Саба ТВ

9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелерме?

2020 елда коронавирус инфекциясенә бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен төп дәүләт имтиханы үткәрелмәскә мөмкин.

Бу хакта  «Россия-24» каналы  эфирында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйткән.

Әлегә 9 нчы сыйныф укучыларының ике төп предмет – рус теле һәм математикадан гына имтихан тапшырачагы планлаштырылган. Әмма вәзгыять үзгәрергә мөмкин.

«Бәлки, без укучыларны йомгаклау аттестациясеннән азат итә торган карар кабул итәрбез һәм аттестация агымдагы билгеләр буенча үткәрелер», - дип искәрткән Сергей Кравцов.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: