Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ак Барс" клубы Данис Зарипов белән килешүне өзде

36 яшьлек хоккейчы допинг кулланган өчен ике елга уеннардан читләштерелгән иде.

(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Казанның "Ак Барс" хоккей клубы һөҗүмче Данис Зарипов белән килешүне өзде. "Хоккей клубы һәм һөҗүмче Данис Зарипов арасындагы килешү ике якның ризалыгы буенча өзелде", - диелә "Ак Барс"ның рәсми сайтында.
"Ак Барс" быелның июелендә дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән ике елга килешү төзегән иде. Континенталь хоккей лигасында игътибарны иң нык җәлеп иткән әлеге трансфердан соң озак та үтмәде, Данис Зариповның организмында тыелган матдәләр табылуы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде.
Кайбер мәгълүматлар буенча, хоккейчы карьерасын океан артында - Милли хоккей лигасында дәвам итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев