Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллин истәлегенә көрәш ярышы

Полковник, көрәшче, куп спорт төрләре яратучы – якташыбыз, Алан Елга авылында туып үскән Наил Хәмидуллинның безнең арадан китуенә 9 ел. Укучылары, яшьтәшләре , хезмәттәшләре, көрәшчеләр һәм райондашлар аның исемен мәңгеләштереп турнир үткәрүне традициягә кертте. Бу ярыш инде 9нчы мәртәбә оештырыла.

Саба спорт комплексында буген көрәш туе дисән дә була.Наил Хәмидулллин истәлегенә багышланган 2002 -2004нче елгы яшүсмерләр арасында ачык республика шәхси турнирына бик мөхтәрәм кунаклар, көрәшнең чын осталары һәм бил алышучы яшләр җыелган иде. Наил Хөснулла улының исеме көрәшчеләр арасында иң якты хатирәләр, иң җылы сүзләр белән искә алына. 2010нчы елга кадәр 10 ел дәвамында ул Татарстан республикасы татар башкорт милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры вазыйфасын лаеклы алып бара. Милләтебезнең аерылгысыз өлеше булган татар көрәшен устерүгә Наил әфәнде намус эше итеп карый. Бүгенге көндә бу эшне Равил Хәйруллин дәвам итә. Турнирга ул да кайткан иде.

Көрәш тантаналы шартларда ачылды. Республиканың 13 районыннан килгән яшь спортчыларны иң элек район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов сәламләде. Ерак араларны якын итеп кайткан мөхтәрәм кунакларга ул район башлыгы Рәис Миннеханов исеменнән рәхмәтләрен әйтте. Егетләргә уңышлар, җиңүләр теләде.

Рәсәйдә һәм Татарстанда баһадир яшь буын көрәшчеләр үстерү Федерация алдында торган төп бурычлар. Турнир кунагы, Мари Эль республикасының билбау көрәше һәм көрәш Федерациясе рәисе Наил Галәветдинов бу хакта үз чыгышында ассызыклап әйтте.

Саба районы көрәшче остазлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Аларның уңышлары укучыларының торле дәрәҗәдәге турнирларда катнашулары, һәм җиңүләре. Бүген менә шундый тренерлар бүләкләнде. Инсаф Фәйзрахманов белән Линар Биктимеровка ТРсы Көрәш Федерациясе Президиумы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Көрәш турнирының хөрмәтле кунаклары сафында Наил Хәмдуллинның бертуганнары да урын алды. Раил Хәмидуллин бу тантанага аеруча да сөенә. Беренчедән аның туганын онытмыйлар, икенчедән көрәшче яңа буын үсә.

Бил алышуга килсәк ул ике келәмдә  барды. 2002-2004 елгылар һәм аннан да кечерәкләр, барысы 180ләп көрәшче  үз үлчәү авырлыгында көч сынады. Аларның алымнары мәртәбәле хөкемдарлар бәяләде.
Кукмара районыннан тренер Нуретдин Зиатдинов бу турнирга ел саен команда әзерләп алып килә. Наил Хәмидуллин белән аны күпъеллык дуслык та бәйли.

Инсаф Каримуллин Кукмара районын яклап килгән көрәшче. Быел Россия чемпионы исеменә лаек булган. Көрәш белән 6нчы елын гына шөгыльләнүенә карамастан менә шундый зур җиңүләргә дә ирешә башлаган.


Бүген дә уңыш елмайды үзенә. 75 кг үлчәү авырлыгында беренче урынны алды.

Җиңүчеләрне барласак барлык улчәүдә дә саба егетләрен күреп сөендек. Шулай итеп пъедесталның югары баскычларына 10 көрәшчебез күтәрелде. Батырларга истәлек медальләре, акчалата премияләр тапшырылды.
 

Раиля Галявина


///////////////////////////////////////////////////////////////////////////////////

ТР Көрәш Федерациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән  Фәйзрахманов Инсаф Хисаметдин улы һәм Биктимеров Ленар Шахинур улы бүләкләнделәр.

Үз үлчәү категорияләрендә призлы урыннарны алдылар:

2004 елгы һәм яшьрәк булган көрәшчеләр арасында:

36 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Хәкимов Линар (Кукмара)

2 урын Әхмәдуллин Булат (Байлар Сабасы)

3 урын Юсупов Ильяс (Балтач)

40 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Антонов Рамил (Теләче)

2 урын Багаутдинов Рөстәм (Кукмара)

3 урын Габдрахманов Ильяс (Мамадыш)

43 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Гатауллин Рамил (Байлар Сабасы)

2 урын Данилов Алексей (Кукмара)

3 урын Ибраһимов Делюсь (Байлар Сабасы)

46 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Григорьев Богдан (Кукмара)

2 урын Габдрахманов Илфар (Байлар Сабасы)

3 урын Закиров Ислам (Азнакай)

Җиңүгә омтылыш өчен Марданов Ришат бүләкләнде (Актаныш)

50 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Миннигалиев Илфат (Азнакай)

2 урын Григорьев Артем (Кукмара)

3 урын Хәлиуллин Нияз (Байлар Сабасы)

55 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Мухамадиев Артур (Биектау)

Реклама

2 урын Зарипов Ранис (Балтач)

3 урын Мөхәммәтҗанов Аяз (Кукмара)

65 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Тагиров Ислам (Байлар Сабасы)

2 урын Садриев Данис (Авиатөзелеш районы)

3 урын Исроилов Шахзодо (Авиатөзелеш районы)

80 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Авдеев Салават (Арча)

2 урын Ахунзянов Рифат (Байлар Сабасы)

3 урын Гизатуллин Ирек (Мамадыш)

 80 кг. нан артык авырлык категориясе:

1 урын Газизов Кәрим (Байлар Сабасы)

2 урын Сөнгатуллин Адель (Арча)

3 урын Әһлиуллин Делюс (Кукмара)

2002-2003 елгы яшь категориясе:

55 кг. га кадәр авырлык категориясе

1 урын Вәлиуллин Адел (Авиатөзелеш районы)

2 урын Каюмов Нияз (Байлар Сабасы)

3 урын Кибяков Руслан (Авиатөзелеш районы)

60 кг. га кадәр авырлык категориясе

1 урын Кутбутдинов Азим (Авиатөзелеш районы)

2 урын Хабутдинов Салават (Актаныш)

3 урын Шәйхетдинов Дамир (Мамадыш)

 65 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Билалов Артур (Байлар Сабасы)

2 урын Кәбиров Айназ (Авиатөзелеш районы)

3 урын Хәйруллин Муса (Яшел Үзән)

 75 кг. га кадәр авырлык категориясе:

1 урын Кәримуллин Инсаф (Кукмара)

2 урын Сәлимов Руслан (Азнакай)

3 урын Шәрифуллин Марсель (Авиатөзелеш районы)

75 кг. нан артык авырлык категориясе

1 урын Фәхретдинов Илсаф (Кукмара)

2 урын Мөбарәкшин Инсаф (Арча)

3 урын Зарипов Багир (Теләче)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев