Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Альберт Исмаил: “Радик Юльякшин, иҗат турында онытып, мине “Газель”дә йөртте"

Радик Юльякшинның тугры тамашачысы белә: быел Элвин Грей проектына Татарстан яшьләре арасында шактый танылган гитарачы Альберт Исмаил килеп кушылды. Радик концертында булган тамашачы күргәндер - Альберт сәхнәгә Салават йөзен вампирга охшатып ясалган карикатуралы футболка киеп чыкты. Мэтрга охшаган йөз астына #потатарскитакпетьнельзя# хэштегы язылган иде. Хәтерегездә булса, эстрада мэтры белән Радик...

-Альберт, шау-шу куптарган футболка тарихы белән таныштырып кит әле.

-"Пирамида"га бу футболканы мин урам буйлап киеп килдем, аны дуслар, Элвин Грей проектында катнашучылар, аның продюсеры да күрде. Бөтенесенә ошады, шул футболка белән сәхнәгә чыктым. Икенче көнне "Бизнес-онлайн" футболкам турында язып чыккач, төркемдәгеләр: "Салават турында шаярмыйбыз" диделәр. Минем анда эшем юк, бу - минем шәхси граждан позициясе. Чөнки мин Элвин Грей белән Салават арасында ни булуын белмим, ул миңа кагылмый. Әмма Салават Зәкиевичнең "Татарча болай җырларга ярамый" дигән сүзе мине битараф калдырмады. Ул аны миңа түгел, Элвин Грейга карата әйтте. Ләкин "Татарча болай җырларга ярамый" дигән сүз, минемчә, көчле фикер. Аурупа кануннары буенча, бу дискриминациягә керә. Һәм шуңа күрә мин үз фикеремне, турыдан-туры түгел, ничектер сәнгатьчә иттереп чагылдырырга тырыштым. Ягъни мондый сүз дөрес түгел, булырга тиеш түгел дип. Шундый позициядән чыгып, футболканы ясатып кидем.

Альберт Исмаил Элвин Грей концертында

-Салават абыйча уйласак, татарча рэп, шансон җырлаучылар да бик үк татарча җырламый булып чыга, димәк?

-2005 елдан бирле без альтернатив музыкант-җырчылар буларак йөрибез. Шәһәр шартларында үскән яңа буынның зәвыгына туры китереп, заманча музыка, заманча җырлар шәһәр баласы күңеленә барып җитсен дип тырышып йөрдек. "Болай җырларга ярамый" дигән сүз бөтенләй килешми. Шуңа мин аны күңелгә якын кабул иттем. Радикка әйтелгән булса да, үземә әйтелгән кебек тоелды.

-Футболкага җентекләп карамасаң да, анда Салават битлеге кигән вампир сурәтен күрергә була.

-Вампир минем идея түгел, ул - сәнгать әсәре. Аны бик талантлы рәссам ясады. Мин аңа вампир төшерергә кушмадым. Ул миңа: "Берәр фото җибәр, хэштег куям" диде. Бу авторның карашы.

-Әлеге рәсемне протест дип атаргамы?

-Мин моны Салават абыйга җавап итеп түгел, кешегә гыйбрәт булсын дип ясаттым. Салават абый күрмәгәндер дә, белмәгәндер дә аны. Аңа безнең ишеләр белән ваклашып йөрү килешми. Үз фикеремне җиткерү өчен ясаттым. Шулай җырларга ярый һәм кирәк дип.

-Альберт, Радик Юльякшин белән хезмәттәшлегеңә нокта куелган дип беләм.

-Әйе, Элвин Грей белән хезмәттәшлек бетте. Чөнки ул үз ягыннан булган бурычларны җиренә җиткермәде. Соңгы концертларда акчаны да кыса башлаганга күрә, мин түзә алмадым. Сүземне әйттем дә, проекттан китәргә карар кылдым, дусларча аерылышырга тәкъдим иттем.

Өстәвенә, аның миңа карата ялган әңгәмәсе чыккач, мин дә җавап әңгәмәсе бирдем. Ул минем төркемнән китү сәбәбен үзенчә аңлаткан. Янәсе, мин шундый футболка кигән өчен минем белән башка эшләмиләр, имеш мин аны киеп чыгуымны ул күрмәгән дә. Төркемнең барлык әгъзалары белән дустанә мөнәсәбәттә калдык.

-Үз ягыннан булган бурычларны үтәмәү дигәнгә ниләр керә?

- Иҗади хезмәттәшлек. Иҗат бөтенләй булмады шул. Минем иң беренче шартым шул иде: студиядә эшләү. Ул аның белән килеште, әмма эшләмәде. Мине ул техник хезмәткәрләр төркеменә кертеп, "Газель"гә утыртып, шулай аерып йөртте. Техниклар иртә торып юлга чыга, аппаратураны көйли, концерт беткәч, ике-өч сәгать аны җыя. Аннары юл, йокларга да вакыт әз кала. Ә Радик үзе концерт башланырга бер сәгать кала килә дә, концерт бетүгә китә. Студиягә без бергә барып, җырлар эшләргә тиеш идек. Анда хәтта бер тапкыр да бармадык. Мин аңлыйм әле, бер тапкыр барган булсак! Менә шул шартлар үтәлмәде.

Элвин Грей - Радик Юльякшин Пирамидадагы концертта

Без Радик белән 6-7 еллап таныш. Ул Казанга, татар дискотекаларына килә башлагач, якташ буларак таныштык. Уртак дусларыбыз күп. Мәскәүгә күчкәч, ул мине анда да чакыргалады. Мин бара алмадым. Гитарист икәнемне белә иде. "Минем гитарага җырлар яздырасы килә", - диде. Эшли башлаган идек, өч җыр яздырдык та, шуннан турга чакырды. Мин инде гел шулай иҗат итәрбез дип уйлаган идем, әмма ул үтәлмәде һәм аерылышуга да шул сәбәп булды.

-Альберт, бик тиздән легендар футболка башка кеше иңендә булачак...

-Әйе, аны оту мөмкинлеге бар. Радик белән хезмәттәшлеккә рәхмәт әйтергә кирәк. Аның аркасында бик күп яхшы кешеләр, тамашачылар белән таныштым. Яшьләр белән элемтәдә торабыз. Рәсми төркемем ачылды. Администраторлар бәйгеләр оештыра, призлар кирәк. Бер ай элек кенә эшли башлады әле, шул вакыт эчендә өч конкурс булды инде. Кызыклырак булсын дип, шушы футболканы бүләк итәргә булдым. Конкурсның соравы шул: "Минем гитара партиясе белән төрле җырчылар башкаруындагы җырларны санарга". Кем иң күбен саный, футболка шуңа тәтиячәк. 17 ел инде төрле җырчылар белән хезмәттәшлек итәм. Иҗат багажым аз димәс идем.

-Аерылышканнан бирле Радик белән аралашканыгыз бармы?

- Сөйләшкән юк. Тамашачы аны ярата, кеше буларак та үз-үзен тотышына тәртип кертсә, шәп булыр иде. Мин аны ачуланып сөйләмим, аның яхшы яклары күп булды, ярдәме күп тиде. Үз ягыннан бурычларны җиренә җиткермәсә дә...

-"Болай җырларга ярый" дигән гамәлеңне хуплаучылар булдымы?

-Бик күп. Хәзер башыма шундый бер фикер килде, безгә - татарча дөрес җырламаучыларга берләшеп, бер фестиваль оештырыргадыр бәлки? Радик кебек җырларга ярамый дисәләр, рэперларга да, альтернатив җырчыларга да җырларга ярамый дигән сүз. Ничек җырларга ярый? Салават кебек кенәме? Галимов кебекме? Аның кагыйдәләре кайда язылган? Менә шул борчый мине...

Гауга чыгуга сылтау булган футболка - конкурс бүләге

Альберт Исмаил протестлы футболканы 600 сумга ясаткан. Сораган кешегә рәсемен бик рәхәтләнеп бирә. Андыйлар бар икән инде.


http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев