Саба ТВ

85 яшьлек җиде бала анасы балаларын җиде ел көтеп, күрә алмый кала

Әлеге язмага алынганчы бер вакыйга күңелдән сызып узды. Вакыйганың эчтәлеге болайрак. Республикадагы картлар йортының берсенә килеп төш­кән мәлем. Иртән генә вафат булган Хәдичә әбине соңгы юлга озатып йөриләр. Мулла җәмәгатьчелек алдына: “Туганнарын көтмибезме соң?” – дигән сорау бирде.

Картлар йорты директоры җавапны озакламады: “Җиде ел көтте инде ул балаларын, моңарчы күренмәгәнне, бү­ген пәйда булмаслар, шәт”, – дип кырт кисте дә куйды. Шу­лай итеп, барысына тиз нокта куелды.  85 яшьлек юбилеен картлар йортында каршы алучы  җиде бала анасы булган Ак әби (аның бу йортта икенче исеме шундый булган) дисбесендә җиде баласына дога кылып утырган җиреннән, тәрәз каршында балаларын көтеп, фани дөнья белән хушлаша. Картлар йортының бер тәр­бия­чесе үксеп-үксеп елый гына бит. Һич кенә тынычландыра алмыйлар үзен. Әйтерсең, үз әнисен югалткан?! Аның бу халәтен мин соңрак кына аңлый төштем. Ак әби аңа гел ”кызым минем” дип дәшә торган булган. Ә тәрбия­че­нең исә үз әнисе бик яшьли бакыйлыкка күч­кән, диде­ләр. Язылмаган тормыш кануннары буенча,  тәр­бияче бире­дәгеләрнең барысын да тигез күрергә  тиеш булуга карамастан, Ак әбине  икенче әнисе буларак кабул итә. Мине бу очракта барысыннан да күб­рәк шушы тәрбия­ченең риясызлыгы, эчкерсезлеге, кешелеклелек сыйфатлары сокландырган иде.

 
Җитәкчеләре, авылдашлары, тәрбиясендәге кар­чык­лар Балык Бистәсе райо­ны­ның Күки авылында социаль хезмәткәр булып эш­ләүче Гөл­нур Мусина турында җы­лы сүзләр сөйләгәндә дә, ирек­сездән, нәкъ шундый кешелекле, хисле, йомшак кү­ңелле, кайгыртучан, олы җан­­­лы ханымны күзал­лап утырдым. Ялгышмаганмын. Очра­шуыбызның беренче минутларыннан  ук аның чын­нан да үз эшенең  олуг  маһиры булуын аңла­дым. Ул 2000 нче елдан бирле  дис­тәләгән  “әби-бәби­ләр”, “бә­би-әби­ләр”­нең җан докторы, ышаныч канаты, яр­дәмчесе, ки­ңәшчесенә, ярат­кан кызларына әй­ләнгән. Шул еллар дәва­мын­да 60ка якын карт-карчыкка социаль хезмәт күрсәткән. Әле дә ярдәмгә мох­таҗ  алты карчыкны үз ышыгына алган, өйләренә килеп, тәрбия кыла. Һәр ир­тәсе хәлләрен белүдән башлана. Кайсының киемен юар­га, чәчен тарарга, күзенә дару салырга, кайсына чиш­мә суы, кибеттән азык-төлек алып кайтырга, өчен­чесе­нең исә түләүләрен түләргә, идә­нен юарга, тагын берсен мунча кертергә кирәк. Әнә, инвалид карчык­ның күңеле тулган, аны юатасы бар. Кыскасы, көнозын кырыкмаса кырык эш, тавык чүпләп бетер­мәслек көн­дәлек мә­шә­кать­ләр, гамәл­ләр белән кайный ул. Гөл­нурның дистә еллар дәва­мында язылган көндә­лек­ләрен укып утырам. Аларда аның яшәеше, борчылулары, шатлыклы ки­череш­ләре, тормышы, хез­­мәт еллары вә юллары: “Авылдашлар һәм спонсорлар  ярдәме белән мунча салып чыктык. Хәзер әбилә­ребезнең үз мунчасы бар. Ике әбине сабый бала сыман юындырып, киендереп алып чыктым. Икенче­ләренә, бераз үз аякларында хәрәкәт­ләнүче­ләргә юыну өчен суын әзер­ләп бирдем. Суны чишмәдән чиләк-көян­тәләп ташыйбыз. Көнгә унар-егермешәр көян­тә су китә”.  Әлеге юлларны Гөл­нур Күки авылында “Шатлык” картлар йорты эшләп киткән вакытларда язган. Ул биредә “ Шат­лык”­ның яшәү гомеренәчә чаклы – биш ел дәвамында җи­тәк­че дә, тәрбияче дә булып эшли. Күбрәк хәйрия хисабына исәпләнгән йортны ачудагы мәшәкатьләрне Гөл­нур үзе һәм аның янәшәсендә бул­­­­ганнар гына беләдер.  Авылдагы  элеккеге “Сәла­хет­­дин бай йорты”нда ремонт эш­ләре салкын көзгә һәм кыш айларына туры килгән­лек­тән, ком ташу, чүп түгү, штукатурка вату, тәрәз яңак­ларын сылау, агарту хезмәт­ләре 30 градуска хәтле салкыннарда да дәвам итә. “Ара­­быздан бер генә сыкранучы да булмады”, – дип искә ала ул елларны Гөлнур. Яңа типта эшләүче әлеге оеш­мада үземә дә булырга туры килгәләде. Чыннан да, һәр килгән саен  без бире­дәге чисталыкка, тәртипкә  сокланып туймый идек. Ни кызганыч, “Шатлык”ның гомере кыска булды. Биредә тәр­бияләнгән, бүген язмышын Күки авылы белән бәй­ләгән Рәмзия Хәкимуллина (аны хәзер дә Гөлнур тәрбия кыла) шул елларны сагынып искә ала.


Аннан соң Гөлнурны авыл­­дагы ярдәмгә мохтаҗ карчыкларга социаль хез­мәт­кәр булып эшләргә “кодалыйлар”. “Авыр булса да, белгән эш”, – дип “яңа иске­се”нә алына ул.


– Бу эштә психолог, табиб, педагог, юрист, тагын әллә кемнәр булу кирәк. Иреш­кән уңыш-дәрәҗәлә­рем, туплаган тәҗрибәм, оп­тимистик рух белән хезмә­темне башкаруым өчен иң беренче чиратта элеккеге җитәкчем Кәүсә­рия Габдулла кызы Гаязовага бик зур бурычлымын. Ул, укытучым буларак, миңа мәктәп­тә белем нигезләрен яхшы төшен­дерсә, хезмәт юлымдагы җитәкчем буларак,  киңәш-фатихалары бе­лән беренче ярдәмчем булды. Шөкер, бүген дә хезмә­темне югары бәялиләр, таныйлар, күрә­ләр. Шунысын да әйтә­сем килә: әгәр гаи­ләңдә аңла­масалар, бу  үтә дә җаваплы вазифада бер көн дә эшләп булмас иде, – ди Гөлнур үт­кәннәрен, бүгенге­ләрен үл­чәүгә салып.


Әйе, күп эшләре артыннан ияреп  еш кына өенә  дә кайта. Тормыш иптәше Мәс­гүт, кызы  Гүзәл – аның беренче ярдәмчеләре. Ни әйтсәң дә, янәшәдә алар. Еш кына әти-әни йортына кайтып йөрүче уллары Марат белән килен­нәре Алиягә дә җитә бүлешер өлеш. Әнә,  тәрбия­дәге алты карчыкны җыеп өй­ләрендә узган “Аулык өй” чарасында һәммәсе артист, оештыручы булганнар, хәтта зур оныклары Марсель, өч яшьлек Адель белән ике яшь­лек Ясминә дә кунак әбиләргә сәләтләрен күрсә­теп алганнар. Аның дистә­ләгән социаль проекты коллегалары өчен дә кулланма ролен үти. Инде шактый еллар дәва­мында тәрбия­сен­­дәге карчыклар өчен эшләп килүче “Сәла­мәтлек” клубы – аеруча зур популярлык алган проект­лар­ның бер­се. Аның кысаларында әбиләр та­би­гатькә дә сәя­хәт кылалар, дару үләннәре җыя­­лар, савыгу күнегүләрен дә читкә этәр­миләр. Аның башлангычында тормышка ашырылган “Гарденотерапия” технологиясен дә әби­ләре бик теләп кабул итәләр.


– Гөлләр, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәнү, аларны карау, үрчетү карчыкларыма нервларын тынычлан­ды­рыр­га, стресслардан котылырга ярдәм итә. Алар бу шөгыль­ләреннән күңел­лә­ре­нә, җан­нарына үзгә бер канәгатьләнү алалар, – ди Гөлнур.

 


Быел исә ул тагын бер актуаль, көнүзәк проектка нигез салды. Ул “Куркынычсызлыкка аек акыл белән” дип атала. Проект тугыз өлештән тора. Анда өлкәннәрне ялган дарулардан, мошенниклардан саклау, юл йөрү, янгын, көнкүреш куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча мең дә бер сорауга җавап табып була.


Табышлары, танылу-ка­занышлары, шактый гына дә­рәҗәле уңышлары белән зур мактауга лаек Гөлну­рыбыз. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан, район җи­тәкчеле­геннән алган дистә­ләгән Мактау кә­газьләре, дипломнар аның тырыш хез­мәтенә мәд­хия җырлыйлар. Ул – респуб­ликакүләм конкурслар лауреаты да.


– Өлкәннәр катнашында узган өмә, чараларның һәм­мәсендә диярлек Гөлнур башлап йөрүчеләрнең берсе. Ә мондый чаралар бездә бик еш уза. Бик тә булдыклы, үз эшен яратып башкаручы хез­мәткәребез ул. Үз тәҗ­рибәсен яшьләр белән бик теләп уртаклаша, бу яктан көчле дипломат, киңәшче дияр идем мин аны. Ху­җа­лык­ларында да тәртип, мал-туар, кош-кортны күпләп асрыйлар, – ди Күки авыл җир­леге башлыгы Альберт Бәдрет­динов.


Һәр иртәдә Гөлнур Мусина аны сагынып көтеп торучы карчыклары янына  юлга кузгала. Кайберәүләр үз әти-әнисенә җан җылысын бүлеп бирергә, алар янына кайтып хәл-әхвәл белешергә җай таба алмый йөргән бу заманда, читләрне үзенеке итә алган, аларга күңел җылы­сын бүләк иткән, матурлап соңгы юлга озаткан, аннан соң да кабер­ләрен карап торган, аларны көндәлек догасыннан калдырмаган бу ха­нымның га­мәлләре алдында баш имичә мөмкинме соң?!

Фото: http://vatantat.ru

Вазыйх Фатыйхов

http://vatantat.ru

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: