Саба ТВ

Акчамы, дарумы?

Ел саен шушы вакытларда Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, журналистларны җыеп, ташламалы дарулар, социаль пакет җыелмасы яки аны акчалата алу хакында сөйли. Халык та сайлау алдында кала: акчамы, дарумы? Кичә Министрлар Кабинетында узган брифингта да сүз шул хакта барды. Анда Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, министр урынбасары Фәридә Яркәева бу җәһәттән республикадагы вәзгыять белән таныштырды.

Халыкны ташламалы дарулар белән тәэмин итү – каршылыклы фикерләр уята торган четерекле тармакларның берсе. Менә ничә еллар инде шулай. Министрлык вәкил­ләре, бер төркем табиблар, әлеге законга үзгәрешләр кертү турында сорап, федераль түрәләргә дә мөрәҗә­гать иткән. Тик алга китеш күренми. Дөрес, үзгәрешләр булырга мөмкин.  Әйтик, кеше ташламалы дарулар исем­легендәге препаратны үз акчасына сатып алган очракта аңа ул сумманы кире кайтарачаклар. Тик бу яңалык әле расланмаган һәм аның кайчан  гамәлгә керәсе дә билгеле түгел.


Россиядә ташламалы даруларны монетизацияләү турындагы федераль закон 2005 елда кабул ителгән иде. Ул елларда ташламага ия кешегә бары тик дару гына бирделәр. Нәтиҗәдә кайбер кешенең даруы капчыклап җыелган дип тә сөйләделәр. Халык арасында дару белән бик дус булмаган, ләкин, бушка биргәндә алыйм, аннары күз күрер, киләчәктә бәлки кирәге дә чыгып куяр, дип фикер йөртүчеләр дә бар бит. Әлеге законга үзгәрешләр кертелгәч, аны акчалата алу мөмкинлеге тугач, шулар ук дәррәү социаль пакет җыел­масыннан баш тартып, акчалата алуга күчтеләр. Фәридә Яркәева моның берничә сәбәбен дә китерде. Сораштырулар күрсәткәнчә, күп кеше, мин теләгән препаратны бир­миләр, ул исемлектә юк, дип аңлата. Икенче төркемгә рецепт яздыру өчен ай саен табибка барып йөрү ошамый. Кайбер районнарда бу эш җайга салынган: авылларда яшәүче  ялгыз  әби-бабай­лар­га кирәкле даруны авыл фельд­шеры алып кайтып бирә. Ике арада ышаныч бар­лыкка килгәч, карт-кар­чык дарудан баш тартырга уйламый да. Кызганыч, бөтен районда да хәл андый түгел. Инфаркт, инсульт кичердем, даруга барырга кешебез юк, район үзәгенә кадәр ара ерак, шактый акча чыгып китә, дип редакциядән ярдәм сораучылар да була. Пенсиям аз, 822 сум иш янына куш булыр дип фикер йөртүчеләрне дә ничек ачуланасың. Республикада ташламалы дару алучылар исемлегендәгеләрнең 70 процентка якыны дарудан баш тарткан, акчалата алуны сайлаган. Дарулардан баш тартучылар Кукмара, Яшел Үзән, Бөгелмә, Нурлат, Чис­тай, Алексеевск, Балтач, Мен-­делеевск, Актаныш, Ютазы районнарында аеруча күп.


Тик 1 октябрьгә кадәр дару яки акча алуны хәл итеп бетерергә кирәк. Дару җыел­масыннан баш тартырга те­ләгән кеше, яшәү урыны буенча Пенсия фондына барып, гариза тапшыра. Бер ел дәва­мында ул карарны үзгәртеп булмаячак. Аның менә шунысы куркыныч та инде. Сәла­мәтлек саклау министры Марат Садыйков шундый мисаллар китерде: 3 меңгә якын кеше 50­  меңнән алып 100 мең һәм аннан да күбрәк сумдагы дарулар белән дәвалана, кайчакта хәт­та миллион сумлык дару­лар­ның да кирәге чыга. Диабеттан бер авыруны дәвалау елга – 63 мең, психик чирләргә – 180 мең, яман шештән дәвалау якынча 3 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул кадәр акчаны кеше каян тапсын?!


Министр әйтүенчә, дарулардан баш тартучылар арасында ныклап чирләп китү очраклары һәм, гаризаны кире алыр идем, дип елап йөрүчеләр ел саен булып тора, әмма закон катгый. “Андый аяныч хәлдә калмас өчен, иртәгәге көн, иминлек турында бүген уйласыннар иде”, – ди ул. Ә  Татарстанда 118 мең 667 кеше ташламалы дарулар алу хокукына ия. Федераль льготниклар исем­­легенә сугыш ветераннары һәм инвалидлары, инвалид балалар, Ленинград блокадасында булган ке­шеләр дә керә. Әле­ге исем­лектәге ке­ше­ләрнең 90 проценты – инвалидлар. 


Ташламалы дарулар турында сөйләгәндә, еш кына яман шешне искә төше­рәләр. Гомер озынлыгы арткан саен, шул чир килеп чыгу куркынычы да арта. Узган ел 16 меңнән артык кешегә беренче тапкыр онкология диагнозы куелган. Онкологларда 104 мең кеше исәптә тора. Респуб­ликаның һәр 37 нче кешесе яман шеш белән авырый. Ун ел элек кенә 62 нче кеше дип әйтәләр иде. Ә диабет чире белән авыручылар биш ел эчендә 20 процентка кү­бәйгән. Бер тапкыр он­кологик чир кичереп, дә­валану уңышлы узгач, даруны кирәксен­мичә, шулай ук акча ала башлаучылар да шактый икән. Чир күпмедер вакыттан яңадан кабатланган очраклар да сирәк тү­гел. Бу юлы дәвала­ныр өчен тагын да күбрәк акча тотылырга мөм­кин, ялгышмасыннар иде, дип кисәтте  министрлык вә­кил­ләре.

Фәния Арсланова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 112, 08.08.2018/)

 
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: