Саба дулкыннары

“Җаен белсәң, суган үстерүдән дә җиңел, табышлы эш юк” [+видео]

Курыкмыйча эш башлап, үз-үзенә акча эшләүчеләр күп хәзер. Вак-төяк шөгыльдән алып, эре компанияләр белән җитәкчелек итүчеләр дә бар. Күз куркак, кул батыр дигән кебек, беренче мәлдә сагаеп кына атласаң да, соңыннан бу эшнең акуласы булып китәсең. Казанның Залесный бистәсендә яшәүче Наилә һәм Азат Әхмәдиевлар да моннан 12 ел элек кыяклы...

Әхмәдиевларның теплицасы Залесный бистәсендә урнашкан. Үзләре дә кишәрлектән ерак түгел, бер-ике урам аркылы гына яши. Моннан тыш, Апас районы Дәвеш авылында да җир алып, яшел тәмләткечләрне җәен ачык һавада үстерәләр.

- 2005 елда өй янындагы кечкенә теплицадан башладык эшне, - ди Наилә Әхмәдиева. - Үзебез утырттык, чистарттык, саттык. Подвалда су сибеп, өстәмә яктырткычлар куеп та үстереп карадык. Менә хәзер уйлап утырам: ул ачык яшел төстә, нәзек кыяклар иде. Аны бездән кем сатып алды да, без кемгә сатарга батырчылык иттек икән дим? Ихтыяҗ барлыкка килгәч, теплицалаларны арттырырга уйладык. Бу участокны сатып алдык. Бурычка керергә туры килде. Һәр кадагын, һәр кирпечен үзебез салып, теплица, цехлар төзедек. Ирем төзүче, ул яктан бик уңдык.



Наилә ханым әйтүенчә, җир рәсмиләштерү буенча артык авырлыклар булмаган әле ул заманда. "Дачная амнистия" заманнары. Бары тик акча кытлыгы белән генә очрашырга туры килә яшь гаиләгә. Шуңа күрә Әхмәдиевлар бу эшкә кызыккан кешегә эшне әздән башларга, зур-зур кредитларга кереп чуммаска киңәш итә.

- Суган үсү өчен 10 градус җылы булырга тиеш, - ди Наилә ханым. - Туфракның температурасын үлчәмибез. Аңа тамыр җибәрер өчен генә җылы кирәк. Шулай да тамырны тизрәк җибәрсеннәр өчен туфрак астыннан да җылыткыч бар. Әмма аны бер атна чамасы гына кушып алабыз.

Суган кыягы 30-40 см озынлыкка җиткәч кисеп алына. Гадәттә, ул бу озынлыкка 21 көндә җитә. Бер тапкыр яшел кыяк биргән суганнан икенче тапкыр уңыш алып булмый.

- Без аны черемә итеп кулланабыз, - ди эшмәкәр ханым. -- Җиләк, карлыган, чия агачлары төбенә түшәсәң, бер генә корткыч та килми. Кәүсәгә кырмыска менмәгәч, гөблә дә булмый. Чияләр шуңа күрә бик эре була безнең. Суганнан соң түтәлгә бакча җиләге, кыяр, ташкабак, кабак утыртсаң, алар зарар күрергә мөмкин. Ә помидор, борыч, баклажан, киресенчә, суган җирен ярата. Кәбестәгә күбәләк килмәсен өчен бигрәк тә шундый җир кирәк.



Әхмәдиевлар бер утыртканда 3 теплицага 2-3 тонна суган сала. Әйтергә онытып торам, суганны алар җир астына күмми. Бу без утырта торган вак суган (севок) та түгел. Ә уртача зурлыктагы башлы суган. Аны алар теплицада махсус ясалган кысаларга берәм-берәм тезеп чыга. Арасында бер мм да урын юк. Бу җирне дә экономияли. Шулай ук чүп үләннәре дә каян баш төртергә белми, шуңа күрә түтәлләрдә бер генә чүп кисәге дә юк.

- Суганны Волгоград, Саратовтан алып кайтабыз. Үзбәкстан, Таҗикстан суганнарына күчәбез инде хәзер. Мисыр суганы да бик әйбәт үсә безнең шартларда. Сортларына килгәндә исә, Каратальский, Манас, Дайтона, гибрид сортларны да утыртып карыйбыз. Иң яратканыбыз Штутгартер Ризен. Ул бик баллы, тәмле, тиз үсеп чыга. Аны Яңа елга кадәр утыртабыз.

Фермерлар өчен иң зур проблема - товарны вакытында урнаштыра, сата белү. Наилә ханым да бу яктан проблемалар булуын яшерми.



- Без күбрәк җиләк-җимеш базарлары белән эшлибез. Узган ел күпләп сату базарына керәсе килде, керә алмадык. Турысын әйткәндә коррупция. Шулай булса да товарны чыгарып аткан юк, юллары башка җирдән ачылды. Продукциянең бәясе башка җитештерүчеләргә караганда арзанрак булса, сатып алучы табыла. Хәзер даими клиенталарыбыз бар. Ресторан, кафеларны кыяклы суган белән тәэмин итәбез. Быел суган (посадочный материал) кыйммәт. Былтыр аның бәясе 10 сумнан артмады. Быел 20 сумга якын. Шуңа күрә сату бәясе дә үзгәрә. Тишелеп чыгуы әйбәт булса, кысыр суганнар булмаса, үзбәясеннән яхшы гына артып кала. Без, күмәртәләп, ягъни килолап сатабыз. Килосы 120-150 сум тирәсе. Айга 60-70 мең сум чиста табыш алабыз.

Ихтыяҗ, утырту мәйданнары киңәйгәч, билгеле, эшче куллар да җитми башлый. Әхмәдиевлар әкренләп, ярдәмчеләр ала. Шофер, хисапчы кебек штатлар да бар. Теплицадагы барлык эш гаилә башлыгы Азат җилкәсендә булса, Наилә ханым клиентлар белән эшләү, сатуны оештыру белән җитәкчелек итә.

Әхмәдиевларның Залесныйдагы теплицалары 8 сутыйны тәшкил итә. Тагын йорт янында 4 сутыйлык теплица бар. Тегендә-монда йөрергә уңайсыз була башлагач, Апас райоынының Дәвеш авылында да җир алып эшли башлый алар.

- Әти-әниемнең туган ягы ул. Бер-ике пай мирас буенча эләкте, хәзер гомуми мәйданны 50 гектарга җиткердек. Анда хәзер суганнан тыш, укроп, петрушка, базилик, салат, кинза, кебек яшел тәмләткечләр, редис, кабак, ташкабак, кәбестә үстерәбез. 2 гектар бәрәңге дә утыртып карадык узган ел.



Бу гаилә суган үстерүнең инде бар нечкәлеген белеп бетергән. Барысы да тәҗрибә белән килә, билгеле. Шулай да нигә суган үстерергә булган соң алар? Нигә кыяр-помидор түгел?

- Иң элек без аны сынап, үстереп карадык. Кереме зур. Сорты уңышлы туры килеп, тишелеш әйбәт булса, тиешле температураны тотсаң, табышы зур. Укроп теплицаданәзек үсә. Ә суган матур, куе яшел төстә була. Аңа ихтыяҗ да зур. Иң беренче витамин чыганагы ул. 100 гр суган С витаминының тәүлеклек нормасын үти. Тәрбиягә дә талымлы түгел. Туфракка ашлама кертәсе юк. Мәсәлән, бу суганнар комда үсә. Ике-өч ел элек ком керткән идек монда. Бер тапкыр да туфрак күрмәгән түтәлләр. Һәр партия суганнан җирдә әз-мәз тамырлары кала. Шулар череп, табигый ашлама хасил була. Кыяк үстерер өчен барлык файдалы матдәләр башлы суганда бар, шуңа күрә аңа артык ашлама кирәк тә түгел. Суган үстерер өчен дымлылык 70-80 процент, температура 18-20 градус тирәсе булырга тиеш. 10 градуста үсеш туктала.

Җәен теплицалар буш тормасын дип, Әхмәдиевлар кыяр, помидор рассадасы да әзерләгән. Ә кәбестәне авылда, ачык һавада үстерергә ниятләре.

- Суган үскән җир кыярга килешеп бетми. Шуңа күрә капчыкларга махсус туфрак катнашмалары әзерләдек. Помидорга исә суган черемә ролен үти. Кәбестәнең иртә өлгерешлесен апрель азагында ачык җиргә утыртабыз, ул июль уртасында уңыш бирә башлый. Соң өлгерешле сортларын исә апрель азагында рассдага чәчәбез.



Тырыш гаиләнең авылдагы кишәрлектә яшел тәмләткечләр үстерүен әйтеп узган идем. Моңа керешүнең дә тарихы бар икән.

- Суган үстереп сата башлагач, супермаркетлар, кибетләр челтәре укроп, петрушка кебек тәмләткечләр дә сорый башлады. Мәскәү ягында Корея, Үзбәк эшмәкәрләре яшел тәмләткечләр үстерү белән шөгыльләнә. Ирем шунда барып, беренче елларда алардан сатып ала да, үзебезнең суган белән бергә кибетләргә тәкъдим итә идек. Шунанн соң җиребез булгач, үзебез дә шомардык.

Үз гомерендә тәрәз төбендә суган үстереп карамаучы юктыр. Тик ул һәрвакытта да уңыш бирми. Йә шытып чыкмыйча азаплый, ә төсе ягыннан аппетит уятмый, нәзек була.

- Төсе аксыллану һава температурасына бәйле, - ди Наилә ханым. - Өйдә җылы, тәрәз астыннан җылыткыч торба үтә, артык кызу суган өчен түгел. Ә тишелеп чыкмавының сәбәбе башкада. Башлы суган җитештерүчеләргә суган озак саклансын өчен, кыяк чыгармавы кирәк. Соң өлгерә торган сортлар да язын кыяк җибәрә. Ул үсмәсен өчен махсус эшкәртәләр яки гибрид сорт бу. Бер елны үзебез дә шундый суганга туры килдек. Июньдә дә әле селкенмичә, кыяк чыгармыйча утырды. Ашарга алган суган арасыннан алып утырткансыз икән, шундый сортка туры килергә мөмкин.

Кыякка дигән суганны орлыктан да чәчәргә мөмкин. Әмма ул катырак була икән. Суганчадан үстергән яшел кыяк кыймәтрәк йөри, чөнки ул шыгырдап тора, тәмле дә.

Наилә ханым суганның иң файдалы өлеше дип аксыл башын атады. Аннан соң 5-10 см кыягы шулай ук витаминнарга бая. Ә очында исә файдалы матдәләр аз күләмдә туплана.

Эшмәкәр ханымнан җиргә суган утырткандагы киңәшләрен дә сорадым.

- Кемдер суганны җиргә төртер алдыннан марганцовкада тота. Моның зыяны юк, авыруларын кисәтә ул. Әмма суганны җылы суда гына тотсагыз да кабыклары йомшый. Баш биргәндә яңа кыяк үссен өчен кабыкны кисеп чыгу җайлы була. Суганның "муенын" кисеп утыртсагыз, аның кыягы туры, тигез түгел, уңга-сулга авышып үсә, - ди ул.

Ару-талу белмәс Әхмәдиевлар гаиләсе киң колач җәеп суган үстерү белән мәш килә. Өч балалары бар. Икесе мәктәп укучысы, төпчеге балалар бакчасына йөри. Бу урында Наилә ханым каенанасын мактап туя алмады. "Ул булмаса, болай эшли алмас идек. Иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз, өй аның өстендә", - диде ул.

Әхмәдиевлар еллык керемне санамый. Бүген акча килеп керә дә, тагын суган алырга тотабыз, акча әйләнештә ди алар. Тик шулай да аена чиста 70 мең сум акча керүен яшермиләр.

http://intertat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим