Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ак йомырка файдалымы, әллә кызылымы

"Роскачество" экспертлары йомырка сайларга өйрәтә.

"Роскачество" экспертлары кибеттә ничек дөрес итеп сыйфатлы йомырка сайларга, аларның төсе нәрсәгә бәйле булуын аңлаткан. Бу хакта ведомство сайтка мәгълүмат куйган.
Россиядә елына 42 миллиард йомырка җитештерелә. Һәр россияле ел саен уртача 277 данә йомырка ашый. Медицина нормалары буенча бу сан 270тән артмаска тиеш.

Белгечләр фикеренчә, беренче чиратта, йомырканың саклану вакытына игътибар итәргә кирәк. Икенчедән, алар төргәктә коры, чиста һәм ят исләрдән азат булырга тиеш. Өченчедән, йомырканы пешерер алдыннан җылы су белән сабынлап юарга кирәк. Моңардан соң, кулларны сабынлап юу киңәш ителә. Чөнки йомырка кабыгында сальмонелла бактерияләре булырга мөмкин.

Йомырканың ак төстәгесе файдалымы, әллә коңгыртымы? Экспертлар фикеренчә, аларның составы төсенә, зурлыгына, формасына карап кына берничек тә аерылмый. Йомырка сарысына килгәндә исә, фабрикалардагы тавыкларныкы ул - аксыл-сары, ә авылныкы куе сары төстә була.

 

чыганак: Кызыл Таң

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев