Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ак калфак" делегатлары Шәмәрдәндә кунакта булды [+Фото]

Җиңү паркында "Йөрәк авазы" исемле әдәби-музыкаль күренеш тәкъдим ителде.

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары Саба муниципаль районы Шәмәрдән бистәсендә булды. Кунакларны -140 лап делегатны - Саба районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Таһир Шәрәфиев, район мәдәният бүлеге мөдире Рөстәм Заһидуллин, китапханә хезмәткәрләре һәм башкалар озата йөри.

Аңа кадәр Саба районы Мәдәният йортында район турында видеофильм күрсәтелде, үзешчәннәр концерты тәкъдим ителде. Фойеда кул эшләнмәләре күргәзмәсе җәелдерелгән иде. Саба шагыйрәсе Эльмира махсус шушы форумга дип "Ак калфак" ка багышлап зур гына шигырь иҗат иткән. "Саба егетләре" триосы, "Нәүрүз" халык фольклор ансамбле, "Яшьлек" бию коллективы җыр-биюләрен бүләк итте.

Байлар Сабасыннан кунаклар Шәмәрдән бистәсенә юл алды. "Ак калфак"лылар шәмәрдәнлеләрнең кунакчыллыгы, бердәмлегенә, ачык йөзле булуына мөкиббән калды. Биредә тимер юл вокзалы белән янәшә ике ел элек ачылган Җиңү паркында "Йөрәк авазы" исемле әдәби-музыкаль күренеш тәкъдим ителде. Парк үзара салым акчасына төзелгән. Сугыш чоры михнәтен гәүдәләндергән бу тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнәләштерелгән күренешне "Тулган ай" ансамбле вәкилләре куйды. Ачлык, газизләрен югалту хәсрәтен бик табигый итеп тасвирлады алар. Авыл халкының станциядә якыннарын көткән мәле. Сценарий буенча поезд килү игълан ителгәч, очраклы рәвештә чынлап та поезд килеп туктавы күңелләргә тирән тәэсир итте. Почтальон ханымның хат тарату мизгеле дә күрсәтелде. Берәүнең кадерлесе исән-сау булуы турында хәбәр ителсә, икенче берәүнең газизе һәлак булган...

Реклама


Кемероводан "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Рәйханә Григорьевага Шәмәрдән бистәсе бик якын. Поезд белән Шәмәрдән станциясендә төшеп, инде ничә ел туган ягы Саба районына кайтып йөри ул. Берүзе генә түгел, бертуган апалары Иркутскидан Гөлнур һәм Улан-Удэдан Фәймә белән. "1959 нче елда шушыннан поездга утырып китүебез бүгенгедәй хәтердә. Мазутка буялган таш исе әле дә борын төбендә, бүген дә шул исне эзләп йөрдем. Шәмәрдән танымаслык булып үзгәргән", - ди Рәйхана апа.

Делегатлар кыр кухнясы боткасыннан, Шәмәрдәндә җитештерелә торган азык-төлектән авыз итте, кайнар чәй белән сыйланды. Тальян, баян астында татарча биеп күңел ачты. Инде китәр вакыт җитсә дә, шәмәрдәнлеләр 5 минутка калып, "Түгәрәк уен" уйнап алырга үгетләде.

Саба, 17 июль, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев