Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ак Барс” хоккейчылары бер алка өстенлек белән җиңү яулады

19 сентябрь ике Татарстан хоккей командасы көч сынашачак.

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген “Ак Барс” хоккей командасы Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Череповецның “Северсталь” командасын җиңде. “Ак Барс” – “Северсталь” уены исәбе – 4:3.

Беренче период. Дүртенче минутта “Северсталь” һөҗүмчесе Адам Лишка исәпне ачып җибәрде (0:1). Унсигезенче минутта Игорь Ожиганов “Ак Барс” өчен үзенең беренче алкасын кертте, исәп тигезләште (1:1).

Икенче период. Өченче минутта “Ак Барс”ның 20 яшьлек һөҗүмчесе Артём Галимов Континенталь хоккей лигасында үзенең беренче алкасын кертте һәм командасын алга чыгарды (2:1). Унберенче минутта “Ак Барс” уенчысы Патрис Кормье гол кертте (3:1).

Өченче период. Җиденче минутта “Северсталь” уенчысы Даниил Вовченко күпчелектә алка кертте һәм командасының артка калышуын киметте (3:2). Тугызынчы минутта “Ак Барс” хоккейчысы Станислав Галиев командасы азчылыкта уйнаганда гол кертә алды (4:2). Унҗиденче минутта Вадим Кудако “Северсталь” өчен алка кертте (4:3).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Ткачёв – Зарипов, Ожиганов – Педан;
Фисенко – Михеев – Глухов, Лямкин – Журавлёв;
Воронков – А. Галимов – Петров, Фазылҗанов.

“Северсталь”:
Хәкимов (Подъяпольский);
Николишин – Якимов – Морозов, Хабаров – Провольнев;
Монахов − Яковлев – Лишка, Сизов – Кудако;
Вовченко – Колесников – Гераськин, Хлыстов – Шулак;
Неволин – Алексеев – Кодола, Балдаев – Хохлов.

19 сентябрь Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда ике Татарстан командасы каршылыгы көтелә. “Ак Барс” Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын кабул итәчәк. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.  

 

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев