Саба дулкыннары

Ал яулык, зәңгәр шәл, узган гомер бигрәк жәл...

Авыр сугыш еллары. 1943 елда Ленинград оборонасын кичкән әтием, яраланып, берничә ай буе Чита шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. 1944 елның язында аны, яралары төзәлер-төзәлмәс хәлдә, туган ягына (Лаеш районының Саралан авылы) озаталар. Кайтыр юлы бик ерак була.

Госпитальдәге олырак кына хәрби доктор яралары бихисап булган әтинең исән-сау кайтып җитә алуына икеләнә, борчыла. Аның сугышчыга ничек тә ярдәм итәсе дә килә. Тырыша торгач, юлына бераз азык-төлек бирдерүгә ирешә. Алар арасындагы берничә башлы шикәрне әти балаларына (анда аны 6 кызы көтә!) күчтәнәчкә дип уйлап куя. Доктор, яралары ачылып китү очрагын фаразлап, бәйләү материаллары белән дә ярдәм итә. Шул материаллар арасында шактый зур ап-ак җәймә дә (простыня) була. Кайту юлы бик авыр була, поездларга эләгү кыен, этеш-төртеш, шунлыктан, азык-төлектән тыш, бинт-йодлар да тотыла, әмма әти биштәрендәге ике шакмак шикәренә һәм ак җәймәсенә кагылмый. Җәймәне берничә тапкыр ипигә алмаштырыр хәлгә җиткән чаклары да була, әмма, күз алдына балалары килеп, яңадан биштәренә салып куя.
 
Шулай итеп, ул авылга, гаиләсе янына кайтып җитә. Кызларының берсе, төпчеге, фаҗигале рәвештә вафат булган... Төн вакыты булса да, әти биштәрендәге шикәрләрен кызларына ватып бирә. Әниебез әти алып кайткан җәймәдән 5 кызына өч почмаклы яулыклар (косынкалар) ясый, бераздан соң аларны зәңгәр төскә манып та бирә. Җәймәнең озынча бер өлеше артып кала. Әни анысыннан үзенә яулык ясый (андый тар, озынча яулыкларны тастар дип йөрткәннәр). 1945 елда төшкән фотода әни әнә шул яулыкны бәйләп төшкән.
 
Әни турында сөйли башлагач, тагын шуны да әйтеп үтәсем килә. Ул һәрвакыт ак, чиста яулыктан йөри иде. Үзенең сөйләүләре дә истә калган. «Алмашка яулыгым юк, һаман бер яулыктан йөрим, ә каралганны бәйлисе килми. Иртән көтү куганда, һәркемне энә күзеннән үткәрәләр: хатын-кызга
 
шунда бәя бирәләр. Җаен таптым: кичен яулыгымны юып эләм, иртән сырлы бәләк белән үтүклим дә көтү куарга чыгам. Тора-бара яулыкны кызларым ук юып куя башладылар. Урамда да шәйләгәннәр, ахры, яулыкларымның «күплегенә» гаҗәпләнүчеләр дә булды. Бар иде заманалар... Барысын да кешегә сөйләп йөреп булмый. Хәзер яулыкларның ниндие генә юк?!» Шушы урында Н.Касыймовның «Кара кайгыларны күрсәң дә син, Каралтмадың, әнкәм, яулыгың», дигән шигырь юлларын өстәп куясым килә. Олыгая башлагач, әни ачык җирлеккә зур ачык чәчәкләр төшкән яулыкларны яратып бәйли иде. Кунакка барганда, җилкәсенә әнисеннән калган ефәк шәлен дә сала иде. Фотода әнием Шамил атлы оныгының игезәк кызлары тугач, алар бүләк иткән шәлъяулыктан (1983 ел).
 
Яулыклар белән бәйле нинди генә вакыйгалар юк икән уйлап карасаң! Шулай бер вакыт 87 яшьлек Зәкия апамның фотоларын карап утырам. Зәкия апамның каенанасы — Миннегайшә кодагый әбинең фотосына юлыктым. Мине ире сугышта һәлак булган тол хатынның байлар бәйли торган зур затлы яулыгы кызыксындырды. Мондый яулык аңа ничек килеп эләккән икән? Соравымны апама бирдем. Тарихы гыйбрәтле булып чыкты.
 
 
Кодагый әбинең Рабига исемле кызы, ир баласы белән, иреннән аерылып әниләре янына кайта. Үзе авыл кибетендә кибетче булып эшли. Бер вакыт авылга рабкооптан ревизор килеп төшә. Ул (фамилиясе Спиридонов булырга тиеш диләр) тирә-юнь авыллары кибетләрен дә тикшерәчәк икән, әмма фатирда безнең Саралан авылында торачак. Агентны (авыл халкы тикшерүчеләрнең барысын да шулай дип йөрткән) байлар нәселеннән булган Мозаффар Фатыймаларына урнаштыралар. Тикшерүченең кибеттә эшләүче яшь хатынга — Рабигага күзе төшә, властеннан файдаланырга өметләнсә дә, хатынның исе китми. Агент Рабиганың әнисе аша эш итәргә уйлый. Тик ничек? Бу сорауга җавап табыла: хатынның әнисенә бүләк бирергә! Әмма андый бүләк башкаларда булмасын. Кайдан алырга соң андый бүләкне дип аптырап йөргәндә, җае да табыла. Бер көнне фатир хуҗасы Фатыйма апаның сандыгы бикләнми кала. Өйдә кеше-кара юк чакта агент сандыкны ачып
 
карый: яулыкларның ниндие генә юк анда! Агент өстә яткан чәчәкле зур яулыкны сайлый. Инде аны тапшырасы гына кала.
 
Сабан туйлары якынлаша. Җаен туры китереп, агент Миннегайшә апа янына килә, аның кызына яхшы эшләгәне өчен рабкооптан бүләк бирүләрен әйтеп, яулыкны тапшыра. Рабига бик ышанып та бетми бу сүзләргә. Шулай да яулыкны калдыра, әнисенә бәйләп йөрергә куша.
 
Миннегайшә апа яулыкны Сабан туена бәйләп чыга. Бу көнне авыл бәйрәменә фотограф та килгән була. Ул искитәрлек матур яулык бәйләгән апаны оныгы белән карточкага төшерә. Вакыйга шулай шатлык белән генә тәмамланса икән ул. Юк шул. Миннегайшә апаның башындагы яулыгын Фатыйма апаның кызы Мәрзия күреп ала һәм бу турыда әнисенә җиткерә. Алай гына да түгел, Миннегайшә апаны караклыкта гаепләп, бөтен кеше алдында фаш итәргә өнди. Һәр нәрсәне уйлап эшләргә өйрәнгән Фатыйма апа кызына алай эшләргә ярамавын, Миннегайшәнең андый хатын булмавын аңлата. Алар Миннегайшә апаны читкә чакырып алалар. Ул исә хәлне сөйләп бирә һәм башындагы яулыгын, берсүзсез салып, хуҗасына тапшыра. Яулык,билгеле инде, фотода мәңгеләшә. Тиздән теге ревизор да авылдан китеп югала.
 
Калын шәлләр белән бәйле истәлекләрем дә бар икән әле.
 
Монысы инде икенче кодагый әбием, әтинең сеңлесе Рабига апамның (без аны «нәнә апа» дип йөртә идек) каенанасы Бәдриҗамал фотосы белән бәйле (1951 ел). Фотода кодагый әби улы — Әсәдулла, аның гаиләсе һәм кызы Нурания янәшәсендә. Бәдриҗамал кодагый зур калын шәл бөркәнгән. Артта, калын шәлне муены аша урап, Нурания апа баскан.
 
Әсәт җизни сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була. Өенә 7 елдан соң гына әйләнеп кайта. Белоруссия сазлыкларында үпкәсенә салкын тидерә ул. Озак кына кыр госпитальләрендә дәвалана. Аннары тагын сугыш юлларын дәвам итә. Ләкин авыруы һәрвакыт үзен сиздерә тора. Дәвалануның да нәтиҗәсе күренми. Бер белорус хатыны аны үзенчә дәваларга тырыша: аякларына үзе бәйләгән оекбашларны кигезә, калын шәлен бирә, салкын тиюдән сакланыр өчен, шәлне һәрвакыт үзе белән йөртергә куша. Чынлап та күп салкыннарда җылыта аны бу калын шәл. Җизни шәлне үзе белән алып кайтып әнисенә бирә. Кодагый әби улының бүләген кергән бер кешегә күрсәтеп мактана. Кунакларга баргач та: «Әсәдуллам сугыштан алып кайткан бүләк», — дип, горурланып сөйли торган була. Шәл юрган вазифасын да башкара: оныкларын мунчадан шул шәлгә төреп алып чыгалар, йоклаганда өсләренә дә ябалар.
 
 
Шәл белән бәйле тагын бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. Минем әниемнең әнисе, 18 яшьлек улы белән, кулак тамгасы тагылып, Магнитогорск шәһәренә озатыла. Әби бер елдан соң кайта, ә Хәбибулла абый гомере буе металлургия комбинатында эшли. 30нчы елларда илдә стахановчылар хәрәкәте киң колач ала. Алдынгы стахановчыларга бүләкләр тапшыралар. Хәбибулла абый да лаек була ул бүләккә. Аңа зур калын шәл бирәләр. Шәл аларга шулай ук озак еллар хезмәт итә. Авылдан сөрелүләренә 40 ел булганда, Хәбибулла абый туган якларына кайтып килә. Шул вакыт ул өч апасына бүләк итеп матур яулыклар алып кайта. Минем әнигә теге калын шәлне дә алып кайтырга онытмый. Хәзер ул шәл миндә саклана.
 
Заманалар үзгәрә, тормышлар ямьләнә. Хәзер инде язып яулык бәйләүләр өлкән әбиләргә генә күчә бара. Әмма алар ап-ак яулык белән бергә иңнәренә ап-ак шәлләрен дә салырга онытмыйлар. Ак төскә беркайчан да тап төшермәгән апа-әбиләр...
 
Наҗия Гыймадиева,
 
Казан.
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: