Саба дулкыннары

“Ач таналар җир ялый”. Сокурыда маллар ник интегә?

Лаеш районының Сокуры авылыннан редакциягә шундый эчтәлектәге хәбәрләр килеп ирешкәч, мондый хәлнең булуына күңелдә шик туды. Ышанырлыкмыни? Әледән-әле явып узган җылы яңгырлардан соң, бар табигать яшеллеккә күмелгәндә, фермадагы терлек-туар ничек инде ач булсын? Ышанма сүземә, ышан күзеңә дигәндәй, урынга барып карагач, күп нәрсә ачыкланды.

Сокуры авылы читенә урнашкан терлекчелек комплексында хәлләр, чыннан да, мактанырлык түгел икән. Дүрт бинаның берсе бөтенләй җимерек, калганнарында озак еллар дәвамында ремонт-төзәтү эшләре башкарылмаган. Тәрәзәләренә борынгы заманнардагы карындык сыман үтә күренмәле пленка тарттырылган, урыны белән такта кадакланган. Үтәли җил уйнаган ферма эчендәге тәртипсезлекне күреп, котлар очарлык. Ә бит бу биналарда дүрт йөздән артык сыер, тана һәм бозаулар кышлаган!
 
Озак еллар шушы комплекста эшләп, лаеклы ялга чыккан Владимир Мартынов әйтүенчә, җиме­релә башлаган ферманың бетон плитәсе төшеп, берничә сыерны теге дөньяга алып киткәннән соң, мал-туарны ачык һавада тотуны кулайрак күрә башлаганнар.
 
Владимир Николаевич әй­тү­енчә, кайчандыр зур вәгъдәләр белән хуҗалыкны үз канаты астына алган “Ак Барс” холдинг компаниясе вакытында да проблемалар гел булып торган. Тиешле түләү булмагач, үз эшен яратып башкаручы тәҗрибәле терлекчеләр, әкренләп, башка эшкә күчкән. Читтән килеп, вакытлыча эшләп йөргән үзбәк кардәшләребез һәм мари күр­ше­ләребез дә мондый шартларга озак түзә алмаган. Кайсы атна-ун көннән, кайберләре берничә айдан китеп барган.
 
Без терлекчелек комплексына барганда, сәгать көндезге бер тулып узган иде. Газетага мөрә­җә­гать итүчеләр (исемнәрен атамауны үтенделәр) әйткәнчә, сыерлар алай ук ачтан үлеп ятмыйлар анысы. Әм­ма тагаракларында череп таркалган сенаж калдыкларыннан башка берни күренмәде. Анысы да – сыер теле белән үрелә алмаслык ерак­лыкта. Малкайлар тездән югары баткаклык ерып йөрергә мәҗбүр. Җирне ялап-ялап алганнарын үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанырлык түгел.
 
Югыйсә кыр тулы яшел печән. Янәшәдә генә узган елдан калган салам эскертләре күренә. Ферма янындагы бу кадәр тиресне чистартыр өчен дә әллә ни күп чыгым кирәкмәс иде.
 
 – Малларның аунап ятуларын да күргәләдек. Тәмам хәлсез­лән­гәннәрен каядыр алып китәләр. Ач терлекнең илереп кычкыруына йө­рәкләребез әрни, – ди бу хәл­ләрдән гаҗиз булган күршедә яшәүчеләр. 
Фермада эшләүчеләр әйтүенчә, терлекнең күпчелеге лейкоз, тояк авыруы һәм башка төрле чирләрдән интегә. Буылып-буылып йөткерү­че­ләре дә байтак күренә.
 
Элегрәк “Ак Барс” холдинг ком­паниясенә кергән Сокуры ху­җалыгы ярты ел чамасы элек башка инвестор канаты астына күчкән. Берничә ай элек ул агрофирма дип аталса, хәзер “Волжский” җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыяте” дип йөртелә. Тик менә исем алыштырудан җисеме генә үзгәрмәгән.
 
Хәер, кулдан-кулга күчеп йө­рүче хуҗалыкта проблемалар­ның артканнан-артуы – гадәти хәл инде ул. Элекке җитәкче Радик Мәүлиев әйтүенчә, ел ярым элек кенә ху­җалыкның матди хәле зарланырлык булмаган.
 
 – Мин киткәндә, бернинди бурычыбыз юк иде. Складларда 10 миллион сумлык продукция бар иде. 400 тонна борчак, 140 тонна кукуруз бөртеге калды. Ел саен 450 – 600 гектар бәрәңге уңышы җыеп алдык. Терлек азыгын ел ярымлык запас белән әзерләдек. Хәзер кая карама – таланган, җимерелгән. Ни­кадәр яңа техниканы юк-бар бәягә сатып җибәргәннәр. Берничә көн элек Казанга барышлый Сокурыда элеккеге хезмәттәшләрем белән очраштым. Күз яше белән елыйлар, – ди Радик Мәүлиев.
Бу хәлләргә ачыклык кертү өчен, хуҗалыкның бүгенге җитәк­чесе Илнур Шәйхразиевка мө­рә­җәгать иттек.
 
– 12 мең гектар чәчү җиребез бар. Шактый мәйданда кабат чә­чәр­гә дә туры килде. Шөкер, язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктык. Чират – терлекчелектә. Сәламәт малларны чирлеләреннән араларга җыенабыз. Моның өчен торак кирәк. Аны да хәл итәрбез, дип торам. Малларга аз-азлап кына яшел азык бирә башладык. Терлекне озак­ламый башка урынга күчерергә җыенабыз. Планнар зурдан. Вакыт кына кирәк. Редакциягә кемнәр мөрәҗәгать итүен дә яхшы беләм. Ярты ел элек бу хуҗалыкка бил­геләнгәч, тиешенчә эшләргә телә­мәгән берничә белгеч белән саубуллашырга туры килгән иде. Шулар болгата. Иң кыены – кадрлар туп­лау. Әле яңарак кына берничә белгеч эшкә килде. Үзгәрешләр булмый калмас, – ди җитәкче.
 
Бирсен Ходай! Редакция, үз чиратында, әлеге хуҗалыктагы үзгә­решләрне күзәтеп барырга җыена.
 
Владимир Симанов, Лаеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе:                                                                                     – Хуҗалык директоры Илнур Шәйхразиев үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән. Хәлне тамырдан үзгәртер өчен кискен адымнарга да барырга туры килә. Аның каравы эшләүчеләр хезмәт хакларын вакытында ала. Ярты ел эчендә озак еллар дәвамында хәл ителми килгән башка проблемалар да уңай хәл ителә. Аерым алганда, терлекчелек комплексы кешеләр яши торган торак зонасына бик якын урнашканга, аны башка урынга күчерү эшләре бара. Моның өчен 15 миллион сумнан артык акча тотылган.
 
 
 

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.06.2019

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: