Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ак Барс банк: "Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла"

Әлеге кредит оешмасы чираттагы мәгълүмати һөҗүмне кире какты.

(Казан, 16 август, "Татар-информ"). Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла. Бөтен банкоматлар да тиешле дәрәҗәдә кәгазь акчалар белән тәэмин ителгән, аларны бирү штат режимында башкарыла, диелә " Ак Барс банк" сайтында бастырылган хәбәрдә. Банкның матбугат хезмәте җиткергәнчә, мессенджерлар аша таралган ялган мәгълүмат әлеге аңлатманы бирергә мәҗбүр иткән.

"Банкның ышанычлылыгы тотрыклы финанс күрсәткечләре белән раслана. Быелның 1нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, "АК БАРС" Банк 357,6 миллион сум күләмендә чиста табыш алган. Капитал нормативлары тиешле дәрәҗәдә тора. Әлеге күрсәткечләр банкның хәле тотрыклы булуын раслый һәм ул кертемчеләре һәм партнерлары каршында үз вазыйфаларын үти ала ", - диелә банк хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев