Саба ТВ

"Ак барс" 0:5 исәбе белән ЦСКАга оттырды

Казанның "Ак барс" командасы "Татнефть-Арена"да узган очрашуда 0:5 исәбе белән ЦСКАга оттырды.

 

Кунаклар исәпне беренче периодта ачты. ЦСКАның тәүге алкасын Михаил Григоренко кертте. Мәскәү хоккейчылары икенче периодта өч мәртәбә уңышка иреште. Бу юлы Антон Слепышев, тагын бер мәртәбә Григоренко һәм Иван Телегин уңышка иреште. "Ак барс"тан Александр Бурмистров исә буллит мөмкинлегеннән файдалана алмады. Соңгы периодта исә Константин Окулов исәпне кунаклар файдасына 5:0 ясады.

Фото: https://www.ak-bars.ru

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: