Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ачык чырай - такта чәй, яки ни өчен татар чәй ярата?

Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. "Интертат" "Татар кешесенең сиксән проценты чәйдән торамы?" дигән популяр мәзәккә нигез бармы икәнен белеште.

  • Чәй – эшкәртелгән чәй куагы яфракларын кайнар суда пешереп әзерләнгән хуш исле эчемлек. Чәйнең файдасы санап бетергесез. Аның составында 500гә якын микроэлемент табылган. Чәй эчәсе килүне баса, кешегә көч кертә, баш мие эшен яхшырта, кеше организмыннан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, талчыгуны бетерә, хәтта ябыктыра (яшел чәй).
  • Чәй агачының биеклеге 8-9 метрга җитә, ә культуралаштырганда, очын кисеп торганга күрә, ул бер метр озынлыгындагы куак шикелле була. Чәй өчен аның яфракларын елына ике тапкыр – апрельдә һәм августта өзәләр. Чәйнең иң яхшы сорты ачылып җитмәгән һәм ак төкләр белән капланган яфраклардан алына.
15 декабрь 2005 елдан бирле Халыкара чәй көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты - чәйне популярлаштыру. Әмма татар өчен бу максатның кирәге дә юк кебек, чөнки татарда бу эчемлек инде гасырлар буе популяр дип әйтергә дә була. 15 декабрь датасы чәйгә бәйле бер тарихи вакыйгага - "Бостондагы чәй эчү"гә бәйле. Британия хакимияте "чәй законы" кабул итеп, Америка халкыннан күбрәк салым җыеп алмакчы була. 1773 елның 15 декабрендә чәй индустриясендә эшләүчеләрнең хокуклары турында халыкара декларация кабул ителә. Ә 1773 елның 16 декабрендә колонистлар, Британия корабындагы чәйне диңгезгә ташлап, үзләренең хокукларын яклыйлар.
 
 
“Чәй – ашау өчен бер сәбәп кенә”
 
Чәй турында фикерләрен сорап татар дөньясына яхшы таныш булган шәхесләргә мөрәҗәгать иттек. Җавап бирүчеләр арасында шагыйрь дә, артист да, югары категорияле диктор да булды. 
 
 
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин чәйне тәлинкәгә салып эчәргә ярата. “Тәлинкәгә салып эчсәң, кайнарлыгы таманлана, хуш исе ныграк тәэсир итә, тәмлерәк була”, диде ул “Интертат”ка.
 
- Без чәйне үзебездә булмаган өчен яратабыздыр инде. Без бит аны ашар өчен кулланабыз, чын мәгънәсендә аның тәмен белеп эчә белмибез. Чәй – ашау өчен бер сәбәп кенә кебек. Чит илләрдә, мәсәлән, Төркиядә халык буш чәй эчә, тәмен белеп, үзен генә. Ә без ашыйбыз инде. Безнең өстәлдә, һичшиксез, камыр ризыгы да, тәмле-татлы ашамлык та булырга тиеш, - диде Роберт Миңнуллин.
 
Роберт Миңнуллин "Кайнар чәй" җырының авторы да. Чәйгә мөнәсәбәтен ул шунда да күрсәтә.
 
Карашыңның кайнарлыгы
Өтеп ала җанымны.
Чәең кайнар, Үзең кайнар,
Кыздырасың канымны. 
 
Татар кунакка барса, алып килгән бүләгенең бәясен өч тапкыр чыгармыйча кайтмый
 
 
Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров татар халкының кара чәй эчәргә яратуының сәбәпләрен аңлатып кына калмады, Шакировлар гаиләсенең гореф-гадәтләре белән дә уртаклашты. Җәвит әфәнде белән Зөлфия ханымның нинди чәй эчәргә яратканын сез дә белеп торыгыз.
 
- Иртән торуга барыбыз да чәйгә ябыша. Чәй эчү – татар халкының гореф-гадәте. Без, мәсәлән, бакчада бик күп кишер үстерәбез. Кишернең сабагын яшел чагында җыеп, турап, киптереп, чәй итеп эчәбез. Кишер яфрагы бик файдалы. Аның исе шулкадәр тәмле, хәтта гадәти чәйдән аерылмый да. Эчкәндә шаккатасың. Кеше бер пешергән чәйне 4-5 тапкыр эчә, бездә андый гадәт юк. Безнең махсус бәләкәй генә керамикадан ясалган чәйнек бар. Без чәйне бер генә тапкыр эчәбез, калганын түгәбез. Аннары чәй эчкәндә тагын пешерәбез. 
 
Җәвит Шакировтан “татар кунакка килсә, чәй эчмичә китми” дигән әйтем турында да сорадык. “Татар кунакка барса, алып килгән бүләгенең бәясен өч тапкыр чыгармыйча кайтмый. Җиде төрле салат, беренчесен, икенчесен, өченчесен ашап, торт белән чәй дә эчә әле ул”, - дип җавап бирде Татарстанның халык артисты. 
 
“Мин “запойда” яки “Мин үлеп алам әле”
 
Җырчы Илсөя Бәдретдинова өендә үзе ясаган чәйләрне генә эчә. Кибет чәен үз итми, пакетлы чәйләрне гомумән эчә дә алмый. Чәй эчкәндә, кадерле укучыларыбыз, популяр җырчы... үлә... Чәйгә булган мөнәсәбәте турында Илсөя Бәдретдинова “Интертат”ка бик җентекләп сөйләде.
 
 
- Мин үлән чәйләрен бик күп әзерлим: ваклап, турап, үзенең пропорцияләре белән тартмаларга җыеп куям. Киптергән яшел чәйгә яшел алма, кара җимеш, өрек өстәп салырга була. Мөмкинлек булган саен мин матур итеп, тәмле итеп үлән чәе эчәм. Аның өчен минем зур пыяла чәйнегем бар. Анда бөтен үләннәр күренеп тора, анда алмалар йөзеп йөри... Миңа Үзбәкстаннан сырган тавык алып кайтып биргәннәр иде, чәйнеккә шуны утыртам. Әбиләр кебек, чәйне тәлинкәгә салам да, тәрәзә төбенә менеп, каранып утырам. Шундый начар гадәтем бар.

Тәрәзә төбе – ул минем релакс-почмак (ял итү почмагы). Миңа ул вакытта эндәшергә ярамый. Мин ул вакытта “Мин - “запойда” яки “Мин үлеп алам әле” дип әйтәм дә, тәрәзә төбенә менеп утырам. Минем малай да моңа ияләшкән. Димәк, миңа эндәшергә ярамый. Минем әнинең дә үлем турында шундый бер сүзе бар иде. Йөгереп керә иде дә, бөтен әйберне атып бәрә иде дә, “Балалар, туктагыз, 15 кенә минут үлеп алам”, дип әйтеп, үз ягына кереп китә иде.

Барыбер дә мин чәй корты түгел, нишләптер сыеклыкны аз эчәм. Су да эчмим мин, мин ит ашыйм. Мөмкинлек булганда үзем ясаган чәйне эчәм инде, әйе...

Минем танышларым арасында сарымсак, тоз кушып эчкән кешеләр дә бар. “Менә шулай ошый безгә”, дип, чәйгә тоз салалар. Сарымсак белән эчкәннәрен дә күргәнем бар. Мәсәлән, минем бер туган шикәрле кара чәйне ипигә сарымсак ышкып эчә. “Һәр кеше кирәк, һәр кеше мөһим”, дигәндәй. Һәркем үзенчә ычкына инде. Бу искитәрлек әйбер түгел хәзер. Чәйгә хет нәрсә бутап эчсеннәр, аракы гына эчмәсеннәр!     
 
"Чәйсез очрашу – мәгънәсез очрашу"
 
“Че гуглит татар кызы” паблигы администраторы Динара Зиннәтова чәй турында шаяртырга ярата. Ул чәйне гаилә җылылыгының бер өлеше дип атады. Ул чәй эчүсез оештырган очрашуларны мәгънәсез дип таба.
 
 
- Безнең халыкта, гаиләдә чәй эчү – ул ризык кына түгел, ул – ниндидер бер гореф-гадәт һәм йола. Татар кешесе өендә якты, рәхәт, җылы булганны бик тә ярата, чәй – ул җылылык бүләк итүче эчемлек. Чәй – ул гаилә җылылыгының бер өлеше. Чәй эчүсез гаилә, туганнар, дусларның өстәл янына җыелуларын күз алдына китерергә мөмкин түгел, шуңа күрә чәй – ул гаиләнең, гаилә тормышының төп өлеше. 
 
Чәй эчү вакытында кеше ачыла, башкалар белән якыная. Әгәр дә син кунакка килгәч чәй эчәргә утырмыйсың икән, бу очрашуның мәгънәсе юкка чыга.    
 
“Бабай соңгы сулышын алып, “Чәйне жәлләмичә сал”, дип әйткән”
 
Юмор остасы Данир Сабиров кызык тарих сөйләде.
 
 
- Бер бабай үлеп ята икән. Бер кеше: “Син үлсәң, кунакларымны да кабул итә алмам, мәңге чәйне синең кебек тәмле итеп ясый алмам, гомергә синең чәеңне мактадылар, шул тәмле чәеңнең серен әйт инде”, - ди икән. Бабай соңгы сулышын алып, көчкә “Чәйне жәлләмичә сал”, дигән, имеш.  
 
“Минем чәйгә ышанычым юк”
 
Диктор, татар тарихын өйрәнгән Абдулла Дубин бүгенге чәйләрнең сыйфатына ышанмый. “Кеше кешене алдарга торган заманада минем чәйгә дә ышанычым юк”, - ди ул.
 
 
- Мин калмык чәе яратам. Анда яшел чәй дә, сөт дә, тоз да бар. Мин шушы чәйне көненә 2-3 тапкыр эчәм. 
 
Чәй беркайчан да модадан чыкмаячак, чөнки ул татар халкының гадәтенә әйләнгән. Халык чәйгә ышанып яши. Минем бүгенге чәйгә ышанычым юк, шуңа күрә яшел чәйдән ясалган калмык чәе алам.
 
 
“Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде - чәй эчәсең”
 
Җырчы Эльвира Хамматова яшел чәй эчү модасын куа, әмма куып тота алмый. Нигә?
 
Эльвира Хамматованың @elvirakhammatova Инстаграм аккаунтыннан 
 
- Татар халкы элек-электэн утырып сөйләшергә, аулак өйләргә йөрергә яраткан, шуңа күрә чәй эчү бездә шулкадәр популяр. Сөйләшергә яраткач, нишлисең инде - чәй эчәсең. Чәйне һәрвакытта да эчеп була, туйдырмый ул, ялыктырмый. 
 
Мин үзем чәйне бик күп эчәм. Суга караганда да күбрәк эчәм. Безнең гаиләдә ничектер элек-электән шулай күнегелгән, без чәй яратабыз.

Мин яшел чәйне эчә алмыйм. Хатын-кыз буларак “Әйе, мин яшел чәй генә эчәм, үземнең сәламәтлегемне кайгыртам, ул кан басымын да контрольдә тота”, дип җавап бирүем дөресрәк булыр иде, әмма алай түгел шул. Бик каты модага ияреп китәргә тырышсам да, әле һаман да иярә алмыйм, кара чәй яратам.
 
Чәйнең составы
 
Чәйдә Р,С,В,РР витаминнары, танин, кофеин, шикәр, аксым һәм башка файдалы матдәләр бар. Чәй яфраклары калдыкларыннан дару препаратлары ясыйлар, ә орлыгыннан алынган май косметикада кулланыла.
 

 
Чәйнең төрләре
 
Кара, яшел, бер генә сала торган, вак, уртача һәм эре яфраклы чәйләр бар. Татар халкында гадәткә кара чәй эчү кергән. Кайбер кешеләр инде яшел чәйне үз күрә. Шулай ук сары һәм кызыл чәйләр дә була. Әлеге төрле төстәге чәйләр барысы да бер үк чәй куагыннан алына, ә төсләре исә чәй яфрагын эшкәртү ысулыннан тора. Чәйнең тәме һәм исе дә шул ук эшкәртү ысулына бәйле. Структурасы буенча бөртекле, яфраклы, такта чәй була.
 
Чәй әзерләү серләре
 
1. Чәйнектәге су кайнап чыгуга чәй эчәргә була дигән сүз түгел.
2. Чәй бөртекләрен махсус кечкенә чәйнеккә салып пешерергә кирәк.
3. Чәйне пешерер алдыннан чәйнекне кайнар су белән чайкарга киңәш ителә.
4. Чәйнеккә чәй бөртекләре салып, өстенә кайнар су агызып, 5-6 минут каплап торсаң, чәй тәмле дә, хуш исле дә була.
5. Көн дәвамында кат-кат пешерелгән чәйнең файдасы юк, зарары гына бар.
6. Һәр хуҗабикәгә 2, 5, 6 саннарын истә калдырырга киңәш ителә. 2 минут төнәтелгән чәйдәге кофеин кәефне күтәрә, 5 минут төнәтелгән чәйнең эфир майлары организмны тынычландыра, 6 минут пешкән чәй эчү өчен иң тәмле, хуш исле чәй санала.
7. Һәр халыкның дип әйтерлек чәй пешерү буенча үз ысуллары бар һәм һәрберсе үзенекен мактый.
8. Кытайлар аны чәйнектә түгел, ә капкачлы махсус чынаякта пешерә.
9. Инглизләр чәйне бары тик сөт белән генә эчә. Башта сөт салына, аннан чәй ясала. Бу – кагыйдә.
10. Төньяк Африкада яшел чәйне бөтнек белән төнәтеп, шикәр кушып, кайнар килеш эчәләр.
11. Кайбер шәрык илләрендә чәйне боз белән һәм цитрус җимешләре согы белән эчәләр.
12. Тибетта чәйне бик каты пешерәләр һәм аңа сары май, тоз кушып эчәләр. Катнашманы махсус савытта куе масса хасил булганчы туглыйлар.
13. Кыргызстанда, Монголиядә чәйгә он, тоз һәм сарык мае кушалар.

 
Чәйнең файдасы
 
Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Шушы витаминнарга бай булганга күрә чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.
 
Киңәшләр:
 
• Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.
• Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар.
• Хәтта күз авыртканда аны яңа пешерелгән җылы чәй белән юсаң, файдасы тия.
• Бөтнекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын да бетерә.
• Салкын тигәндә, төрле үләннәрдән кушып ясалган чәйләр дә бик файдалы.
 
Чәй нинди авырулардан дәвалый?
 
Күңел болганганда яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар. Тире ялкынсынганда, ашказаны җәрәхәте булганда да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә әзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр. Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне – ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен – эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый.
 
Чәй турында 5 ялган
 
Халыкта чәй турында дөреслеккә туры килмәгән бик күп уйдырмалар йөри. Аларны сез дә белеп торыгыз.
 
1. "Куе кара чәй, яшел чәйгә караганда күбрәк хәл кертә". Киресенчә, яшел чәйдә кофеин күбрәк була. Ул кан йөрешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә.
2. "Кичәге чәй организм өчен “агу” ул". Агу түгел, бары тик аның файдасы гына азрак. Чәйне пешереп бер сәгать үткәч, хуш исе очып бетә, әчкелт, тәмсез тәм барлыкка килә. Ләкин чәйнең антисептик үзлеге сакланып кала.
3. "Пакетлы чәйләрне чәй тузаныннан, ягъни җитештерү калдыкларыннан ясыйлар". Чәй тузанын пешерү мөмкин эш түгел, ул кершән шикелле бик җиңел, пешерсәң, болганчык катнашма барлыкка киләчәк. Пакетка тутырасы чәйне бик ваклап турыйлар, шулай эшләгәндә ул тизрәк пешә.
4. "Кара һәм яшел чәй төрле сорт куакларда үсә". Чәйнең тегесе дә, монысы да хәтта бер үк ботакта да үсәргә мөмкин. Аның төсе яфракларны киптерү һәм ферментацияләү ысулына бәйле. Кара чәйне югары температуралы мичләрдә кыздыру ысулы белән ясыйлар.
5. "Әгәр куе чәйне күп эчсәң, наркоманнарныкы кебек бәйлелек барлыкка килә". Яхшы, дөрес пешергән чәйнең бернинди зыяны да юк. 
 
 
Чәй турында татар халык мәкальләре (Нәкый Исәнбәт җыентыгыннан алынды)
 
• Татар колагы катканчы чәй эчә, ди. (Керәшеннәрдә булган әйтем)
• Чәй белән кытай кулын юа. (Татарга гына кадерле, димәкче)
• Чәй көлдерер, кесәне бөлдерер.
• Чәй карын туйдырмас, күңелне ачар, сусынны басар.
• Чәйне чәйнисе юк.
• Чәй – сары су аш булды. (Чәй эчү модага кергән еллардан (XIX йөз башлары)
• Чәй түгел бит борыч,
Чәйне, салсаң, сал бер уч;
Салсаң учлап,
Эчәрсең тынычлап. Төрдәше: Чәйне сал учлап, эч тынычлап!
• Чәй түгел борыч,
Чәйне, салсаң, сал бер уч;
Төшүе килсә, пешүе килер.
• Чәй шикәрне таптыра,
Магазинга чаптыра. Яки: Мәскәүләргә чаптыра. (Шикәр юк елларда әйтелгән)
• Чәй яны – семья җаны. (Чәй янына бөтен гаилә җыелудан)
• Шикәре юк чәйдән бизә,
Хәере юк бай дан бизә.
• Чәй эчсәң, күңелгә җай,
Акчасын түләргә ай-вай. (Элек чәйнең кыйммәт, бөлдергеч булуы)
• Такта чәем – ачык чыраем;
Бөртек чәем, төртеп очыраем. 
 
 
Чәй турында җыр
 
Салават Фәтхетдинов – “Салкын чәй”. (Камәрия Вәлиева сүзләре, Зөфәр Хәйретдинов көе)
 
Өстәлдә ялгыз чынаяк,
Чәе суынып беткән.
Ялгыз чәйнең дә тәме юк,
Эчмәдем синсез, иркәм.

Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Кайнар чәй салып куям да,
Утырам сине көтеп.
Чәең суына бит инде,
Кая югалдың китеп.

Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

Өстәлемдә барсы да бар,
Нигә чәйнең тәме юк.
Ялгыз булгангадыр инде,
Өемнең дә яме юк.

Гомерем шулай узармы,
Гел сине генә көтеп,
Ялгызым өстәл янында
Суынган чәйләр эчеп.

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: Рамил Гали, pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев