенча дәүләт контрактына кул куйды.


Энергетикада инвестиция проектлары


Республикабызның энергетика тармагында да кайбер инвестиция проектлары тормышка ашырыла.


Агымдагы елның августында “Татэнерго” Казан ТЭЦ-1 ике пар-газ энергоблоклары (230 МВт егәрлегендә) эшләтеп җибәрелде.


2021 елга “ТАИФ” компаниясе Түбән Кама “Нефтехим”да 495 МВт егәрлегендә пар-газ җайланмасын (аның составында Казан-утилизаторлар белән ике газ турбинасы һәм бер пар турбинасы булачак) төзергә ниятли.


“Татэнерго” Зәй ГРЭСын модернизация­ләү проектын эшли.
Челтәр компаниясенең инвестиция проектлары тормышка ашырылып килә.


Продукциянең төп төрләрен җитештерү фаразы


Тулаем сәнәгатьтә җитештерүнең үсүе чагыштырма бәяләрдә 2019 елга фаразга караганда – 103,3 процент, ел саен 102,5-104,3 процент күләмендә тәшкил итәчәк.


Автомобиль бензинын (2018 елдагыга караганда 4,6 тапкыр), дизель ягулыгын (1,8 тапкыр), полипропилен (2,2 тапкыр), полиэтилен (1,3 тапкыр), синтетик каучук (13,6 процентка), шиннар (10,2 процентка), йөк һәм җиңел автомобильләрне (1,9 һәм 1,2 тапкыр), суыткыч һәм суыту камераларын (1,8 тапкыр) җитештерү күләмен үстерү фаразлана.

 
Авыл хуҗалыгы


2018 елда авыл хуҗалыгында продукция күләме 263,3 миллиард сум дәрәҗә­сендә бәяләнә, чагыштырма бәяләрдә үсеш – 1,9 процент (2017 елда – 105,2 процент).


Агымдагы елда тармак күрсәткеч­лә­рендә аномаль эсселек һәм корылык чагылыш тапты. Республиканың 17 муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.


Фараз чорында авыл хуҗалыгы продукциясенең еллык үсеш темплары, тармак дәүләт программасына караганда, 101,9 процент күләмендә күздә тотылган.


Продукцияне җитештерү күләмен чәчү мәйданнары структурасын оптимальләш­терү, агротехниканы яхшырту, туфракның уңдырышлылыгын, хезмәт җитештерүчән­лелеген үстерү, шулай ук республика авыл хуҗалыгын үстерү өчен гомуми шартлар булдыру буенча чараларны тормышка ашыру хисабына арттыру күздә тотыла.


Авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын кече оешмалар бирә. Ел саен республика авылда эшмәкәрлекне үстерүгә 2 миллиард сум акча бүлеп бирә. Бу – егермегә якын төрле ярдәм чаралары.


Авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү ягыннан азык-төлек сәнәгатендә җитеште­рүнең үсеш темплары агымдагы елда һәм фаразда каралган чорда уртача 105 процент күләмендә көтелә.


Агросәнәгать комплексында инвестиция проектлары


Республика агросәнәгать комплексында кайбер әһәмиятле инвестиция проектлары тормышка ашырылып килә, шул исәптән:


Зәйдә 150 мең тоннага кадәр ашлык сак­лауга сәләтле заманча элеватор комплексы төзелә (“Агросила” АҖ); 12 муниципаль районда сөт комплекслары 2019-2021 елларда файдалануга тапшырылачак (Актаныш, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тукай районнарында);


Казан сөт комбинатында елына 110 мең тонна егәрлектә производство модерниза­цияләнелә һәм киңәйтелә (2019 елда эшләтелә башлаячак) һ.б.
Питрәч районында 50 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сату, сак­лау һәм эшкәртү буенча “Агромир-Казан” күпләп сату-бүлү үзәген төзү (2019-2022 елларда) планлаштырыла.


Шулай ук агросәнәгать парклары челтәрен, шул исәптән авыл җирлегендә, булдыру да перспективалы юнәлеш булып тора.


Беренче этапта Питрәч районы Шәле авылында һәм республиканың 15 зур шәһәрендә 18 авыл агросәнәгать паркын төзү күздә тотыла.


Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Чистай, Азнакай, Нурлат, Баулы, Менделеевск, Арчада, Казанда – 3 агропарк булдыру ниятләнелә.


Агымдагы елда Зәйдә пилот проектын төзү башланды. Бинаның гомуми мәйданы 1071,76 кв.м тәшкил итә, аның составына сәүдә залы, ит, сөт, яшелчә производстволары, суыткычлар керә.


2020 елга республиканың калган 27 муниципаль районында авыл агросәнәгать паркларын төзү планлаштырыла.


Төзелеш


Фараз чорында республика төзелеш комплексында подряд эшләре күләменең берникадәр кимүе көтелә – 100-101 процент.


2019 елда 2,4 миллион кв метр торак мәйданын файдалануга тапшыру күздә тотыла, алга таба фараз чорында, ил Президенты куйган бурычлардан чыгып, бу күрсәткеч 2 миллион 550 мең кв. метр торак мәйданы тәшкил итәчәк.
Әлеге күрсәткеч ягыннан Татарстан Россия субъектлары арасында – дүртенче һәм Идел буе Федераль округында – беренче урында (быелның гыйнвар-август йомгак­лары буенча).


2018 елның 5 октябренә 1734,4 мең кв. метр торак мәйданы (еллык планнан 72,2 процент) файдалануга тапшырылды.


2018 елда социаль ипотека программасы буенча 9247 фатирлы 280 йорт (гомуми мәйданы – 527 мең кв. метр) төзү күздә тотыла.
2018 елның 5 октябренә 3873 фатирлы 125 торак йорт (гомуми мәйданы – 226,9 мең кв. метр) файдалануга тапшырылды.


2018 елда аренда торагы программасы буенча 545 фатирлы 182 торак йорт (гомуми мәйданы – 28,7 мең кв. метр) төзү планлаштырыла.
2018 елның 5 октябренә 4,5 мең кв. метр мәйданда 62 йорт төзелеп, файдалануга тапшырылды.


Ваклап сату сәүдәсе


Республиканың куллану базарында вак­лап сату сәүдәсе әйләнешенең үсү тенденцияләре саклана (2018 елның гыйнвар-сентябрендә ваклап сату сәүдәсе әйләнешенең үсеш темпы 2017 елның тиешле чорына карата чагыштырма бәяләрдә 105,9 процент тәшкил итте).


Агымдагы ел йомгаклары буенча товар әйләнеше үсү, бәяләмәләр нигезендә, халыкның кредит активлыгы үсү белән бер үк вакытта, 104,5 процент тәшкил итәчәк.


2018 елның 1 сентябренә республикада физик затларга кредитлар 2017 елның тиешле чорына карата 56,3 процентка артып, 198,9 миллиард сум (РФдә – 38,4 процентка) тәшкил итте.


2019-2024 елларда май тенденция­ләренең сакланып калуы фаразлана – вак­лап сату сәүдәсе әйләнешенең үсеш темп­лары 103-103,6 процент тәшкил итәчәк.


Табыш


Оешмалар эшчәнлегенең икътисадый нәтиҗәсе турында сөйләүче төп күрсәткеч – табыш.


Агымдагы елның гыйнвар-август айларында табышның үсүе узган елның тиешле чорына карата 1,5 тапкырга (115,7 миллиард сумга) билгеләнелде.
Уңай базар конъюнктурасы файдалы казылмалар чыгаруда табышның үсүенә (ике тапкыр, ягъни 108,8 миллиард сумга; 2017 елның гыйнвар-августында – 106,7 миллиард сумга) ярдәм итә.


Шуның белән бергә, төзелештә, авыл хуҗалыгы һәм сәүдәдә табыш кимү күзәтелә.


2018 елда табыш күләме 467,7 миллиард сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Алга таба күрсәткечнең берникадәр үсеп, 2024 елда 510,9 миллиард сумга җитүе фаразлана.


Шул ук вакытта агымдагы елның гыйн­вар-август йомгаклары буенча предприя­тиеләрнең 25 проценты зыянга эшли (2017 елның гыйнвар-августында – 24,8 процент).


Эшкәртү производстволары оешмаларында (3,2 тапкыр яки 31,8 миллиард сум), төзелештә (2 тапкыр яки 0,7 миллиард сум), мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә (5,8 тапкыр яки 0,6 миллиард сум) зыян күләме сизелерлек артты.


Төп капиталга инвестицияләр үсеше һәм зыянга эшләү


Анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күп кенә предприятиеләрнең зыянга эшләве инвестицион проектларны тормышка ашыруга бәйле. Бу проектлар төгәлләнгәч, алар табышка эшли башлаячак. Безнең бурыч – инвестицион проектларны билгеләнгән срокта тормышка ашыруны тәэмин итү.
Шул ук вакытта баланс комиссия­лә­ренең эше инвестицияләр күләме кимү фонында финанс нәтиҗәләре начарайган предприятиеләрне игътибар үзәгенә алу нигезендә дәвам иттереләчәк.


Инвестицияләр


Инвестицион активлык икътисадта югары үсеш темпын тәэмин итүнең төп факторларыннан берсе булып тора.


Соңгы еллар дәвамында республи­каның тулаем төбәк проектында инвес­тицияләр өлеше 30 процент чамасы тәшкил итә, бу Россия буенча уртача күрсәткечтән шактый ук зур (2017 елда ТРда – 30,1 процент, РФдә – 21,2 процент).


Агымдагы елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча, төп капиталга инвес­тицияләр күләме 214,76 миллиард сум яки 2017 елның тиешле чорына карата чагыштырма бәяләрдә 99,2 процент тәшкил итте.
Алга таба икътисадый үсешне тәэмин итү өчен безгә инвестицияләрнең югары дәрәҗәдәге күләмнәрен сакларга кирәк.


Төп капиталга инвестицияләр фаразы


Агымдагы ел йомгаклары буенча, бәя­ләмәләргә караганда, инвестицияләр кү­ләме 668,9 миллиард сум тәшкил итәчәк. Бу – 2017 елдагыга караганда – 31,2 миллиард сумга күбрәк (чагыштырма бәяләрдә – 100 процент).


Урта сроклы чорда инвестицияләрнең үсеш темпы 100,5-102,1 процент күләмендә фаразлана.


Фараз чорында инвестицияләр күләме үсү зур предприятиеләрнең, махсус икътисадый зоналар һәм алга китешле социаль-икътисадый үсеш территорияләре (ТОСЭР) яңа резидентларының пландагы инвестицион проектларын тормышка ашыру хисабына тәэмин ителәчәк.


Бүген республикада алга китешле дүрт социаль-икътисадый үсеш территориясе: Чаллыда, Чистай, Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшләп килә.


“Чаллы” ТОСЭР


“Чаллы” ТОСЭРда 27 резидент эшли. Алар резидент статусы алганнан бирле 4,5 миллиард сум күләмендә (НДСтан тыш) капитал салып, 2 меңнән артыграк яңа эш урыны (2230) булдырды (2018 елның икенче кварталы хисабы йомгаклары буенча).


“Түбән Кама” ТОСЭРда өч резидент теркәлгән.


ТОСЭР: фараз


Тулаем алганда дүрт ТОСЭРның ун ел дәвамында кимендә 17 мең яңа даими эш урынын булдыру, 62 миллиард сумнан артыграк күләмдә инвестицияләр (шул исәптән 34,3 миллиард сум күләмендә капитал салулар) җәлеп итү мөмкинлеге бирүе көтелә.


Моннан тыш федераль хакимият органнарында “Менделеевск” ТОСЭР булдыру турында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты килештерүдә ята.


Алабуга


Махсус икътисадый зоналарны актив үстерү дәвам иттерелә:


– “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонада бүген 57 резидент эшли, 29 предприятие сәнә­гать-җитештерү эшчәнлеге алып бара, 6,5 меңнән артыграк эш урыны булдырылган.


2018 елның 1 июленә бөтен эшчәнлек чоры эчендә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидентлары тарафыннан үзләш­терелгән инвестицияләр күләме 116,9 миллиард сум тәшкил итә. 6,6 мең эш урыны булдырылган. Рези­дентларның кереме күләме – 350,2 миллиард сум.


2022 елга резидентлар тарафыннан тормышка ашырылачак инвестицияләр күләме 124,0 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана.


Перспективага корылган план ниге­зендә, 2024 елга “Алабуга” махсус икътисадый зонасы резидентлары саны 120гә җитәчәк, игълан ителгән инвестицияләр күләме 360 миллиард сум тәшкил итеп, шулардан үзләш­терелгән средстволар күләме 141 миллиард сумлык булачак. 16 мең берәмлек дәрәҗәсендә эш урыннарын булдыру планлаштырыла.


“Иннополис” махсус икътисадый зонасы


– “Иннополис” техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый резидентлары саны – 77. Тугыз компания-партнер үз эшчәнлеген алып бара.
Лаеш районында икътисадый зонаның икенче мәйданчыгы үстерелә, аның резиденты – Россиянең иң зур IT-компания­ләреннән берсе – ICL.


2022 елга “Иннополис” махсус-икъти­садый зонасы резидентлары санын 70 проценттан күбрәккә арттыру күздә тотыла. Шул ук вакытта резидентлар тарафыннан тормышка ашырыла торган инвестицияләр күләме икеләтә артып, 6 миллиард сумнан күбрәк тәшкил итәчәк.


Фараз нигезендә, республика икътисады структурасында IT-сектор өлеше 2024 елга 2,5 процент тәшкил итәчәк.


Бик күп мәгълүматлар тупланып, әледән-әле үзгәрешләр булып торган бер мәлдә мәгълүмати технологияләр секторы икътисадның көндәшлеккә сәләтен тәэмин итүдә хәлиткеч әһәмияткә ия.


Кече һәм урта предприятиеләр


Кече һәм урта бизнесны үстерү бүгенге икътисадның төп бурычы булып тора. Фаразга караганда, кече һәм урта пред­приятиеләрдә әйләнеш 2018 елдагыга карата 1,2 тапкырга артып, 1,5 триллион сумга җитәчәк. Кече һәм урта предприятиеләр саны 81 меңгә җитә­чәк (2018 елдагыга карата 106 процент).


Кече һәм урта предприятиеләрнең инфраструктурасы


Бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы (махсус икътисадый зоналар, индустриаль паркы, технопарклар, муниципаль дәрәҗә­дәге сәнәгать мәйданчыклары кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итә. Инде бүген үк республикада сәнәгатьтә җи­тештерү күләменең 10 процентын аларның резидентлары бирә.


Фараз чорында бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы резидентлары тарафыннан җитештерелә торган продукциянең еллык уртача үсеш темплары гамәлдәге бәяләрдә 110 процент чамасы тәшкил итәчәк.

 

“Мастер” Кама индустриаль паркы (280 резиденты бар, 6620 кеше эшли, быелның беренче яртыеллыгында резидентларның төяп җибәрелгән продукциясе күләме 33,9 миллиард сум тәшкил итте);


“Химград” технополисы (287 резиденты бар, 8200 кеше эшли, төяп җибәрелгән продукция күләме – 14,0 миллиард сумлык);


“Идея” инновацион-җитештерү технопаркы (94 резиденты бар, 1962 кеше эшли, төяп җибәрелгән продукция күләме – 2,5 миллиард сумлык);
“IT-парк” югары технологияләр өлкә­сендә технопарк (143 резиденты бар, 3196 кеше эшли, төяп җибәрелгән продукция күләме 5,6 миллиард сум).


Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан салым керемнәрен үсүне дә искәртеп үтү кирәк.


2017 елда якынча 60 миллиард сум (2016 елдагыга карата 124,4 процент), беренче яртыеллык йомгаклары буенча – 38,7 миллиард сум (узган елның тиешле чорына карата 129,6 процент) керде.


Агымдагы елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча үсеш якынча 130 процент тәшкил итә. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә үсеш мөмкинлекләре бар. Әлеге мәсьәлә белән республиканың барлык муниципаль берәмлекләре башлыклары Татарстан Республикасы Президентының атналык мониторингы һәм контрольлеге нигезендә шөгыльләнә.


Социаль күрсәткечләр үсеше


Эшсезлек, элеккечә үк чагыштырмача түбән дәрәҗәдә сакланып кала – агымдагы елның сентябрь азагына якынча ун мең кеше (9,9) яки эшкә сәләтле халыкның 0,49 проценты эшсезләр сыйфатында теркәл­гән. Бу – узган елның тиешле чорындагыга караганда шактый ук ким (2017 елның сентябрь азагына – 11,8 мең кеше яки 0,58 процент).


Фараз чорында эшсезләр өлеше эшкә сәләтле халык санының 0,7 процентыннан артмаячак.


Тармаклар буенча айлык уртача хезмәт хакы


Быелның гыйнвар-август йомгаклары буенча айлык уртача хезмәт хакы узган елның тиешле чорына карата 8,5 процентка үсеп, 33 мең 923,8 сум тәшкил итте.


Гадәттәгечә, иң югары хезмәт хаклары – “Файдалы казылмалар чыгару”, “Мә­дәният, спорт, ял оештыру өлкәсендә эш­чәнлек”, “Электр энергиясе белән тәэмин итү”, “Финанс һәм иминият­ләш­терү эш­чән­леге”, “Мәгълүматлаш­тыру һәм элем­тә өлкәсендә эшчәнлек” тармакларында.


Муниципаль берәмлекләр буенча айлык уртача хезмәт хакы


Әлеге тармакларда хезмәт хаклары республиканың кайбер муниципаль берәмлекләрендә айлык уртача хезмәт хакы күләме артуга йогынты ясады.
Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы тармагы өстенлек иткән районнарда айлык уртача хезмәт хакы республика буенча уртача күрсәткечкә караганда кимрәк.


Айлык уртача хезмәт хакы үсү һәм куллану бәяләре индексы


2018 елда куллану бәяләре индексы 102,9 процент дәрәҗәсендә (2017 елның декабренә карата) бәяләнә.


2018 елның сентябрендә 2017 елның декабренә карата куллану бәяләре индексы 102 процент тәшкил итте, шул исәптән азык-төлек товарларына – 100 процент, азык-төлек булмаган товарларга – 103 процент, хезмәт күрсәтүләргә – 103 процент.


Куллану бәяләре индексы структурасы


2017 елда: азык-төлек товарлары – 34,8 процент; азык-төлек булмаган товарлар – 39,1 процент; хезмәт күрсәтүләр – 26,1 процент.
2019 елда НДС ставкасы арту (18дән 20 процентка җитәчәк) инфляцияне берника­дәр тизәйтүгә китерәчәк – 104,3 процентка кадәр (I кварталда 104,5-105 процентка кадәр тизәйтелергә мөмкин).

Куллану кәрҗинендә НДС база став­­касы салынган товарлар һәм хез­мәт күрсә­түләрнең өлеше 2/3 күр­сәткечен тәшкил итәчәк.


Россия Икътисадый үсеш министрлыгы бәяләвенчә, НДС артуның инфляциягә өлеше сумның ныгуы белән өлешчә компенсацияләнәчәк.
Алга таба, сценарий шартлары ниге­зендә, 2024 елга кадәр куллану бәяләре индексы максатчан дәрәҗәдә – 104 процент дәрәҗәсендә фаразлана.
Россия банкы инфляцияне йөгәнләү режимы кысаларында акча-кредит сәясәтен алып баруны дәвам итәчәк.


Хезмәт хакы фондының үсеш темпы 105,6-106,8 процент чикләрендә күздә тотыла. Шул ук вакытта республика буенча хезмәт хакы фондының үсеш динамикасы 2024 елга Россия буенча уртача темпка (107,0 процент) якынаячак.


2019 елда, фараз нигезендә, хезмәт хакы фонды 566,5 миллиард сум тәшкил итеп, алга таба – 2024 елга 772,3 миллиард сумга җитәчәк.


Уртача хезмәт хакы:


2018 елда – 34413,6 сум, үсеш – 6,5 процент;
2019 елда – 36190,5 сум, үсеш – 5,2 процент;
2020 елда – 38151 сум, үсеш – 5,4 процент;
2021 елда – 40274,2 сум, үсеш – 5,6 процент;
2022 елда – 42932,3 сум, үсеш – 6,6 процент;
2023 елда – 45765,8 сум, үсеш – 6,6 процент;
2024 елда – 48877,9 сум, үсеш – 6,8 процент.
Хезмәт хакы һәм
хезмәт җитеш­терү­чәнлеге
Бөтен фараз чорына хезмәт хакының үсүе нигез итеп алынган. Реаль хезмәт хакы:
2018 елда – 104,4 процент;
2019 елда – 100,9 процент;
2020 елда – 101,8 процент;
2021 елда – 101,5 процент;
2022 елда – 102,5 процент;
2023 елда – 102,5 процент;
2024 елда – 102,7 процент.


2017 һәм 2018 елларда реаль хезмәт хакының үсеше, беренче чиратта, РФ Президенты Указларында билгеләнгән бурычларны, бюджет өлкәсендә эшләүче­ләр­нең аерым категорияләренең хезмәт хакының төбәкләрдә хезмәт эшчәнлеген­нән керемгә нисбәте ягыннан, үтәүгә бәйле рәвештә, хезмәт җитештерүчәнлеге үсүдән зуррак дәрәҗәдә.


Шул ук вакытта хезмәт җитештерү­чәнлеге реаль хезмәт хакы үсүдән уртача 1,2 процентка зуррак темпта артачак.


Стратегия – 2030


Хөрмәтле депутатлар! 2024 елга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш фаразының төп параметрлары әнә шундый. Асылда аларның республикада кабул ителгән Стратегия-2030 база сценариена (2030 елда икътисадта үсешне 5 триллион сумга җиткерүне тәэмин итү буенча) туры килүен билгеләп үтәсем килә.


Финанс министры Р.Р.Гайзатуллин чыгышы

 

Республика Конституциясенең 94 статьясы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 61 статьясы ни­гезендә, Президент чираттагы – 2019 елга һәм 2020, 2021 еллар чорына бюджет турында закон проектын Дәүләт Советына карауга кертте.

5-4
Закон проекты Россия Федерациясе Бюджет кодексында һәм Татарстан Республикасында Бюджет кодексында билгелән­гән таләпләргә туры китереп әзерләнгән.


Закон проекты 24 статьядан һәм 35 кушымтадан тора. Аларга Бюджет кодексында күздә тотылган документлар һәм материаллар кушып бирелә. Документлар һәм материаллар бюджетның формалаштыру процессын бик тулы һәм ачык итеп чагылдырган мәгълү­матлардан тора.
Бюджет бер үк вакытта ике юнә­лештә: керем һәм чыгым өлешләрен буенча формалаштырылды.


Бюджетның керем өлешен эшләү барышында Финанс министрлыгы Икътисад министрлыгы, салым хезмәте, тармак министрлыклары, предприя­тиеләр белән бер­лектә аерым салымнар фаразы буенча исәп-хисаплар ясады, муниципалитет­ларның җирле бюджетлар керемнәре буенча тәкъдимнәре каралды.


Чыгымнар буенча бюджетны формалаштыру кысаларында республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук муниципаль районнар һәм шәһәр округлары тәкъдимнәрен карап тикшерү буенча киңәшмәләр үткә­релде.


Уртак эш нәтиҗәсендә сценарий шартларында бюджет фаразы, фикер каршылыкларыннан башка гына, муниципалитетлар һәм бюджет средстволарын баш бүлүчеләр белән килештерелде.


Шул рәвешле 2019-2021 елларга Татарстан Республикасы бюджеты, 45 муниципаль район һәм шәһәр округы бюджеты, 911 җирле бюджеты проекты эшләнде. Муниципаль берәмлекләрнең барлык бюджетлары дефицитсыз фаразлана.


Бюджет керемнәренә тукталып үтәм. Керем өлешен формалаштыру Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлы­гының төп варианты ниге­зен­дә, республи­кабызның Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнелгән 2019-2021 елларга Татарстан Республикасы социаль-икъти­садый үсеше­нең төп күрсәткечләреннән чыгып хәл ителде.


Бер үк вакытта фаразда федераль закондагы үзгәрешләр дә исәпкә
алынды.


Республика икътисадына инвести­ция­­ләр җәлеп итү буенча Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан куелган бурычны үтәү өчен бюджет проектында керемнәр буенча гамәл­дәге салым ташламалары һәм планлаштырылган чорга аерым салым ташлама­ларының озайтылуы исәпкә алынды.


Өч еллык чорга бюджетның керем чыганакларына җентекләбрәк тукталып үтәсем килә. Табышка салым керемнәрен бәяләүдә республиканың зур һәм уртача оешмаларының бизнес-проектлары мәгъ­лүматлары, Икътисад министрлыгы фаразы, федераль салым хезмәтенең хисаплары кулланылды. Нәтиҗәдә табышка салымның гомуми күләменең 70 проценты чамасын тәэ­мин итүче предприятиеләрнең исәп-хисаплары анализланды.


Салым 89,7 миллиард сум күләмен­дә фаразлана, бу салым керемнәренең 37 процентын тәшкил итә.


Татарстан Республикасы тупланма бюджетына физик затлар керемнәренә салым күләме 77,6 миллиард сум, республика бюджетына – 54,4 миллиард сум дәрәҗәсендә фаразлана. Салым буенча исәп-хисаплар Икътисад министрлыгы фаразлаган хез­мәткә түләү фондыннан, аның үсеш темпларыннан һәм салым салуның уртача процентыннан чыгып хәл ителде.
Тупланма бюджетка акцизлар кереме фаразы – 29,9, республика бюджетына – 28,9 миллиард сум күләмендә.


Тагын бер салым – оешмалар милкенә салым. 2019 елда ул 17,1 миллиард сум күләмендә фаразлана. Планлаштырганда, төп капиталга инвести­цияләр фаразы, салым хисабы мәгъл­ү­матлары, шулай ук салым салу базасыннан күчемле милекне чыгару ягыннан салым законына кертелгән үзгәрешләр исәпкә алынды.


Җир салымы муниципаль берәмле­к­ләр бюджетлары өчен шактый ук зур керем чыганагы булып тора. Салым буенча фараз, салым хисабы һәм җирләр балансы ниге­зендә, барлык муниципаль районнар һәм шәһәр округлары белән килештерелде. Җир салымы кереме 7,7 миллиард сум күләмендә фаразлана.


Транспорт салымы кереме 4,8 миллиард сум күләмендә бәяләнә.
Тупланма бюджетның җыелма ке­ре­мен­дә салым – 11,1, республика бюджетында 6,4 миллиард сум күләмендә фаразлана. Фараз салым органнары хисабыннан һәм факттагы салым ке­ремнәре динамикасыннан чыгып булдырылды.


Дәүләт пошлинасын, уен бизнесына салым, табигый байлыклардан файдалануга түләүләрне үз эченә алган башка салым керемнәренең күләме тупланма бюджетта 1,5 миллиард сум, республика бюджетында 891 миллион сум булачак.


Муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча күчерелә торган физик затлар милкенә салым 1,7 миллиард сум күләмендә бәяләнә.
Тупланма бюджетта салым булмаган керемнәр – 10,1, республика бюджетында – 5,6 миллиард сум күләмендә фаразлана.


Татарстан Республикасы бюджеты проектында федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган акча күләме 2019 елга 20,3 миллиард сум күләмендә исәпкә алынды.


Бюджет чыгымнары турында. Татарстан Республикасы тупланма бюдже­тының чыгымнар буенча фаразы Татарстан Республикасы Прези­дентының Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларны тормышка ашырудан чыгып булдырылды. Моңа бәйле рәвештә чыгымнар структурасына кирәкле макроикътисадый индекслар – дефляторлар салынды.


Бюджет чыгымнары турында сөйләүче аерым тенденцияләрне билгеләп үтәсем килә. Беренче чиратта кирәкле һәм социаль әһәмиятле чыгымнар күләме сакланып кала. 2019 елга планда каралган бюджетта алар чыгымнарның гомуми күләменең 70 проценттан артыграгын тәшкил итә.
Алдагы елларда башланып киткән социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтимагый инфраструктура объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерүне финанслауны дәвам иттерүне күздә тотыла.


Бюджетта берничә ел дәвамында тормышка ашырылып килүче социаль әһә­мият­ле чараларны финанслау (ассигно­ваниеләрнең гомуми күләме – 5,9 миллиард сум) күздә тотылган.


2019 елда дәүләт программалары буенча чыгымнарны бүлү дәвам итте­реләчәк. Башлангыч фаразларга караганда, программалар чыгымнар­ның 90 проценты чамасын җәлеп итәчәк.


Бюджет чыгымнарында дәүләт программалары составында илкүләм һәм федераль проектларны финанслау яңалык булып тора. Хәзерге вакытта федераль дәрәҗәдә кайбер илкүләм проектлар расланган. Безнең тармак министрлыклары финанслашу пропор­ция­ләрен билгеләү өчен федераль министрлыклар белән килешүләр эшен алып бара.


Конкрет юнәлешләр буенча бюджет чыгымнары турында. Бюджетның чыгым өлеше, бюджет классификациясе нигезендә “Гомумдәүләт мәсьәлә­ләре” бүлегеннән башлана. 2019 елга бүлек буенча чыгым­нарның гомуми күләме тупланма бюджетта – 19, республика бюджетында – 13,4 миллиард сум күләмендә фаразлана. Бу бүлеккә Хөкүмәтнең Резерв фонды чыгымнары, идарә аппаратын, Фәннәр академиясен, архивлар, җәмәгать судьяларын тоту чыгымнары, авыл җирлекләренә грантлар бирү чыгымнары керә.


“Илкүләм иминлек һәм хокук саклау эшчәнлеге” бүлеге буенча тупланма бюджеттан чыгым күләме – 2,1, республика бюджетыннан – 1,6 миллиард сум күләмендә фаразлана. “Илкүләм икътисад” бүлеге буенча тупланма бюджеттан – 48,7, республика бюджетыннан – 47,3 миллиард сум күләмендә чыгым фаразлана.


“Торак-коммуналь хуҗалык” бүле­генә торак-коммуналь хуҗалык объектларын финанслау, социаль өлкә объектларын кабул итү һәм файдалануга тапшыру, торак фондын ремонтлап бетерү буенча – 18,6 миллиард сум (рес­публика – 11 миллиард сум) күлә­мендә чыгымнар кертелгән.


“Әйләнә-тирә мохитне саклау” бү­леген­дә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы аппаратын, ведомство карамагындагы учреж­дение­ләрне тоту чыгымнары каралган.


Чыгымнарның иң зур бүлеге – “Со­циаль-мәдәни өлкә”. Социаль өлкәгә чыгымнарның параметрлары бу чыгым­нарның ел саен үсүе турында сөйли. Тупланма бюджетта социаль өлкә чыгымнары 2019 елда 2018 елдагыга карата – 7,8, 2020 елда – 8,7, 2021 елда – 9,7 процентка үсәчәк.


Социаль-мәдәни өлкәдә чыгымнар ягыннан иң күләмле тармакларның берсе – “Мәгариф”. 2019 елда тупланма бюджет чыгымнарының күләме – 99,5, республика бюджеты чыгымнарының күләме – 68,1 миллиард сум тәшкил итәчәк.


Бюджет средстволары хисабына ведомство карамагындагы учреждение­ләр­не тоту, чаралар үткәрү, талантлы яшьләргә грант ярдәме, яшь белгеч­ләргә түләүләр, инвалид балаларны дистанция ысулы белән укыту, дәүләт премияләре түләү, дәреслекләр белән тәэмин итү күздә тотыла.


Шулай ук Татарстан Республикасында телләрне саклау һәм үстерү, балалар һәм яшьләр, мәгариф учреж­дениеләрен капиталь төзекләндерү, ресурс үзәкләрен булдыру буенча программаларны финанслау дәвам итте­реләчәк.
Социаль өлкә бүлегенең “Мәдәният, кинематография” тармагы буенча чыгым күләме – 14,6, республика бюджеты буенча – 9,2 миллиард сум.


“Сәламәтлек саклау” бүлеге. Сәламәт­лек саклау өлкәсен тоту һәм үстерүгә чыгымнар күләме, мәҗбүри медицина иминиятләш­терүе средстволарыннан чыгып, 66,8 миллиард сум, шул исәптән республика бюджетыннан – 21,5 миллиард сум күләмендә тәшкил итә.


Республика бюджетында сәламәт­лек саклауга чыгымнар югары технологияле ярдәм күрсәтүне, сәламәтлек сак­лау өлкәсендә хезмәт күрсәтүче учреждение­ләрне тотуны үз эченә ала.


“Социаль сәясәт” тармагы. Биредә чыгымнарның гомуми күләме – 42,9, республика бюджеты буенча – 42,3 миллиард сум күләмендә фаразлана.
Әлеге күләмнәрдә агымдагы елда инфляциягә карап индексацияләнгән барлык социаль пособиеләр һәм түләүләр күздә тотылган.


“Физик культура һәм спорт” бүлеге буенча чыгымнар – 6,1, республика бюджеты буенча – 4,9 миллиард сум тәшкил итә. Средстволарны спорт әзерлеге учреж­дениеләре эшчәнлеген тәэмин итүгә, массакүләм спорт һәм югары казанышлар спорты өлкәсендә чаралар үткәрүгә юнәлдерү планлаштырыла.


“Массакүләм мәгълүмат чаралары” бүлеге буенча чыгымнар республика бюджетыннан – 1,4 миллиард сум кү­ләмендә фаразлана, шул исәптән телерадиотапшыруларга – 852 миллион сум, вакытлы басмаларга һәм нәш­риятларга – 576 миллион сум.


Бюджетны ике бүлек – “Дәүләт һәм муниципаль бурычны түләү (544 миллион сум күләмендә) һәм “Муниципаль берәмлекләр бюджетларына гомуми характердагы бюджетара трансфертлар” бүлеге (республика бюджеты буенча – 11,1 миллиард сум күләмендә: биредә дотацияләр һәм гомуми характердагы башка бюджетара трансфертлар чагылдырыла) төгәлли.


Шулай итеп, 2019 елга тупланма бюджет керемнәр буенча 271,5 миллиард сум күләмендә, чыгымнар буенча – 275,6 миллиард сум күләмендә, 4,1 миллиард сумлык дефицит белән фаразлана; керемнәр буенча республика бюджеты – 228, 2 миллиард сум, чыгымнар буенча – 232,3 миллиард сум, дефицит – 4,1 миллиард сум күләмендә.


Хөрмәтле депутатлар! 2019 елга һәм планда каралган 2020, 2021 еллар чорына бюджет проекты Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тың­лауларында, өч зона киңәш­мәсендә тәф­силләп каралды. Бюджет проектына Прокуратура, Хисап палатасы, Дәүләт Советының хокук идарәсе тарафыннан уңай бәялә­мәләр чыгарылды. Хисап палатасының аерым тәкъдимнәрен закон проектын икенче укылышта караганда исәпкә алу күздә тотыла.


Югарыда бәян ителгәннәрдән, бюджетны төрле дәрәҗәләрдә җентекләп тик­шерүдән чыгып, депутатлардан закон проектын хуплауны һәм беренче укылышта кабул итүне сорыйм.


Дәүләт Советының Бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Л.А.Якунин чыгышы

 

“2019 елга һәм планда каралган 2020, 2021 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” закон проекты Президент тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына билгеләнгән срокта кертелде.

5-2
Социаль-икътисадый үсеш фаразы һәм бюджет параметрлары Дәүләт Советы комитетларында, зона киңәшмәләре һәм парламент тыңлауларында тәфсилләп каралды. Әйтелгән фикерләр һәм тәкъдимнәргә анализ ясаганнан соң шуны әйтергә мөмкин: бюджет, тулаем алганда, чыгым бурычларын үтәүне гарантияле төстә тәэмин итү һәм бюджетның тотрыклылыгын саклау, бюджет чыгымнарының нәтиҗәсен арттыру, шул исәптән бюджет чыгымнарын нормалау юлы белән, Татарстан Республикасы бюджеты чыгымнарының гомуми күләме үсүен чикләүгә юнәлдерелгән һәм бу депутатлар тарафыннан хуплана. Тәкъдим ител­гән бюджет проектында 2030 елга кадәр Икътисадый һәм социаль стратегия­сендә урын алган Татарстан Республикасы бюджет һәм салым сәясәтенең юнәлешләре һәм Президентның Дәүләт Советына Юлламасына куелган бурычлары чагылдырылган.


Бюджетны тикшерү барышында алынган тәкъдимнәр һәм кайбер социаль юнә­лешләр буенча средстволар бүлеп бирүне фаразлаганда, бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерүнең башка мәсьәләләрен тикшергәндә алынган тәкъдимнәр комитетлар бәяләмәләрендә, парламент тыңлау­лары тәкъдимнәрендә чагылдырылып, республика Хөкүмәтенә җибәрелде һәм инде җаваплар да алынып, депутатларга юлланды.


Фикер алышуга чыгарылган бюджет проекты үзенчәлекләрен билгеләп үтәсем килә. Болар:


бюджетны саннар белән максималь дәрәҗәдә тәфсилләп аңлату һәм аның үтә күренмәле булуы. Бюджетның чыгым өлешенең өч яссылыкта: ведомство структурасы, функциональ структура һәм программа ягыннан аңлатылуын искә төшереп үтәсем килә;


федераль тәкъдимнәргә туры килердәй яңа старт шартлары кабул ителгән. Нефть бәясе – 1 баррель өчен 63,4 доллар, икътисад торышы, инфляция – 4,3 процент, сумның долларга карата курсы – 63,2;


ихтимал һәм кабул ителгән салым үзгәрешләре (болар – акцизларны бүлү механизмы һәм оешмаларның күчемле милкенә салым буенча ташламалар ягыннан үзгәрешләр, НДС ставкасының артуы һ.б.);


алга таба илкүләм проектларны тормышка ашыру күздә тотылачак. Татарстан республикасы өчен федераль бюджеттан финанслашу күләмен арттырып, 81 процентка җиткерү планлаштырыла;


федераль бюджет кредитлары буенча республика бурычларын озак срокка реструклаштыру бюджетта 2019-2021 елларда бурычны кире кайтаруны күздә тотмау мөмкинлеге бирә;


федераль бюджеттан өстәмә субсидия­ләр бүлеп бирү нигезендә, зур федераль проектларны тормышка ашыру дәвам иттерелә.


Өч еллык чорда икътисадый активлык­ның үсеш тенденциясе саклану күзәтелә. Төп макроикътисадый күрсәткечләрнең динамикасы, гадәттәгечә, Россия күләмен­дәге гомумтенденцияләрдән артыграк дәрәҗәдә (төбәкнең тулаем продукты үсеше – 2,1 процент, сәнәгатьтә җитештерү индексы – 3,3 процент, ФОТ – 5,6 процентка). Нәтиҗәдә бу керемнәрне арттырып, 2019 елда бюджетның социаль өлешен тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Моңа бәйле рәвештә түбәндәгеләрне билгеләп үтәсем килә:


хезмәт хакы артудан, инфляциядән чыгып, социаль-мәдәни өлкәне финанслау республика бюджеты буенча чама белән 150 миллиард сум күләмендә арттырылган.


Өч яшькә кадәрге балаларны мәктәп­кәчә балалар учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин итү кебек чаралар социаль өлкә тармакларында 2019 елга яңа өс­тенлекле юнәлешләр буларак билгеләнгән;


чыгымнарны еллык индексацияләү аша бюджетның социаль юнәлешлелеген киңәй­тү тәэмин ителә;


дәүләт максатчан программаларын тормышка ашыру аша бюджет чыгымна­рының нәтиҗәсен арттыру күздә тотылган. Бу максатларга бюджет чыгымнарының 90 проценты чамасы җибәрелә;


социаль тармакларны үстерү билгелән­гән, төзелеш, капиталь ремонт һәм модер­низацияләү мәсьәләләре күздә тотылган;


бюджетның инвестицияләр өлеше күләмен агымдагы елның төп күрсәткеч­ләреннән ким булмаган дәрәҗәдә саклап калу планлаштырыла.


2019-2021 елларга төп бурычларның берсе булып тотрыклы икътисадый үсешне тәэмин итү, дәүләт программаларын үтәүнең нәтиҗәсен арттыру, кеше капиталын үстерү, финансларның балансын ныгыту тора, бу Стратегия-2030 документындагы бурычларга туры килә.


Бүгенге шартларда барлык дәрәҗәләр­дә­ге бюджетларның керем базасын үстерү буенча чараларны эзлекле төстә тормышка ашыруны дәвам иттерү бик мөһим булып кала.


Әлеге бурыч кысаларында түбәндәге чараларны хәл кылу максатка ярашлы булачак:


инвентарьлаштыру һәм нәтиҗәсен өстәмә тикшерү нигезендә салым ташламаларын оптимальләштерү эшен башкару. Бүген без инде транспорт салымы турында үзгәрешләр кабул иттек;


Татарстан Республикасы тупланма бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәр үсешен тәэмин итү, шул исәптән керемнәр туплауны, салым органнарының контрольлек чаралары йомгаклары буенча бурычлар түләтүне яхшырту хисабына;

 

салым түләүчеләргә нагрузканы үзгәреш­сез калдырып, өстәмә керем резервларын табу. Бүген көн тәртибендә – һөнәрдән керемгә салым рәвешендә махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрүне күздә тоткан федераль закон проектлары, алар үз-үзен эшле иткән гражданнарның керемнәренә салым салу тәртибе турында мәсьәләне хәл кылуга юнәлдерелгән, бу, һичшиксез, бюджет системасына керемнәрнең күбрәк алынуына йогынты ясаячак.


Шулай ук мәгълүмати системаларны куллануны камилләштерү кирәк.
2019 елда алдагы елларда башланып киткән социаль-мәдәни өлкә һәм иҗтима­гый инфраструктура объектларын финанслау дәвам иттереләчәк. Федераль программаларны финанслашуга, бюджет учреждениеләре тарафыннан милеккә салым түләүгә средстволар, капиталь салуларга һәм юл эшләренә ассигнованиеләр күздә тотылган. Бу максатларга 40 миллиард сумнан артыграк акча каралган.


Хөрмәтле депутатлар! Республика бюджеты керемнәрен, чыгымнарын, бюджет дефицитын финанслау чыганакларын төр­кемнәргә бүлү бюджет классификациясе кодлары нигезендә хәл ителеп, Россия Федерациясенең бердәм бюджет системасы принцибына туры килә.


Бюджетара мөнәсәбәтләр өлкәсендә бюджет сәясәте керем базасын саклау һәм республика алдында торган бурычларны үтәү өчен кирәкле бюджетара трансфертлар җәлеп итү буенча республика мәнфә­гатьләрен яклауга юнәлдерелгән.


Чыгышым ахырында шуны билгеләп үтәсем килә: тулаем алганда, 2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты проекты социаль тотрыклылыкны тәэмин итүгә, республика икътисадын үстерү һәм бюджет системасының тотрыклы эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелеп, чыгымнарның нәтиҗә­ле­легенә карата өстәмә таләпләр билгели.


Дәүләт Советы депутатларына мөрәҗә­гать итеп, бюджетны раслауга уңай карашта булуларын сорыйм. Бюджетта керем өлешен агымдагы елның башта расланган бюджеттагыга караганда 12,6 процентка (узган елда – 10,3 процент), ә чыгым өлешен 13,2 процентка (7,2 процент) арттыру күздә тотылган.


Бюджет юлламасына Хисап палатас­ы­ның, Дәүләт Советы хокук идарәсе, Прокуратура һәм Иҗтимагый палатаның уңай бәяләмәләре бар.


Хөрмәтле депутатлар, комитет карарын хуплап, закон проектын беренче укылышта кабул итүегезне сорыйм.


Төзәтмәләрне агымдагы елның 26 октябренә кадәр (төзәтмәләрне кертүнең соңгы көне 26 октябрьдә 24.00 сәгатьтә) тапшырырга мөмкин. Аларның Дәүләт Советы Регламентының 100 статьясындагы 3 бүлеге нигезендә рәсмиләштерелгән булуы кирәк.


Хисап палатасы рәисе А.И.Демидов чыгышы

 

Карап тикшерүгә тәкъдим ителгән закон проектына экспертиза нәтиҗәләре буенча Хисап палатасы тарафыннан әзе­р­ләнгән бәяләмәдә чыгымнар классификациясе бүлекләре һәм төрләре, бюджетара мөнәсәбәтләрне финанс ягыннан тәэмин итү, дәүләт программаларын тормышка ашыруга чыгымнар, дәүләт бурычы структурасы, дефицитны финанслау чыганаклары буенча тәфсилле мәгълүматлар урын алган.

5-1
Фараз күрсәткечләренең нигезлелеген һәм керемнәр чагылышының тулылыгын раслау өчен Хисап палатасы Финанс министрлыгы тарафыннан керемнәрнең аерым төрләре буенча тапшырылган өстәмә мәгълүматларга анализ ясады.


2019 елга бюджетның төп салым керемнәре буенча күрсәткечләр республи­ка­ның социаль-икътисадый үсеш фаразыннан, салым һәм бюджет законнары нигезләмәләреннән чыгып булдырылган.


Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында карала торган кайбер закон инициативалары Россия Федерациясе субъектлары бюджетларын формалаштыруга йогынты ясаячак. Төп үзгәреш салым керемнәренең аерым төрләрен кертү нормативларына кагыла.


Россия Хисап палатасы Рәисе Алексей Леонидович Кудрин алдагы чорга федераль бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында ясаган чыгышында бюджетларны формалаштыруда файдаланыла торган Россия Федерациясе законы нигез­ләмәләренең тотрыксызлылыгын тискәре факт буларак билгеләп үтте.


Килеп туган хәлләрдә, федераль законга үзгәрешләрне исәпкә алу максатында, тәкъ­дим ителгән бюджет проектында керем­нәр буенча күрсәткечләрне берник­а­дәр үзгәр­түгә нигезләр барлыкка килергә мөмкин. Бюджетның балансын саклау, керем чыганакларын бүлү нормативлары үзгәртелү-үзгәртелмәүгә карамастан, социаль әһә­миятле барлык чыгымнарны финанс ягыннан тәэмин итүнең шарты булып тора.


Кире кайтарылмый торган акча керем­нәре буенча фараз күрсәткече – ахыргы күрсәткеч түгел, һәм ул федераль дәрәҗәдә средстволар билгеләнүгә карап, аныкланылырга тиеш.


2019 елга федераль бюджет проектында Россия Федерациясе субъектлары арасында агросәнәгать комплексында инвестицион кредитлар буенча процент ставкасын каплауга, балалар поликлиникалары­ның матди-техник базасын үстерүгә, халыкны эш белән тәэмин итү чараларына, гражданнарга паллиатив медицина ярдәме күрсәтүгә һәм кайбер башка юнәлешләр буенча трансфертлар бүленмәгән.


Алдагы еллардагы кебек үк, финанслашу шартларында бирелә торган субсидия­ләр федераль бюджеттан килешүләр ниге­зендә, аларда билгеләнгән шартларны үтәү нигезендә, бүлеп биреләчәк.


Хисап палатасы бюджет проектына экспертиза нәтиҗәләре буенча шуны билгеләп үтмәкче: федераль бюджетта Татарстан Республикасы өчен финанслашу шартларында спорт инфраструктурасын булдыруга җиһазлар сатып алуга субсидия (44,3 миллион сум) күздә тотылган да инде. Тәкъдим ителгән закон проектында республика бюджетыннан тиешле ассигнованиеләр юк. Бу мәсьәләне икенче укылышка төзәтмәләр рәвешендә хәл итәргә кирәк.
Киләсе елга гражданнарны социаль яклау буенча барлык чаралар сакланган. Гавами норматив бурычларны үтәү, индекса­цияләрдән чыгып, финанслау белән тәэмин ителгән.


Закон проектында, узган еллардагыдан аермалы буларак, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә федераль бюджеттан средстволар (530 миллион сум) билгеләнгән дә инде, бу финанс елының беренче көннәреннән үк чыгымнарны хәл кылу мөмкинлеге бирәчәк.


Инвестицияләргә һәм капиталь ремонтка ассигнованиеләр тармак принцибы буенча билгеләнгән бу чараларны планлы төстә үткәрү, чыгымнарны вакытында үтәү һәм аларның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен шартлар тудыра.
2019 елга бюджет чыгымнары структурасында төп күләм – 89 процентын дәүләт программалары тәшкил итә.


Закон проектында киләсе елда финансланачак егерме тугыз программадан алтысы буенча бюджет ассигнованиеләре һәм паспортлар күрсәткечләре туры килә.


Программалар күрсәткечләренең республика бюджетында планлаштырыла торган күләмнәрдә тайпылуы закон бозу булып тормый. Программаларны финанс ягыннан тәэмин итү күләмен һәм аларны тормышка ашыру индикаторларын үзгәртү механизмы закон нигезендә күздә тотылган.


Программалар күрсәткечләрен закон нигезендә билгеләнгән срокларда аныклау мәсьәләләре, бюджет ассигнованиеләренең һәм көтелә торган нәтиҗәләрнең нисбәте Хисап палатасының даими контрольлегендә тотыла. Без республиканың барлык дәүләт программаларына һәм кертелә торган үзгәрешләргә экспертиза үткәрәбез, шулай ук аларны тормышка ашыруның барышына мониторинг ясыйбыз.


Хисап палатасы дәүләт программаларын үтәү буенча кайбер министрлыкларның йомшак эшләвенә берничә тапкыр күрсә­теп үтте.
Шуңа күрә бүгенге утырышта башкарма хакимият органнары җитәкчеләренең катнашуыннан чыгып, бу мәсьәләгә игътибарны юнәлтәсем килә: фәкать җаваплы министрлыклар тарафыннан программаларга үзгәрешләрне үз вакытында, төгәл кертү аларны сыйфатлы тормышка ашыру шартларын барлыкка китерәчәк.


Дәүләт программалары “2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үсте­рүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында” Россия Федерациясе Президенты Указында (07.05.2018 ел, № 204) билгеләнгән илкүләм проектларны тормышка ашыруда төп чара булып тора.


Илкүләм проектларны раслау 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеш стратегиясен һәм 2017-2028 елларга озак сроклы бюджет фаразын аныклау буенча комплекслы эш башкаруны таләп итә.


Фаразда каралган чорда муниципаль бюджетларның балансын тәэмин итү максатыннан чыгып, муниципаль берәмлекләр бюджетларына бюджеттан тәэмин ителешне тигезләүгә дотацияләрнең гомуми кү­ләмен 9,2 процентка үстерү күздә тотылган.


Беренче укылышка карап тикшерүгә тәкъдим ителгән закон проекты бюджет проектын формалаштыруга һәм аның эчтәлегенә карата таләпләргә җавап бирә.


Закон проектында дәүләт бурычы күлә­ме һәм аны түләүгә чыгымнар, дефицитның чик күләме һәм Хөкүмәтнең Резерв фонды күләме ягыннан законда билгеләнгән барлык чикләүләр үтәлгән.


2019 елга республика бюджеты тиешле баланска китерелгән. Фаразланыла торган керем һәм дефицитны финанслау чыганакларыннан керемнәр күләмнәре планлаштырылган чыгымнарны үтәүне тулысынча тәэмин итәчәк.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 152, 20.10.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев