Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аксубайда бала тудыру йорты ябык: "Өйдә бала таптыручы кендек әбиләр барлыкка килер дип куркам"

26 гыйнвар көнне Аксубайда бала тудыру йорты вакытлыча ябылган. Акушер-гинеколог Алсу Ключникова-Гапсәләпованың үлеме белән бәйле рәвештә, шушы чарага барганнар. Бәбиләү вакыты җиткән хатын-кызлар бүген Чистай, я Нурлатка барырга мәҗбүр. Проблемалы очракларда Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгенә озаталар. “Интертат” читкә барып бәбиләргә мәҗбүр булган гүзәл затлар белән аралашты, вәзгыятьнең кайчан үзгәрәчәген ачыкларга тырышты.

 

"Язын бәби табасы бар, Чистайга кадәр барасын уйлау куркыта"

Район үзәгендә яшәүче Надежда (исеме үзгәртелде - ред.) йөклелегенең 30 атнасында.

– Бүген Аксубай Үзәк район хастаханәсендә приемда булдым. Анализлар да кабул итәләр, табиб карый, бала тудыру йорты гына ябык. Безгә табиб юк, дип аңлаталар. Акушер-гинеколог 44 яшендә онкологиядән вафат булды. Мине бәбәйләргә Чистайга җибәрәбез дип торалар, ләкин берәр нәрсә үзгәрергә дә мөмкин дип әйттеләр. Әлегә кулны пульста тотасы була инде. Чистайга китүең дә ихтимал. Борчылам, уңайсыз бит инде, язын бәбәйлисе, ә Чистайга кадәр 60 чакрым, бураны башкасы да булуы бар, куркыныч, - дип сөйләде Надежда.

Йөклелек бер проблемасыз узар дип һич әйтеп булмый. Кайчак сәламәтлектә берәр тайпылышлар килеп чыга калса, саклануга яткырулары да бар. Надежда әйтүенчә, йөклелегенә куркыныч янаган хатын-кызлар да бүген Чистайга барып дәваланырга мәҗбүр. 

Күптән түгел Надежданың ике туган абыйсының хатыны да Аксубайдан Чистайга барып бәби тапкан. Натальяның да хәлләрен белештек. 26 гыйнвар көнне ул кыз бала тапкан, Ангелина дип исем кушкан.

"Барып җитешеп булмас дип, Чистайга алданрак киттем"

– Бер ай элек бәбиләргә Чистайга барасым билгеле булды. Эч пошты инде, үзебездә табармын дип өметләнгән идем. Якын ара түгел бит. Чистайда туганнар да юк җитмәсә. Вакытыннан алда сөйләшеп яттым, январьның 23 е үк бардым да, 26 сы таптым. Я барып җитеп булмас, дип курыктым, җитмәсә миңа Аксубайның үзеннән түгел, ә авылыннан барасы. Вакыты килеп җиткәч кенә барсам, авылдан - Аксубайга, аннан - Чистайга барып җитешеп булмас дип уйладым. 

Туганнар да: “Аксубайда булсаң, килеп йөрер идек”, - дип борчылдылар инде. Мин инде аларга “ерак, килеп йөрмәгез” дидем. Җитмәсә, ул көннәрдә һава торышы да көйсезрәк иде. Хәер, безне өч көннән чыгардылар да инде, выпискага гына килделәр, - диде Наталья.

Башта курыккан булса да, Наталья өчен азагы хәерле тәмамланган. Чистайдагы табиблар мөнәсәбәттән ул канәгать калганын әйтте.

– Шартлар яхшы иде, әйбәт карадылар. Табибы да әйбәт булды. Баланы җиңел таптым дип әйтергә була, - ди.

Баласын Чистайда табучыларның тагын берсе – Регина.

– 9 ноябрь мин бәбиләгән көнне Алсу Габделбаровна Казанга киткән булган. Энем машина белән шундук Чистайга алып китте. Анда барып җиттем, “дүрт бармакка ачылган” диделәр. 7 минуттан инде баланы таптым да. Дөрес, ерак булгач, әнием белән ирем бер тапкыр гына килеп киттеләр. Тик Чистай бала тудыру йорты миңа Аксубайга караганда да ошады.

"Минем очрак белән Чистайга кадәр барып җиткәнче, ананы да, баланы да саклап кала алмаячаклар"

Алсу Габделбәрова ярдәме белән бала табарга өлгереп калучы бәхетлеләрнең берсе – Аксубайда яшәүче Эльза. Ул мәрхүмә татбиның сәләтле, белдекле булганын әйтте.

– Мин аны үз эшенең остасы дияр идем. Әле минем очрак гадәти үк түгел дип тә әйтергә була. Ике ел элек кенә беренче баламны кесарев кисеме белән тапсам да, монысын үзем табып карыйм әле дип тәкъдим иттем. Гадәттә бит беренче баласын кесарево белән табучылар икенчесен дә шулай таба, көчәнгәндә җөй ачылып китү куркынычы бар диләр. Алсу Габделбәровна мине җентекләп карады, тикшерде һәм тәкъдимем белән ризалашты. Барысы да уңышлы тәмамланды, - дип искә алды.

Эльза Аксубайдагы Бала тудыру йорты турында бары тик яхшы фикерләр генә әйтте.

– Персонал бик яхшы, бала тапканда булыштылар, кычкырмадылар, дорфалык юк иде. Мин аның яңадан эшли башлавын теләр идем. Ә кая барасың? Бөтен кеше дә Чистай белән Нурлатка барып җитә алмый бит. Көтелмәгән берәр хәл килеп чыгарга мөмкин, бала табу процессы алдан уйлаганча гына килеп чыкмаска да мөмкин. Табиб та янәшәдә булырга тиеш. Менә минем беренче очракны алсак та, тиз генә кичекмәстән кесарево кирәк диделәр. Эш шундый борылыш алырга мөмкин ки, тиз реакция кирәк. Плацента куба икән, вакыт минутлар белән санала. Мондый очракта Чистайга кадәр барып җиткәнче, ананы да, баланы да саклап кала алмаячаклар, - дип белдерде ике бала анасы.

"Лаеклы, тәҗрибәле табиб эзлибез"

Фото: http://aksubayevo.ru

Аксубай районы башлыгы Камил Гыйлманов безгә бала тудыру йортын ябу турында түгел, ә вакытлыча туктатып тору турында сүз барганы турында әйтте.

– Табибыбыз Алсу Габделбәровна вакытсыз, аянычлы төстә, яп-яшь килеш үлеп китте бит. Ул бик югары квалификацияле табиб иде. Андыйлар турында Ходайдан бирелгән табиб диләр. Ул начар авыруы турында белгәч тә, соңгы көннәренә кадәр диярлек эшләде. Аның янына дип Чистайдан, Нурлаттан да килә иделәр. Авыл җирендә йөклелегендә проблемалары булган хатын-кызларны да кабул итеп, үзенә җаваплылык алучы белгечләр бик сирәк шул. Аны югалту бөтен район өчен зур югалту булды. Үлеменнән соң шундый кыенлыклар килеп чыкты бездә, - дип сөйләде Камил Гыйлманов.

Камил Гыйлманов әйтүенчә, район җитәкчелеге бала тудыру йортының ябылмавы яклы. 

- Җитмәсә, бөтен илдә демографик вазгыять тә мактанырлык түгел. Шуңа күрә район җитәкчелеге ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов белән районга акушер-гинеколог җәлеп итү мәсьәләсе буенча эшли. Лаеклы, тәҗрибәле, авыр очракларда да йөкле хатын-кызларны үзендә кабул итәргә әзер торган табиб эзлибез.

Кыскасы, сөйләшүләр үткәрелә, министрлык белән бу эшне азагына җиткерәсе иде. Вариантлар бар, 6-7 кеше белән сөйләштем, ләкин аларның квалификациясе җитеп бетми. Ә тәҗрибәле табиблар шәһәрдән килергә атлыгып тормыйлар. Бу көннәрдә министр белән сөйләшүдә дә бу сорауны күтәрәчәкбез.

Бүген авыл җирлегендә бала таптыручы табибның бик белемле булуы мөһим, чөнки йөкле хатыннарның яртысы диярлек ниндидер проблемалардан интегә. Шуңа күрә яхшы җиһазланган перинаталь үзәкләрдә бала табуы хәерлерәк дип әйтәләр, кайбер урыннарда бала тудыру йортлары ябылу да шуңа бәйле.

Бүген бер табиб кабул итә. Ничек кенә булмасын, халыкта борчылу бар, үзебез дә борчылабыз. Роддом роддом инде ул, бала табарга әзерләнгән хатын-кызның ышанычы булырга тиеш бит, - дип сөйләде Камил Гыйльманов.

Район башлыгы авыл җирлегенә килгән белгечләргә 1 млн сум “подъемный” акча бирелүен искәртте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, табиблар җәлеп итү мәсьәләсе бөтенләй үк “үле” түгел.

– Башта без шәһәр тибындагы бистә дип кертмәгән иделәр, хәзер безне дә керттеләр. Яшь белгечләргә 1 млн сум акча күчерелә. Бер ел эчендә яңа өч табиб килде. Алга таба да җәлеп ителәчәк. Ни дисәң дә, авыл районнарында 10 мең кешегә табиб белән тәэминат түбән дәрәҗәдә инде. Шәһәрдән бик киләселәре килми. Юллама буенча эшләгәндә проблемалар юк иде, система үзгәргәч, проблемалар туды. Бүген 50:50 программасы белән 5 кеше максатчан укытыла. Икесе тәмамлый, якын арада кайтырлар дип көтәбез. Бюджет урыннарга бирелгән табиблар да кайтыр дип өметләнәбез.

"Өйдә бала таптыручы кендек әбиләр барлыкка килер дип куркам"

Бу мәсьәлә буенча ТР Дәүләт Советы депутаты, Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаева фикерен дә сораштык.

– Мөмкинлеген тапсалар, хатын-кызларга уңайлы булсын өчен бала тудыру йортын саклап калырга кирәк. Бүген авылда бигрәк тә хатын-кызларга авыр бит. Бөтен кешенең машинасы да булмаска мөмкин. Кар ишеп яуганда, ашыгыч ярдәм машинасында да 60 чакрым барып җитү җиңел түгел. Хатын-кыз шундый механизм, ул үзенә игътибарлы караш сорый, мөмкин кадәр якынрак шартлар тудырылса, әйбәтрәк инде. Заманында безнең районда да бала тудыру йортында чистарту кебегрәк чаралар үткәргәндә, Түбән Камага 50-60 чакрым бару шактый кыен иде. Мин районнарда бала тудыру йортлары сакланып калу яклы, юкса мин тагын элек өйдә таптырган кендек әбиләр барлыкка килер дип куркам, - ди депутат.

"Кыска вакыт эчендә яңа белгеч табу җиңел түгел"

ТР сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Гөлнар Хөснетдинова фикеренчә, бу шалт иттең дә, хәл ителде дигән категориягә керүче мәсьәлә түгел.

– Бу - катлаулы мәсьәлә. Халык телидер дә ябылмавын, “ә кем эшләргә тели” дигән сорау да бар бит әле. Табиб кисәк үлеп киткәч, кем бала таптырырга тиеш соң? Яңа белгечне кыска вакыт эчендә табарга тиеш дисәк тә, чынбарлыкта бу бит җиңел эш түгел. Казанда да әле табиблар җитеп бетми, ә кем эшен ташлап, Аксубайга кайтсын ди?! Кемнедер мәҗбүриләп тә булмый бит. Бездә демократия, Конституция. Кеше үз эш урынын сайларга хокуклы. Әйтик, сез Казанда эшлисез, сезгә “Аксубайга корреспондент кирәк, шунда кайтыгыз” дип әйтсәләр, кайтасыгыз килер идеме? Табиблар да нәкъ шулай. Бездә Конституция ирекне гарантияли.

Республикада, бөтен Россиядәге кебек үк, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә кадрлар җитмәү проблемасы бар. Хәзерге вакытта авыл бирлегенә кадрлар җәлеп итү өчен берничә федераль һәм Татарстан программасы бар. Ә дефицит барыбер 6 меңнән артык. Бу мәсьәлә коллегия утырышында да күтәрелгән иде.Муниципаль берәмлек башлыклары, сәламәтлек саклау идарәләре органнары һәм сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре алдында 2024 елга кадрлар белән тәэминатны 95 процентка җиткерү бурычы куелды.

Министрлык: "бала табу йорты вакытлыча ябыла". Ә күпмегә - билгесез

Аксубай бала тудыру йортының бөтенләйгә түгел, ә вакытлыча ябылуын ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков та әйтте.

“Производство ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, 26 гыйнварда Аксубайда бала тудыру йорты вакытлыча ябылды. Бала табучы ханымнарга медицина ярдәме күрсәтү максаты белән, Аксубай районыннан йөкле ханымнар Чистай һәм Нурлат Үзәк район хастаханәләренә, Республика клиник хастаханәсе Перинаталь үзәгенә җибәрелә. Бу чара пациентларны кирәкле җиһазлары, квалификацияле кадрлары булган, махсус ярдәм күрсәтә алырлык якын-тирәдәге муниципальара үзәкләргә юллау өчен кабул ителде”, - дип аңлатма бирелә министрлыктан.

 

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Солтан Исхаков
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев