Саба ТВ

Аңламассың бу авылны, билләhи!

Гомер буе авыл дип җан авыртты. Кечкенә генә төзелеш-яңа­рыш өчен дә сөендем, киресе өчен, авыл бетмәгәе дип куркып, көендем дигәндәй... Авылдан башка яшәүне күз алдына да китерә алмадым. Беләм, минем кебекләр авылда хәйран. Әмма соңгы вакытта күңелдә нәрсәдер өзелгәндәй булды.

Шул сәбәпле, үзем белән гел бәхәскә керәм: бетсә ни! Өстәге­ләргә, ил башлыкларына кирәк булмаган авыл өчен нигә җаның кыйныйсың?! Сәясәт шуңа йөз тота икән, без тартышып кына берни дә үзгәрмәс... Мондый чакларда балаларга да әйтәм: авыл дип авызыгызны да ачмагыз! Ә үзем... авылга да, шәһәргә дә ярый торган һөнәр сайлагыз дип киңәш биргәнмен...

 
“Без чиләнгән дә җиткән!” Гомерен авылда үткәргән әти-әниләрнең балаларына әйткән сүзләре, үгет-нәсыйхәте бу. Бүген, бер караганда, безнеке кебек шәһәрләшеп барган авылларда яшәп тә була кебек. Әмма шушы ышанычны икенче бер чагыштыру җимерә дә ата. “Яшәү белән яшәү аерыла шул!” – ди икенче Гөлсинә, бәхәскә кереп. Шәһәрдә бер смена эшләп кайтып, өендә ял иткән кеше белән елның яртысын диярлек бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр кырда эшләүченең хезмәтен чагыштыра торганмы соң?! Әнә быел урак өстендә бездә юньләп яңгыр яумады, бертуктаусыз ай буе көне-төне диярлек эш­ләделәр, аңарга көзге эшләр кушылды. Әле җәйге арыганнары да бетмәгән механи­за­торларның шул­кадәр – “тез буыннары хәлсезләнеп, калтырарлык” дәрәҗәдә алҗула­рын сөйлә­гәннәр иде. Әмма арыдым, ял итәм дип эштән каласы түгел шул, төн уртасында кайтсаң да, иртән иртүк тагын мең дә бер эше белән басу юлы көтеп тора. Әле бит аңа кадәр үз хуҗалыгындагы ир­тәнге “смена”ны төгәлләп китәргә ки­рәк. Ялы да, бәйрәме дә булмаган (сменалы булса да) терлекчеләргә дә җиңелләрдән түгел. Кыскасы, романтика бик аз бу һөнәрләрдә.

 
Килешәсездер, шәһәрдә бер сменада эшләп алган акча белән авыл халкына бирелгән хезмәт хакында да, үз хуҗалыгында бик күп көч һәм сәламәтлеге хакына табылган матди байлыкта да кай­сының өс­тен  икәнлеге бәхәс­сез. Бөтене­сен уйлап, санап, анализлап кара­саң, авылдан бүген җәяүләп чыгып китә торган... Авылда яшәүчеләргә бөт­ен мөм­кин­лекләрне тудырырга ти­еш­леләр шуны көтә дә булса кирәк. Төсләрне куертасың, дию­челәр дә булыр, әнә соңгы елларда күпме программалар барлыкка килде... Программалар бар, алар эшли дә кебек, әмма каршылыклар, минуслар күбрәк бит. Уң кул белән бир­гәнне шунда ук сул кул белән ала торалар. Бәяләр дисең­ме, сату-урнаштырудагы проблемалармы, башкасымы – күңелгә вәсвәсә кертерлек әйберләр шактый. Өстә­венә иртәгәсе көнгә го­мумән дә булмаган ышаныч турында авылда сүз дә катасы түгел...

 
Менә шушы шартларда да бул­дырам дип яшәүче кешеләргә, авылның иртәгесен кайгыртучы җитәкчеләргә гаҗәпләнү дә, соклану да артык булмас. Соңгы вакытта безнең Балтач районында да үз хуҗалыгында терлекләрне елдан-ел арттыручылар да, тәвәккәлләп, үз эшен булдыручылар да арта бара. Мин андыйларны авылның кай­магы дияр идем. Аларны үзгә­решләр дә, берни дә куркытмый... Андыйларга масштаблырак эш йөртүче җитәк­челәр кушыла. Әнә “Арбор” хуҗалыгы җитәкчесе Хә­мит Баязитов, авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, авылны үс­те­рү нияте белән 48 яңа нигезгә җитәрлек җирен дә, әле өй дә салынмаган бу урамнарга газын-суын үткәртү чарасын тапканнар. Инде бер йорт әзер, унсигез урын бүленгән. Теләге булган тагын утыз кеше бирегә төпләнә ала. Җитәк­челәр өчен бу урында авылныкы-читнеке дигән бүле­неш юк. Үзлә­ренеке булса, бик шәп, булмаса, йорт-җирен өлгер­теп, шушында яши башлаучыга да шат алар. Ни генә дисәң дә, авыл яши дигән ышаныч өчен дә кирәк бит бу кадәресе.


Районда шулай ук киләчәкне кайгыртучы тагын берничә җи­тәк­че яңа мегаферма төзетү мә­шә­катьләренә чумган. Меңәр баш терлек асрарлык ферма төзергә алыну безнеке кебек җир күлә­менә карата болай да республикада иң күп терлек асралучы районда шулай ук башсызлыкка тиң.


Игенчелек, терлекчелектә инде бик күп яңа технологияләрне бе­рен­челәрдән булып куллана килгән “Кызыл юл” хуҗалыгы, мәсәлән, 15 гектардан артык мәй­данда (күз күременә әйләндер­гәндә шактый колачлы төзелеш мәйданы ачыла) инде күп эшлән­гән. Әле күптән түгел генә документлар рәсмиләштереп йөрсә­ләр, бүген зур завод корылмаларын хәтерләтүче төзелеш мәй­данын күреп, аптырап, телдән каласың. Һич ялгансыз: бу эшне башлаучы кеше яки башсыз, яки ике йөрәкле диярлек. Инде ки­ләсе елга, ике этапка бүлеп, би­регә 1000 баш терлек кертергә ниятлиләр. Алга карап эшләүче җитәкче буларак, Фердинанд Хәйруллин әле тагын 200 башлык торакка да урын планлаштырган, төзелә генә башлаган торак­ларга кертергә дип, 300 тана алу чарасына керешкәннәр, инде җәй уртасында “Деловаль”ләргә алдан түләп куеп, евро “сикерүе” аркасында гына да миллионнар отканнар... Һәм бүгенгә кадәр әле бу төзелеш хуҗалыкның (шулай ук подрядчы­ның да) акчасына төзелә. “Кызыл юл”лылар бу максатка 35 миллион сум акча тоткан...


Менә шундый үзгә халык инде без – саланыкылар. Әле гайрәт чигә, әле яшим дип тартышабыз...

 

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында грант алучыларга сертификат тапшырдылар. Төрле районнардан 10 гаилә фермасы һәм 40 яңа эш башлаучы фермер 1 миллионнан алып 10 миллионга кадәр суммада ярдәмгә ия булды. Икенче турда җиңүчеләр җәмгысы 255 миллион сум грант алды.

 
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, 2018 елда өч программа буенча грант ярдәме 840 миллион сумнан артып киткән. “Республикада авыл халкының эшлекле активлылыгын арттыруга шактый зур игътибар бирелә, бу крестьян-фермер хуҗалыкларына, яңа эш башлаучы фермерларга, кооперативларга кагыла. Әлеге программалар бездә ел саен гамәлгә ашырыла. Конкурс комиссиясе бик җентекле эш башкарды, һәр тәкъдим ителгән проектны өйрәнде. Сезнең конкурс шартларын намуслы башкаруыгызга ышанам, – диде Марат Әхмәтов. – Фермерлык хәрәкәтенә зур һәм катлаулы юл үтәргә туры килде. Әмма бүген бу мәсьәләне аңлап эш итәләр. Кеше бер юнәлештә эшләүдән һәм җитештергән продукциясен ничек урнаштырудан курыкмаска тиеш. Кооперативлар берләшергә тиеш. Бу юнәлешне киләсе елдан һич­шиксез көчәйтәчәкбез”.

 
Яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм программасы буенча бәйгедә 64 кеше катнашкан, отучылар – 40. Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү буенча катнашучылар – 22, отучылар – 10; кооперативларны үстерү буенча 10 кеше гариза биргән, отучылар – 5 кеше. “Әгәр алар үз бизнес-проектларын билгеләнгән вакытта гамәлгә ашырсалар, республикада тагын 6 мең баш эре мөгезле терлек һәм 3 мең баштан артык савым сыеры өстәләчәк”, – дип өметләнә министр урынбасары Ришат Хәбипов. Программа шартлары буенча җиңүче КФХ башлыклары һәм кооперативлар 150дән артык өстәмә даими эш урыны булдырырга тиеш.

 
Проектлар арасында сөтчелек юнәлешендә 16 ферма (барлыгы 770 башка исәпләнгән), 11 симертү фермасы (925), 2 ат фермасы (240), 2 сарык фермасы (650), 2 кошчылык фермасы (57 мең) һәм 1 балык фермасы бар. Җиңүчеләр арасында Азнакай, Кукмара, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарыннан – дүртәр, Аксубай, Саба, Чистай районнарыннан өчәр фермер бар.

 

 
Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1878

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 143, 05.10.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: