Саба ТВ

Алабугада тугыз корылмага таралган янгын ВИДЕОсы чыкты

27 майда Алабугада тугыз корылмага таралган янгын видеосы чыкты. Зур Покровская урамында сарайлар янган. Бердәм экстрен номерына янгын турындагы хәбәр 14 сәгать 32 минутта алынган.

 

Янгын мәйданы 250 квадрат метрны тәшкил иткән, дип яза Татар-информ.
 
Биредә корылмалар тыгыз урнашу сәбәпле, хәл тагын да катлауланган. Моннан тыш, бу көнне көчле җил дә булган. Нәтиҗәдә, тугыз корылма: мунчалар, сарайлар, гаражлар һәм склад янган.
 
“Ике мунча, өч сарай, гаражлар өстендәге корылма һәм остаханә янкормасы янды. Ун квадрат метр ераклыкта булган өйгә ут кабу куркынычы янады”, - дип хәбәр иттеләр Алабуга районы буенча күзәтчелек бүлегендә.
 
Ут бер корылмадан икенчесенә күчә барган. Янгынны бер сәгать эчендә сүндерә алганнар. Зыян күрүчеләр юк. Килгән зыян һәм янгын чыгу сәбәбе ачыклана. 

 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: