Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

92 яшьлек әбине мәсхәрәләгән...

Моңарчы да хөкемгә тарттырылган 58 яшьлек ир өлкән яшьтәге хатынның өенә бәреп кергән һәм җенси мөнәсәбәткә керүне таләп иткән.

Татарстанның Чүпрәле районында булган бу хәл. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.


Суд ачыклаганча, узган елның 1 октябрендә Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче, моңарчы да хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир өлкән яшьтәге хатынның өенә бәреп кергән һәм җенси мөнәсәбәткә керүне таләп иткән. Әби баш тарткач, ир берничә тапкыр аның битенә суккан һәм карчыкны көчләгән.

Җинаятьчене "Йортка законсыз рәвештә үтеп керү", "Җенси характердагы көчләү гамәлләре" һәм "Зыян күрүченең ярдәмгә мохтаҗ булуыннан файдаланып көчләү" мәддәләре буенча биш ел ярымга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

 

Фото: Ачык чыганаклар

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев