Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

АКСУБАЙ ХАТЫНЫН ЯҢА ТУГАН БАЛАСЫН ҮТЕРҮДӘ ГАЕПЛИЛӘР: УЛ КЫЗЫМ ИСӘН КЕБЕК ТӨШЕМӘ КЕРӘ, ТӨНЕ БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙМ

Аксубай районы авылларының берсендә яшәүче 36 яшьлек ханым яңа туган баласын урамда өшетеп үтерүдә гаепләнә.

Шул уңайдан аңа карата РФ Җинаять кодексының «Ана кеше тарафыннан яңа туган баланы үтерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 38 яшьлек Р. баласын өендә тапкан. Тикшерү комитетына сөйләгәннәре буенча, ул баласын исән түгел дип уйлап, башта - пакетка, аннары чиләккә салган һәм салкын өйалдына чыгарып куйган. Нәтиҗәдә, сабый өшеп үлгән.

Тикшерү комитеты бу хатынның кем икәнен дә белдерде. Рәсми сайтта аның кем икәне дә әйтелә.

Әлеге хәлләрнең ничек булганына "Татар-информ" ачыклык кертергә тырышты һәм гаепләнүче ханымны эзләп тапты. Баштарак "Барысы да нормально" дип сөйләшүдән качарга теләсә дә, Р. ханым, үзе турында ялган мәгълүмат таралуын теләмәү сәбәпле, булган хәлләрнең барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.

"Авырлы икәнемне белмәдем"

Иң элек ханымның үзе белән таныштырып китәргә кирәк. Ул Аксубай районы авылларының берсендә туган. Кияүдә. 21 яшендә кияүгә чыккан. Өч бала тәрбиялиләр. Олы баласы кыз, ике улы бар, барысы да мәктәп яшендә. Үзе сыер сава, ире тракторда эшли.

- Үземнең авырлы икәнемне белмәдем, - дип сүз башлады ул. - Ай саен күремем килде, шикләнергә урын юк иде. Диета сакламыйбыз, өч бала тапкач, эчем чыгып калды. Эчем үсә дип тә пошынмадым. Декабрь ахырында гына үземне йөкле итеп тоя башладым. Әмма аборт ясатырга соң иде инде. Иремә әйтергә дә курыктым. Чөнки аның алдарак: "Бу балаларны үстереп, кеше итәсе бар, башка бала алып кайтма инде", - дигәне бар иде.

"Тулгаксыз-нисез, 10 минут эчендә тудырдым"

Дүртенче баласына 14 февраль көнне авырый башлый ханым.

- Ул көнне дә эштә идем, кинәт билем кисеп авырта башлады, авырыйм дип эштән кайтып киттем. Икенче көнне кичке дүртенчеләр киткәч, ирем мал-туар карарга чыгып китте. Мин өйдә калдым. Бернинди тулгаксыз-нисез, 10 минут эчендә балам шарт итеп өзелеп төште. Кендеге дә өзелде. Балам туганын сизми дә калдым. Мин аңа карарга да курыктым. Тавыш-тыны ишетелмәде, үле дип беләм инде мин аны.

"Улыма күрше йорт тирәсенә илтеп куярга куштым"

- Ирем эштән керде дә, сизенгәндәй, "Ни булды?" дип сорады. "Чирләп торам" дидем. Куркуымнан пакетны улыма биреп, күршедәге кеше яшәми торган йорт тирәсенә илтеп куярга куштым. Әзрәк җирләр йомшаргач, күмәрмен дип уйладым. Ирем белмәсен дип тырыштым. Берәүгә дә белгертергә теләмәдем, - ди ханым.

Реклама

Ханым ире белән тату яшәүләрен дә билгеләп узды.

- Аллага шөкер яшибез без. Туганнардан өй сатып алган идек. Дөрес, йортыбыз рәсмиләштерелмәгән, шуңа күрә газ да кермәгән, - диде ул.

Өйдә бала табуын авылдашлары белеп алып, төрле сүзләр сөйләвен дә билгеләп узды ханым.

- Авыл халкы күпертеп сөйләде инде. Баланы ыргытканмын дип. Шул үзләрдән соң бауга да менәргә дә теләдем, - диде ул.

Фатыйма: ике кило, 42 см

Ханым баласы үле туганга ышана.Аның сүзләренчә, мулла балага Фатыйма исемен кушып, мөселманча җирләгән. Аның өчесе, җидесе кебек ашларын да үткәргәннәр. Инде 40ы җитә, анысын да укытырга уйлый ул.

- Баланы Чистайга экспертизага алып киттеләр. Кич белән шалтыратып, Аксубайга алып кайттык, килеп алыгыз дип хәбәр бирделәр. Әмма миңа берни әйтмиләр, кәгазьне дә күрсәтмиләр. Тик 8 айлык үле туган бала, 2 кило авырлыкта, 41 см озынлыкта дип язылганны күрдем, - ди ул.

- Ирегез тагын бер бала табуыгызга каршы килгән булыр идеме? - дигән сорауга ул:

- Сизмәдем дә бит мин аны. Селкенүләрен дә белмәдем. Иремә әйтергә курыктым шул. 9 айлык исән бала тапкан булсам, куып та чыгармаган булыр иде. Инде бу хәлләр булгач, дәшми-нитми качырып йөргән өчен тавышланды. Үкендем инде, үкендем. Кендеге өзелеп төште бит. Аптырап калдым. Ничегрәк аңлатырга инде? Ярты кендеге эчемдә калды. Аннары калганы да чыгып төште аның. Декабрь аенда флюорография үткән идем, әллә шул да зыян китердеме икән балага? Кинәт булды бу хәл. Сөт тә төшкән иде, бетте инде, - дип сөйләде ханым "Татар-информ"га.

"Төннәр буе йоклый алмыйм"

- Төшегезгә кермиме соң? - дип сорыйм аннан.


- Бәлки исән тугандыр дип тә уйлыйм инде, - ди ул. - Исән булып төшемә дә керә. Төне буе йоклаган да юк. Кызымны укырга җибәрергә каян акча табыйм дип уйланам. Спортчы ул минем. Педагогия көллиятенә укырга керергә тели. Бу бала хакында да борчылам. Эчем пошып тора. Баштарак участковыйлар, психологлар көн саен килде. Инде хәзер чакыртмыйлар да. Мине нишләтерләр икән инде дип борчылам. Халык сөйли инде, мине 8 елга утыртачаклар икән дип...

Фельдшер: "Учетка басарга теләмәде"

Авыл фельдшеры "Татар-информ"га ханымның йөкле булуын белүе хакында әйтте.

- Белдек инде, белдек. Мин дә белдем, бөтен авыл сөйләде. Әмма хатын-кызлар консультациясенә барырга, учетка басырга теләмәде. Теләмәгән кешене мәҗбүр итә алмыйбыз. Үзе өч бала анасы ул. Ире белән яшиләр. Бер көн эштән калганнары юк. Тик бу гамәлен генә аңлата алмыйм, - диде фельдшер.

Әбиләр заманы түгел!

Ни генә булмасын, ханым кылган гамәле өчен үкенә дигән фикер калды миндә. Дөрес, ул әле ни булганын аңлап та бетермидер, бәлки. Йөклелеген белгәндә, аборт ясатырга соң булуын да әйтә үзе. Тик нигәдер өч бала тапкан ана дүртенчесен күргәч, куркып кала. Күтәрелеп тә карамый аңа. Ул үле туган булса да, медикларны чакыртып, вакытында җирләгән булсалар, мондый шау-шу чыкмас та иде. Элек абортның ни икәнен белмәгән әбиләр, төшкән бер баласын күмеп барган дип сөйлиләр. Тик бит инде ул заманнар күптән үтте. Ана карынында яралган бала кирәксез булып үскән, шунысы кызганыч...

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев