Саба дулкыннары

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов: ”Иртән прокуратурага чакыралар, кич телевизорда битәрлиләр”

Алар кызу чәчү өстендә Казанга ырулары белән килеп төште­ләр дә Камал театры сәхнәсеннән, ”Кем син?”, ”Телең нинди, динең?” дип, тамашачыны сискәндерердәй сораулар яудырдылар. Энгель Фәттахов җитәкчелегендә килгән Актаныш халык театры иде бу. Тикмәгә генә, Актаныш – үзе бер рес­пуб­лика, димиләр икән. Чәчүдә дә сынатмадылар, рухи үсешне дә кайгырттылар. Уңышның төбендә ни ята? Район башлыгы Энгель Фәттахов белән әңгәмәдә без әнә шул сорауга җавап эзләдек.

– Энгель Нәвапович, язгы кыр эшләренең иң кызган вакытында Казанга спектакль белән килүнең максаты нинди иде?
 
– Без Казанга быел Актаныш, Киров авыллары халык театрларын алып килдек. Икесе дә Казан тамашачысы алдында сынау үтте һәм сынатмады. Актаныш халык театры Нурихан Фәттах әсәре буенча куелган ”Итил суы ака торур” спектаклен тәкъдим итте. Баруыбызның максаты бик гади – Казан тамашачысы алдында имтихан тоту, шәхес­ләребезне күрсәтү. Татар районын­нан килгән коллектив саллы чы­гыш ясарга тиеш дип әзерлән­дек. Көндәлек мәшәкатьтән аралап, халыкны селкетеп алу максатыбыз да бар иде. Ул шулай булды да. Киләсе елга да үзешчән коллективлар белән Казанга барырга исәп бар. Моңа әзерләнә башладык та инде.
 
– ”Итил суы ака торур” – татар халкы өчен зур әһәмияткә ия әсәр. Андый җитди темага алынырга курыкмадыгызмы?
 
– Режиссер Нур Хөсәенов тәкъ­дим иткәч, шушы әсәрне тагын бер кат укып чыктык. Бергәләп фикер алыштык. Чыннан да, катлаулы, тарихи әһәмияткә ия әсәр. Анда күтәрелгән мәсьәләләрне тамашачыга җиткерә алырбызмы, дип озак уйландым. Мондый әсәрне сәх­нәдә чиле-пешле күрсәтергә без­­нең хакыбыз юк иде, олы җа­ваплылык алдык үзебезгә. Үзешчән артистларыбызга ышаныч, алар­ның талантларын тану тәвәккәл адымга этәрде. Репетицияләргә үзем дә йөрдем. Тамашачы әсәрне яхшы кабул итсә дә, тәнкыйтьләсә дә, җитәкче буларак, үзем җавап бирәсе. Гомумән, эш принцибым шундый. Җавап­лылык аласың икән, эшне ахырынача җиткерергә, дилбегәне үз кулыңда тотарга кирәк.
 
– Туган тел көнендә гармунчылар парады оештырып, башында үзегез булуыгыз аңла­шыла хәзер.
 
– Ул чара – уртак максатның күр­кәм бер үрнәге. Мин һәр га­мәлне, Актаныш алынмаса, кем алыныр, дигән уй-фикер белән башлыйм. Татар гармунын саклауны да Актаныш башлавы табигый. Без – татар авыллары сакланган бердәнбер район. Шуңа күрә гармунчылар парадын да ике елга бер үткәрербез дибез. Беренчедән, татар гармунын яшь буынга тапшыруны кайгырту кирәк. Икенчедән, Актаныш, Рәсәй төбәкләреннән кунак җыеп, чит өлкәләргә дә матур гореф-гадәтләребезне күрсәтә, үз йөзен дә таныта. Аның беренче җимешләре дә бар инде. Мәсәлән, Актанышның сәләтле балалар укый торган гимназиясенә башка төбәкләрдән дә балаларын укырга җибәрүчеләр саны арта. Татарның гореф-гадәтен, традицияcен, уен коралларын киләчәк буын татар мохитендә өйрәнә. Үзем дә гармун уйныйм. Без үскәндә, сәнгать мә­к­тәпләрендә уку мөмкинлеге юк иде. 3 нче сыйныфта укыганда, әт­кәй баян алып кайтып биргән иде, аның ышанычын, өметен аклап, үзлегемнән өйрәндем. Гармун – һәр­чак кулымда, янәшәмдә. Күңел­дәге хисләрне гармун телләре аша белдерәм.
 
– Телне, милләтне саклауда безгә нәрсәгә таянырга?
 
– Теле бетсә, диннән язса, башка халыклардан аермалыгы калмаса, милләт юкка чыга. Без шуңа күрә милли асылны сакларга тырышабыз. Әйтик, элек-электән ”Актаныш игенчесе” дигән данлыклы исемебез бар. Иң зур уңыш бездә җыеп алынган. Актанышның туфрагы – уңдырышлы кара туфрак. Иң әү­вәлге бурыч – җирне һәм икмәк игү осталыгын, булдырылган тәҗрибә­не саклау. Узган ел да республикада иң күп икмәк игүче булдык без. Икмәк үстерү тәмен белгән горурланырлык хуҗалык җитәкчеләре­без бар. Аларның иң тәҗрибәлесе Иске Байсар авылында яши, быел җитмешне түгәрәк­ләде.
 
Аннан, милли йөзебез – татар көрәше. Ник дигәндә, тормыш – үзе көрәш. Шуңа күрә дә безнең көрәш дәртен сүрелдерергә хакыбыз юк. Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына әле күптән түгел генә көрәш ярышы үткәрдек. ”Ватаным Татарстан” газетасы оештырган һәм Муса Җәлил исемен йөрткән көрәш турнирын да үзе­бездә кабул иттек быел. Безнең Рә­сәй, дөнья югарылыгында үз пәһ­ле­ваннарыбыз, үз чемпионнарыбыз бар.
 
Тел мәсьәләсенә килгәндә дә иң әһәмиятле фактор – җирлек. Бер-беребез белән татарча аралашмасак, җыелышларны да татарча үткәрмәсәк, тел үзеннән-үзе кулланылыштан төшеп кала. Без татар мохитен саклап яшибез. Шунысы сөенечле: Татарстанда балалар бакчасында, мәктәпләрдә бүген бик күп мөмкинлекләр тудырыла. Әлбәттә, туган телгә мәхәббәт, белемгә омтылу оеткысы гаиләдә салына. Ничек кенә карасак та, балага бирелгән тәрбия, ана теленә хөрмәт әти-әнидә формалашкан фикергә, мөнәсәбәткә бәйле. Мәсә­лән, олы кызым, өч оныгым Англия­дә яши. Барысы да татарча сөйлә­шә. Моннан тыш, инглиз, гарәп телләрен дә беләләр. Шул ук вакытта телне саклауны гаиләгә генә калдырып та булмый. Әгәр балалар бакчасы бу юнәлештә тиешле белем-тәрбияне бирмәсә, аны төп мәктәп тә биреп бетерә алмаячак. Мәктәп үз өлешен кертмәсә, югары уку йортына да өметләнеп булмый. Шуңа күрә безнең районда балалар бакчасы, мәктәп, ресурс үзәге бердәмлеге бар. Без шундый система булдырдык.
 
– Телгә бәйле конфликтның үзәгендә булган кеше буларак, ул көннәргә нинди бәя бирәсез? Сиңа гына барысыннан да күб­рәк кирәкме соң, дип шелтәл­әү­челәр булдымы?
 
– Бик авыр чорны уздык. Иртән прокуратурага чакыралар, кич телевизорда битәрлиләр. Гаепләргә тырышучылар да, яклаучылар да булды. Тормышка карашым, шә­хесем сыналган, тормыш тәҗрибәм арткан вакытлар ул. Мин тормышыма, язмышыма бик рәхмәтле!
 
Мәгариф өлкәсендәге вакыйгалар шаукымы нәтиҗәсендә татар теленең кадере артты, фикер формалашты. Депутатлар арасында, җыелышларда татарча чыгыш ясау­чылар күбәйде, горурланып тың­лыйм. Милли үзаңлы яшьләр барлыкка килде. Актаныш электән дә татар дөньясына уй-фикерле, көчле шәхесләрне биргән. Яшьләр дә бездә шул үрнәкне күреп үсә. Көндәшлеккә сәләтле яшьләребез татарча да, русча да, инглизчә дә сөйләшә, IT-технологияләрне дә өйрәнә. Якташыбыз Минтимер Шәймиев күтәреп чыккан полилингваль мәктәп үрнәге дә Актаныштан башланды. Сәләтле балалар гимназиясен татар дөньясына танылган Иж-Бубый мәдрәсәсе дәрәҗәсе югарылыгына күтәрәсе иде. Ирешкән уңышларыбыз омтылыш булып тора безгә. Россия олимпиадаларында катнашкан 52 призерыбыз бар безнең. Ул балалар – безнең киләчәк бит!
 
– Милли элитаны кем тәр­бияли: шәһәрме, авылмы? Гому­мән, авылда элита тәрбияләрлек шартлар бармы?
 
– Республиканы милли элита белән авыл туендырды һәм хәзер дә ул шулай бара дип уйлыйм. Хәтта яшьли чыгып киткәннәр дә авылга кайта, кан тарта, туган нигез тарта. Казанда эшләгәндә авылга кайтмый калган атнам булмады минем дә. Туган якта басу-кырларда, болыннарда йөреп, табигатьтә булып, энергия туплап килә идем. Табигать – илһам чыганагы да, көч чыганагы да ул. Мин иртән, эшкә киткәнче үк, табигатькә чыгам. Күнегелгән гадәт. Тикмәгә генә иҗат чаткылары авылда кабынмый торгандыр инде ул. Олпат язучылар да, илһам эзләп, авылга кайта бит! Бездә авылга мөнәсәбәт үзгә. Президентыбыз Рөстәм Нургали улы җитәкчелегендә авылларга юнәлтелгән максатчан программалар кабул ителде. Барысы да авыллар киләчәге өчен, авылны саклар өчен эшләнә. Татар элитасының 80 проценты авылдан чыга. Актаныш гимназиясе тәрбияләгән шәхес­ләрдән Айдар Шәйхинны мисалга әйтәм. Монда туды, монда үсте һәм формалашты. Алла боерса, районга эшкә кайта, дип көтәбез. Без шәхес тәрбияләүдә база ролен үтибез.
 
– Кадрлар кытлыгы үзен сиздерәме?
 
– Мәгариф өлкәсен генә алыйк. Республикада матди-техник база, укыту нигезе формалашкан. Ләкин кадрлар белән даими эшләү, көчле методик үзәк кирәк. Укытучылар җитәрлек, бүген алардан сыйфат таләп итәбез. ”Әгәр ун ел алга карап эшләмәсәгез, сез әйбәт укытучы түгел”, – дим мин үзләренә дә. 
 
Актаныш – авыл хуҗалыгын, традицияләрне саклап калган район. Авылда социаль мәсьәләләр хәл ителгән, барысы да җитеш. Шулай да, авылдан китүчеләр бар, чөнки керем чыганагы аз. Әйтик, сөтне без 20 сумга сатабыз, кибеттә ул 50-60 сум тора. Аннан, яшьләр өчен авыл җирлегенә туры килгән торак программасы кирәк хәзерге көндә.
 
– Сез – тормышыгызны, эш­чәнлегегезне авыл хуҗалыгына да багышлаган шәхес. Бүген авыл кем кулында?
 
– Авылның яшәешен җирдә батырып эшләгән кешеләр тәэмин итә. Бездә эшсезләр юк, шөкер. Эшсез булып теркәлүче булса, нибары 1-2 кеше бардыр. Эш белән тәэмин итүгә килгәндә, Актанышта ниндидер завод төзеп куеп булмый бит инде. Төп керем чыганагы булып терлекчелек тармагы тора. Район өчен дә, шәхси сектор өчен дә төп керем сөттән алына. Актанышта бүген 50 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Шуларның 15 меңе – сыер. Иң күп терлек асраучы районнарның берсе без. 17 мең сарык асрыйбыз. Бүген пенсионерга, сыер ал, дип әйтеп булмый. Кемнең теләге бар, шуларны табып, ярдәм итәбез. Шул рәвешле 60ка якын гаилә фермасы барлыкка килде. Февраль аенда бу гаиләләрнең барысын да йөреп чыктым, лапасларын карадым, нинди ярдәм кирәк­леген сораштым. Бер сыерны асрар өчен күпме көч кирәк, ә алар 25әр сыер асрыйлар! ”Алдыгызда баш иям”, – дидем. Ничек шуларга ярдәм итмәскә мөмкин?! Авылны бит алар саклый, яшәтә. Кире кайтучылар, тормышларын авыл бе­лән бәйләүчеләр күбәя. Заманында Чаллыга төзелешкә киткән, хәзер лаеклы ялга чыккан кешеләр дә кайта. Көчле хуҗалык булган авыллар зурая. Пучы, мәсәлән, район үзәгеннән калышмый. Анда 120 балага исәпләнгән бакча сафка басты, спорт комплексы салына. Сәфәр авылында да гомер-гомергә эшчән халык булды, Киров, Суыксу, Әлем дә – нык авыллар.
 
– Сүз уңаеннан, Президент туган район булу ни дәрәҗәдә ярдәм итә яисә тискәре йогынты ясый?
 
 – Иң күңелгә тигән сорау бу. Хак әйтәсез, Президент туган район булу безне һәрвакыт формада тотты. Без начар эшләргә тиеш түгел, дим мин һәр көнне. Дөрес, Минтимер Шәриповичның беркайчан да безгә сүз әйткәне булмады. Шул ук вакытта, бер генә мәр­тәбә дә начар яктан телгә алынасы килми. Без бар яктан да яңалыкка омтылып эшлибез, эзлә­нәбез. Бизнес өлкәсендә дә чагыла ул, балаларны тәрбияләү буенча да сизелә. Әйтәм бит, министр булып эшләп кайткач, районда балалар тәрбия­ләү һәм укытуны игътибар үзәгендә тотам. Һәр өлкәне системалы рә­веш­тә алып барабыз. Терлек­челек­тә дә 24 нче форма буенча эшлибез. Күпме бозау туган, күпме сөт савылган – барысын да ачыклыйбыз. Артка китеш булса, сәбәпләрен эзлибез. Район халкының сакланышын, иминлеген кайгырту, эшләү формасы да бар бездә. Мондый айлык җыелышларда бер ай эчендә ничә бала туганлыгы да, вафат булганнар да, гаилә коручылар да, аерылышучылар да исәпкә алынып, анализ ясала. Социаль яклау, сәла­мәтлек саклау өлкәсе, эчке эшләр бүлеге, җирлек башлыклары – һәммәсе гаиләләр иминлеге буенча җавап бирә. Һәр кешегә барып җитеп эшләүне максат итеп куям.
 
– Иртәнге алтыда киңәшмә үткәрүегез дөрес, димәк?
 
– Казаннан кайткач, азрак үзгәрдем. Хәзер мин урынбасарларны 7.30да гына җыям. Сигезгә кадәр йөкләмәләр бүленеп бетә. Һәр иртәне физик күнегүләрдән башлыйм. Аннан район басуларын карыйм. Эшкә 6.30да киләм. Авыл иртә уяна. Һәм бу дөрес тә. Кеше, йоклап, табигать уянуын да күрми кала бит. Якшәмбе исә – минем өчен перспективага эшли торган көн. Ул көнне алдагы атнаны, эшләрне планлаштырам.
 
– Район башлыклары арасында сыер асраучылар, кош-кортка мөкиббән китүчеләр дә бар. Сез шәхси хуҗалыкта мал-туар асрыйсызмы?
 
– Элек сарыклар тота идек, хә­зер кош-корт кына асрыйбыз инде. Мал-туар турында сүз чыккан икән инде, атлар турында да бер­ничә сүз әйтим. Без – токымлы атлар асрый торган районнарның берсе. Ат спорты мәктәбе булдыру уе белән яшим. Ипподром бар без­дә, мәк­тәбен дә булдырасы килә. Ба­лалар­да кечкенәдән үк атка мә­хәббәт уятасы иде. Бабаларыбыздан калган сүз бар: татар күңелендә ат ята. Ат белән гаярьлек тәрбия­ләнә. Ул хәзер дә шулай булырга тиеш.
 
 
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан

 

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1029 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: