Саба дулкыннары

«Аборт ясату – бөтен дөньядагы кешене үтерүгә тиң»

Хәзерге заманда ЭКО ясату, ятимнәр йортыннан тәрбиягә бала алу күренеше гадәти хәл. Яңа гына гаилә корган парлар бала алып кайта алмыйча, моңсуланса, кемдер «эх» та итмичә аборт ясата. Ислам динендә баланы төшертү рөхсәт ителәме? ЭКО ясату гөнаһ саналамы? Бу сорауларга җавап эзләп, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә хатын-кызларның роле зур, диләр. Бу аларның ана була алуларына бәйлеме?
 
– Ислам диненә кадәр хатын-кызның бернинди хокукы юк иде. Мәсәлән, Франциядә җәмгыятьтәге бөтен бәлаләр хатыннардан килә, дип санаганнар. Кытайда хатын-кыз шайтанның иярчене, кешеләрне начарлыкка өндәүче исәпләнелгән. Япониядә хатын-кызны, нәҗесле булып яратылган дип уйлап, җәмгыятьтән аерып тотканнар. Индуслар ире вафат булган хатын-кызны тереләй яндырганнар. Яндырмаган очракта – хурлап, җәмгыятьтән куганнар. Христиан динендә хатын-кызны руханияткә комачаулаучы буларак кабул иткәннәр, шул сәбәпле ирләргә гомер буе монах булып яшәргә тәкъдим ителгән.
 
Нәкъ менә шундый җәмгыятьтә, хатын-кызның хаклары бөтен яклап ут астында булганда, Аллаһы Тәгалә Үзенең Илчесен ислам дине белән җибәргән. Ул хатын-кызны ана, апа һәм хәләл җефете буларак якларга һәм сакларга тиешлеген аңлаткан, шуңа күрә хәзер хатын-кызның роле зур. Бу, иң беренче чиратта, аларның нәсел дәвамчысын, балалар тудыра алуы белән бәйле. Аллаһы Тәгалә безнең барчабызга да бергәләп күркәм тормыш итәргә мөмкинчелекләр бирсен.
 
– Бүген парлар гаилә коргач, бала алып кайтырга ашыкмый. Бала туса да, аларның саны бер яки икедән артмый. Элек йортларда бала тавышы тынмаган, ә хәзер сирәк ишетелә. Моның сәбәбен нәрсәдән күрәсез?
 
– Раббыбыз Коръәни китабында бу сорауга ачыктан-ачык җавап биргән. «Яныгызга шайтан килеп, ачлык белән куркытыр», дигән. Бүген ата-аналар «Һай, ул баланы ничек ашатырмын, ничек үстерермен, ничек укытырмын» дигән курку белән яши. Ә Аллаһыбыз аларга «Караучы да, ашатучы да, тәрбияләүче дә мин», дип җавап бирә. Ризык – аның тәкъдире, шуңа күрә шайтан вәсвәсәсенә ияреп китәргә насыйп булмасын. Аллаһы Тәгалә бар кешегә дә булыша ул.
 
– Баланы төшертү турында да сөйләсәгез иде. Ул шәригатебездә зур гөнаһтан санала. Бу кеше үтерү белән берме?
 
– Рәсүлебез «Әгәр дә кемдер җан үтерсә, ул бөтен дөньядагы кешене үтергәнгә тигез гөнаһын алачак», дигән. Баланы төшертү – зур гөнаһ. Ләкин медицина күрсәтмәләре белән бәйле рәвештә, баланы алдыру рөхсәт ителә. Йөклелекне калдыру хатын-кыз организмына зыян китерсә, яки балада төрле куркыныч патологияләр ачыкланса, ана кешенең гомерен саклау өчен аборт ясату рөхсәт ителә.
 
– Кайбер аналар баласын төшертсә, күпләр балага уза алмый. Ятим балаларны гаиләгә алу ислам динендә нинди мәгънәгә ия?
 
– Ни кызганыч, хәзер ятим балаларның саны арта бара. Әмма үз балалары булмыйча, ятимнәр йортыннан сабый алып кайтучылар да шактый. Ятимнәрне карау саваплы гамәлдән санала.
 
– Хәзер ЭКО ясату мөмкинлеге бар. Шәригатебез мондый медицина яңарышларына нинди карашта?
 
– ЭКО ислам дине кануннарына каршы килми. Ләкин монда зина мәсьәләсе бар. Әйтик, ата һәм ана орлыгы кулланылмыйча, чит донорныкы кулланылса, ул гөнаһ санала, ягъни бернинди чит донорның биологик материалы рөхсәт ителми. Бу очракта зина кылу, шулай ук баланың шәҗәрәсен югалту куркынычы яный. Һәр мөселман үз нәселен белергә һәм туганлык элемтәләрен сакларга тиеш. Шул сәбәпле, суррогат ана булу да ислам динендә тыелган.
 
Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: