Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

9 яшьлек кызны үлемнән коткарган Егор Дубровин: "Герой булырлык берни дә эшләмәдем"

Кешелексез, хиссез буын үсеп килә, дип ашыгыч нәтиҗә ясадык бугай. 17 яшьлек Егор Дубровин әле шушы көннәрдә генә моның киресен исбатлаучы батырлык эшләп, 9 яшьлек кызны үлем тырнагыннан коткарып калып, аның ата-анасын гомерлек хәсрәттән аралады.

Күп вакытта теге яки бу вакыйганың шаһиты булырга туры килгәндә, мин анда очраклы туры килдем, дибез. Ләкин, уйлап карагач, аның шулай түгеллегенә инанасың. Табигатьтә, чынлап та, сизелмәслек дәрәҗәдә безнең гамәлләр белән идарә итүче ниндидер көч барлыгына ышанып куясы килә кайчакта.

Дубровиннарның гаилә башлыгы Тимур эшкә барырга тиеш булса да, бүген көнемне балаларыма багышлыйм әле, дип, ял ала. Ике улы Егор һәм Глеб белән волейбол уйныйлар, кафега кереп пицца белән сыйланып алгач, шәһәребез күле янында ял итәргә киләләр.

Күпер өстенә җиткәч, яшь баласын коляска белән йөртүче Марина Сергееваның халыкны ярдәмгә чакырып, күлгә кереп киткән кызның су астыннан чыкмавы турында сөрән салуын ишетеп, Егор бер мизгел эчендә, киемнәрен дә салып тормыйча, ярдәмгә ташлана.

9нчы лицейның X сыйныфын тәмамлаган яшүсмер, якын-тирәдәге халык аңына килеп өлгергәнче, суүсемнәргә чолганып баткан кызның аңсыз гәүдәсен күл төбеннән өскә күтәрә. Ярга чыгарышыр­га әтисе дә килеп җитә. Шунда ук беренче ярдәм дә күрсәтәләр: тез аркылы салып, йоткан суын чыгаралар. Кыз күзләрен ача һәм елап җибәрә. Ашыгыч ярдәм хезмәте дә озак көттерми, Лизаны табиблар күзәтүе астына, хастаханәгә алып китә.

- Герой булырлык берни дә эшләмәдем, - дип сөйли Егор үзе. - Бәлагә тарыган кешегә ярдәм итү табигый нәрсә. Мин моны хәтта инстинкт дәрәҗәсендә башкардым, дияргә була, уйланып та тормадым. Чөнки бу очракта бер секунд та хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Кирәк булса, кабат шулай ук эшләячәкмен, дип уйлыйм. Тик шундагы халыкның кызларның суга керүләрен, шуларның берсенең тирәнгә үк узуын тамаша кылып, берни дә эшләми торуы шаккатыра.

Чынлап та, шаккатыра. Ихтиярсыздан, ул пәнҗешәмбедә Дубровиннарны Ходай үзе йөрткәндер, дигән уй килә. Нәкъ шул урында, иң кирәкле моментында булырга кирәк бит! Геройның үзенә килгәндә - тыйнак егет. Беренче тапкыр аралашудан ук, төпле һәм конкрет сөйләве белән, соклану тудырырлык. Ә энекәше Глебның абыйсы белән ничек горурланганын белсәгез! Хисләрен йөгәнләп тора алмый! Егорның үрнәге аның өчен менә дигән дәрес булып тора. Ул инде абыйсыннан калышмаска тырышачак. «Яхшылык - яхшылык тудыра» дигән әйтемнең нигезендә шул нәтиҗәле мәгънә ята торгандыр. Ата-ана шундый улы белән горурланмый кала аламы? Әлбәттә, юк! Бу хакта кычкырып әйтмәсә дә, Елена Дубровинаның улына баккан мәхәббәт тулы карашыннан бу ачык күренә иде.

- Егор кечкенәдән ярдәмчел, кешелекле булды. Спорт белән дә дус, футбол, хоккей белән шөгыльләнә. 3-4 яшендә йөзә белә иде инде. Әлеге вакыйгада битараф калмавы безне бик куандыра, димәк, тәрбиябез бушка түгел, - диде улы турында Елена. - Коткарылган кызның хәлен белергә хастаханәгә дә шалтыраткан идек, хәле канәгатьләндерерлек булу сәбәпле, өенә чыгарылган икән. Без ул кыз турында берни белмибез.

Менә шулай, җәмәгать. Гомереңне саклап калган кешегә дә рәхмәт әйтергә онытабыз икән без хәзер. Әгәр дә Марина ярдәмгә чакырып кычкыр­маса, Егор секунд эчендә карар кабул итмәсә - хәл бик аяныч буласы иде. Чөнки, иптәшләренең батуын тораташ кебек катып күзәтеп яр кырыенда басып торган дуслары да, «ул үлгәндер инде», дип нәтиҗә ясап карап торучылар да - бары тик шаһитлар. Егор Дубровин чынлап та - герой! Горурланабыз шундый яшьләребез белән. Афәрин! Медаль бирергә тиешләр дип тә ишеттек.

Су буйларында сак булсак иде. Һәр очракта да геройның туры килмәве мөмкин. Аллаһ сакласын.

yashel-uzan.ru

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев