Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

82 яшьлек Мансура әби намаз саен, «Ак барс»ның җиңүен теләп, дога кыла

Арча районы Симетбаш авылында яшәүче Мансура Шакирова 82 яшендә беренче тапкыр хоккейга килгән. Ул "Ак Барс" хоккей командасы өчен җан ата. Тамашачылар арасында ак яулыклы әбине күреп, Мансура әбигә "Ак Барс" хоккей командасы истәлекле бүләкләрен дә тапшырган.

Мансура әбигә гомерлек хыялын тормышка ашырырга аның апасының оныгы Марат булышкан. Казанга Корьән ашына килгән әбисен ул хоккейга алып барырга булган. Башта Мансура әби карчыклар андый җиргә йөрмидер инде дип карышса да, уенчыларны якыннан күрү теләге көчлерәк булган.

- Маратка рәхмәт инде. Үз оныгым кебек инде ул минем. Гел янымда авылда булды. 74 яшемә кадәр сыер асрадым. Көтү чираты җитсә, Марат кайтып җитә иде. Менә гомерлек хыялымны да тормышка ашырды бит, - ди әңгәмәдәшем. Моңа кадәр Мансура әби хоккейны телевизордан гына күзәтеп барган. Ә трибунадан карау бөтенләй башка, ди.

- Бик күңелле булды. Көлеп үлә яздык. Мине беренче тапкыр хоккейга килгән җанатар дип тәбрикләделәр. Истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Алка формасында сабын, "Ак Барс" сүзе язылган сөлге, халат бирделәр. Җиңә алмаулары өчен генә борчылдым. Өченче периодта "Аятел Көрси" догасын укуга, алка керттеләр, анысы. Тик көндәш команда да кертте шул. Шулай да тырыштылар инде уенчылар, - ди Мансура әби. Аның бөтен кагыйдәләрне белеп сөйләвенә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Биш еллап хоккей белән кызысына. "ТНВ Планета" каналыннан хоккейны татарча шәрехләүләренә дә сөенә. Ә хоккейның кагыйдәләрен аңа авылдашы, җырчы Габделфәт Сафинның әтисе 96 яшьлек Габдрахман бабай өйрәткән. Хоккей башланса, алар уен беткәнче телефоннан сөйләшәләр икән.

Мансура әби элек Арчада тавык фермасында эшләгән. "Елына 250 күкәй сала торган тавыкларымны хәтта, Мәскәүгә күргәзмәгә алып барган идем. Аннары 28 ел кибеттә сатучы булып эшләдем", - ди Мансура апа. Кияүгә чыкмаган. 92 яшьлек әнисен җирләгәннән бирле, ялгызы яши.

Реклама

- Шөкер, тормышым зарланырлык түгел, пенсия биреп торалар, догаларымны калдырмыйм. Ике рәкәгать намаз укыганнан соң, Ходайдан "Ак Барс" уенчыларына җиңү, уңышлар сорыйм. Аякларым йөрсә, исән- сау булсам, тагын барырмын, иншалла, - ди Мансура әби.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев