Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Аделина Абдуллинага 18 миллион җыярга теләгән Данис Зарипов Казан хосписына килә

Казанның “Ак Барс” хоккей командасы һөҗүмчесе, дөнья чемпионы Данис Зарипов лимфобласт лейкоз белән авыручы Саба кызы Аделина Абдуллинага ярдәм итү өчен үзенең дусларына WhatsApp аша хәбәр таратып, ике атна эчендә 18 миллион сум җыяга теләвен язган идек. Шушы көннәрдә спортчы Казан хосписына килгән.

Балаларга күчтәнәчләр алып килгән Данис Зарипов хосписка видеопроектор һәм экран бүләк иткән. Авыру балалар белән аралашып, фотога төшеп күңелләрен күргән.

3 яшьлек авыру Саба кызының әтисе Азат Абдуллин әйтүенчә, атаклы хоккейчы аңа үзе ярдәм тәкъдим итеп шалтырата. Акча сабыйны Мюнхенда дәвалау өчен кирәк.

 

Бу кызчыкның язмышы бөтен интернетны шаулата. Аделинага бөтен ил белән ярдәм итәләр. Татар эстрадасы артистлары да читтә калмый. Сабада күп кенә хәйрия чаралары уза.

Фото: https://vk.com/hospiskazan

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев