Саба ТВ

Акча булмаса, сыер да мөгрәми

Апрель башыннан хуҗалыкларында сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия өләшә башлаячаклар. Быел дәүләттән акчалата ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр бар: сөт­ле­би­кә­ләр­гә ветеринария хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнар да кайта­ры­ла­чак. Кемгә күпме субсидия тиеш? Акчаны алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә? “ВТ” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Шәхси хуҗалыгында бер сыер асраучыларга – 2 мең, ике сөтлебикә хуҗаларына – мал башына 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк сыер тотучыларга мал башына 4 мең сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Кәҗәгә быел акчалата ярдәм бер башка 500 сум тәшкил итә. Искәртел­гәнчә, сыер асраучыларга ве­теринария хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнар да кайта­ры­лачак. Министрлык вәкиллә­ре ачыклык та кертте: респуб­ликада терлек асраучыларга бушлай һәм түләүле ветери­на­рия хезмәте күрсәтү каралган. Туберкулез, себер түләмәсе, тилчә кебек аеруча куркыныч авыруларга каршы прививка бушлай ясала. Моннан тыш, мал табиблары түләүле хезмәт күр­сәтә ала. Ләкин бер сыерга то­тылган чыгым 500 сумнан артып китмәскә тиеш. Һәр хуҗалык белән әнә шул суммада акча тү­ләү шартын куйган килешү тө­зелә. Шул документ ниге­зендә, мал табибы көзгә кадәр мал­ларга хезмәт күрсәтә. Әлеге 500 сумның 300 сумы сыер асрау­чыларга алдан ук субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Озын сүзнең кыскасы: быел бер сөтлебикә өчен дәүләттән 2300 сум күләмендә акчалата ярдәм алырга мөмкин булачак. Вете­ринария хезмәте күрсәтү ту­рын­дагы килешү булган очрак­та, әлбәттә.


Шунысы да бар: субсидия агымдагы елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматлар нигезен­дә түләнә. Ягъни ел башында фәлән авылда күпме сыер яки кәҗә исәп­лән­сә, акчаны да шул кадәр мал башыннан чыгып бирәчәкләр. Мәсьә­лә­нең әнә шул ягы бик күп сораулар китереп чыгара да икән инде. “Узган елның декабрен­дә сыерыбызны суйдык. Таналар исә ап­рельдә бозауларга тиеш. Тик аларга быел субсидия булмаячак, диделәр. Безгә акча тиеш түгелмени?” – дип борчылып шалтыратты безгә Спас районының Ямбакты авылында яшәүче газета укучыбыз. “Терлек санын исәпкә алуга бәйле гомуми таләпләр бар. Бу бездән генә тора торган эш түгел”, – ди­деләр министрлыкта. Аң­ла­шылганча, быел бозаулаган таналарга бер ел хуҗасы хисабына гына яшәп торырга туры киләчәк.

Ярдәмнең артыгы юк

Субсидия алу өчен, мал асрау­чыларга җирле үзидарәгә мөрә­җәгать итеп, гариза язу да җитә. Калган документларны үзи­дарәдә үзләре тутырачаклар. Исемлекне  район авыл хуҗа­лы­гы идарәсенә тапшыру да – җир­ле рәис җилкәсендә. Соңрак документларны Татарстан Авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрәчәкләр. Авыл халкына исә акча килгәнне кө­тәсе генә кала. Субсидияне исәп-хисап счетына күчерәләр. Акча ике арада “югалмасын” өчен эшләнә бу. Алдагы елларны акчаны кулга да өләштеләр. Тик кайбер урыннарда субсидия хисабына авылда яшәүчеләрнең бурычларын, мәсәлән, үзара салым өчен әҗәт җыелган булырга мөмкин, “сызып ташлау” очрак­лары ачыкланган. Дәүләттән матди ярдәм алучыларга алдагы бер елда терлек санын киметергә ярамый.

 
– Район күләмендә сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидия түләү өчен, җирле үзидарәләрдән документларны җыеп бетердек инде. Аларны тикшереп, якын арада ук тармак министрлыгына җибәрергә ниятлибез, – ди Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек башлыгы Марат Абдуллин. – Бу эшкә бәйле бернинди тоткарлык юк. Район халкы да хәбәрдар. Субсидия беренче ел гына бирелми бит. Арчада сыер яки кәҗә асраучы бөтен кеше дә субсидия ала. Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүгә корылган чаралар районда терлек санын арттырырга булышты. Хәзер бездә мал саны алты мең баштан артып китте. Алты-җиде сыер тотучылар да шактый. Нигездә, ике-өчне асрыйлар. Мәсәлән, җиде сыер өчен дәүләттән 30 мең 100 сум ярдәм каралган. Авыл җирендә аз акча түгел бу.

 
Теләк кенә җитми...

Шәхси хуҗалыкларга күр­сәтелә торган тагын бер ярдәм төре кече ферма төзүчеләргә кагыла. Дәүләттән бирелгән акча ярдәмендә мал торагын яңар­тырга яки яңасын тө­зергә мөмкин. Чир­ме­шән рай­онының Иске Кади авыл җирлегендә соңгы ике елда гына да 15 кече ферма сафка баскан әнә.

 
– Бу юнәлештә һәр­кем белән аерым эш­ләргә тырышабыз. Авыл халкына аңлатабыз, дәүләт программасы турында сөй­либез. Җирлектә 300дән артык хуҗалык бар, шулар арасыннан 16 гаилә кече ферма тота. Өчесендә унар сыер асрыйлар. Быел тагын алты хуҗалык кече ферма төзү теләген белдерде инде, документлар җыя башладык. Дәүләт программасы кысасында, биш сыерга исәпләнгән кече ферма тө­зегәндә – 200 мең сум, сигез сыерга 400 мең сум күләмендә субсидия каралган. Район җитәк­челеге дә авыл халкына зур ярдәм күрсәтә. Мә­сәлән, биш сыерга исәпләнгән кече ферма төзегәндә 1 мең данә керамзит блок, 6 куб метр такта һәм 1 тонна цемент бирәләр. Боларга өстәп, сыер саву аппаратлары да тәкъдим итәләр. Эшләргә бөтен шартлар да бар бездә. Халык та канәгать, – ди җирлек башлыгы Илназ Мөхетдинов. Сүз уңаен­нан, авылдагы иң беренче кече ферманы ул үзе ачкан. Аннары артыннан башкалар да ияргән.

 
Безнең авылда исә күрше-тирә арасында сыер асраучылар калмады диярлек. Күршебез Фирдәүсә апа урамдагы соңгы сөтлебикәне былтыр көз суйдырды. Аптыраганнан, әлбәттә. Күршебезнең хәле дә аңлашыла кебек. Хәзер күпчелек авылда трактор түгел, ат та – сирәк кү­ренеш. Ә малга кышка җитәрлек печәнне җилкәгә салып ташып булмый. Сатып кына алыр идең, сөт акчасы чәп итәргә дә җитми. Шуңа күрә хуҗалыкның тоткасы булган сыер, ни кызганыч, артык йөккә әйләнеп бара. “Сыер булмагач, ишегалдына таба борылып та карыйсы килми. Тик мал асрарга теләк кенә җитми шул”, – ди күршебез...

5-1

Белгеч сүзе

Татарстан авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хә­бипов:

 
– Татарстанда дүртенче ел рәттән шәхси хуҗалык­лар­ны үстерүгә бәйле канун гамәлдә. Ул, иң беренче чиратта, терлекне карап торуга бәйле чыгымнарны күтәрүдә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Әйтик, күпләп терлек асраучыларга кече фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен кайтаруга, савым сыерлары, сөт кәҗәләре, кәҗә бәтиләре асрауга, күпләп каз, үрдәк, күркә, бройлер чебешләре сатып алуга, нәселле таналар алуга, өч яшьтән зуррак булган бия асраган өчен дәүләттән субсидия алырга мөмкин. Әлеге һәм башка ярдәм чаралары республикада савым сыерлары­ның санын тотрыклы рәвештә 110 мең баш дәрәҗәсендә сак­лау мөмкинлеген тәэмин итә. Аларның саны Татарстанның 30 районында артты. Ярдәм чаралары быел да гамәлдә.

 

Сан

 

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүмат­лары буенча, республикада 400 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәп­ләнә. Былтыр гына да аларга ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 548 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

 

Шәхси хуҗалыкларга күрсәтелә торган ярдәм чаралары

 

Савым сыеры, сөт кәҗә­се һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтие асраучыларга
Бер сыер асраучыларга – 2300 сум;
Ике сыер асраучыларга – мал башына 3300 сум;
Өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга – мал башына 4300 сум;
Сөт кәҗәсе һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиенә – мал башына 500 сум.

 
Искәрмә: агымдагы елда ветеринария хезмәте күрсәтү турындагы килешү булырга тиеш. Терлек санын алдагы бер елда киметергә ярамый.

Сыерлар өчен кече ферма төзегәндә


Биш сыердан да кимрәк булмаган очракта – 200 мең сум;
Сигез сыердан да кимрәк булмаган очракта – 400 мең сум.


Искәрмә: әлеге сумма төзелешкә киткән чыгымнарның 70 процентыннан артып китмәскә тиеш. Субсидия алганнан соң, кече ферманы алты ай эчендә төзеп бетереп, кулланышка тапшыру да зарур. Моннан тыш, терлек санын алдагы биш елда киме­тергә ярамый.


Яшь кош-корт сатып алганда


Бер баш күркә һәм (яки) казга – 100 сум;
Бер баш үрдәккә – 80 сум;
Бер баш бройлер чебешкә – 30 сум.


Искәрмә: чеби-бәбкәләрнең баш саны 50дән ким булмаска, субсидия күләме чыгымның 50 процентыннан артмаска тиеш (транспортка тотылган акча керми). Бройлер чебеш һәм үрдәкнең баш санын – ике ай, каз һәм күркәнекен дүрт ай киметергә ярамый. Сатып алына торган кош-корт бер айлыктан да зуррак булырга тиеш түгел.

Суеп сатар өчен һәм нәселле башмак, бер тапкыр бозаулаган тана сатып алганда


Суеп сатар өчен һәм (яки) бер тапкыр бозаулаган тана өчен – 30 мең сум;
Токымлы башмак һәм (яки) бер тапкыр бозаулаган тана өчен – 40 мең сум.


Искәрмә: субсидия күләме чыгымның 70 процентыннан артмаска тиеш (транспортка тотылган акча керми). Терлек санын алдагы биш елда киметергә ярамый.

Өч яшьтән зуррак биягә азык әзерләүгә

 
Бер биягә 3 мең сум күләмендә бирелә.


Искәрмә: субсидия күләме чыгымның 70 процентыннан артмаска тиеш.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 46, 29.03.2019/)

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: