Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Алар да һәлак булыр иде..." - Язучы Зифа Кадыйрованың дачасы янган (ФОТО)

23 ноябрьдә Чаллыда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының диспетчерлык пунктына танылган татар язучысы Зифа Кадыйрова карамагында булган «Локомотив-отделочник» бакчачылык йортындагы янгын турында хәбәр килә. Бәхеткә каршы, дача эчендә бер кеше дә булмаган. Әмма 120 квадрат метр мәйданлы ике катлы йорт һәм барлык корылмалар янып беткән.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, янгын сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау таләпләрен бозуда.

"Челнинские известия" газетасы Зифа Кадыйрова белән элемтәгә кергән. Фаҗига турында язучы болай дип аңлата: "Йорт кияүнең күзәтүе астында иде, ә мин үзем хәзер хастаханәдә. Кичә ул янгын башланыр алдыннан гына өйдән чыгып киткән. Янгын минем яраткан йортымны юк итте, без аны иремнең вафатына кадәр бергәләп төзедек. Мин анда яшәдем диярлек, бөтен шартларны булдыра алдык. Барысы да янды - йорт, мунча, беседка. Икенче катта минем эш кабинетым бар иде, анда үз китапларымны яздым. Кызганычка каршы, барлык мактау грамоталары, бүләкләр, кулъязмалар һәм яңа әсәрләр өчен эш материаллары көлгә әйләнде. Ярый әле ул кичтә кияү этләрне ычкындырган, югыйсә алар да һәлак булыр иде. Үземне кулда тотарга тырышам, бәла-казаны җиңеп чыгу өчен көч кирәк бит", - дигән Зифа Кадыйрова.

 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев