Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

8 март – ирләр бәйрәме?

23 февраль көнне иртән-иртүк телефоным «пипелдәгәнгә» йокыдан уянып киттем. Ял көнне кайсысы, әтәчләр белән бергә уянып, язып ята икән дип, карасам, бер-бер артлы бәйрәм котлаулары ява икән. Соң, мәйтәм, 23 февраль - Ватанны яклаучылар көне, ир-атлар бәйрәме, нишләп миңа смс җибәрәләр дип аптырап киттем.

Баксаң, хәзер хатын-кызлар бу көнне ир-егетләрне түгел, ә бер-берсен - дус кызларын, апа-сеңелләрен, әниләрен котлый башлаган. Иренмәгәннәр, хәтта шигъри юллар белән язганнар.

Ирләр бездән башка бетәчәк,
Яланаяк йөриячәк.
Оекбашны эзләргә дә,
Һичшиксез бит хатын кирәк.
Кибет пилмәне ашамыйм дисәң,
Чиста йөрергә теләсәң,
Темпуратура 37 генә булса да,
Кирәк шул хатын, хатын кирәк!

Бу юлларны, тәбрикләү смсларын укыгач, алга таба 23 февраль Ватанны түгел, ирләрне саклау яки яклау көненә әйләнеп калмаса ярар иде дип дога кылдым.

Телевизордан электрон техника сата торган кибетне мактап реклама әйләндерәләр. Реклама тексты шулай ук тәмам телсез калдыра. Хәтәр көр тавышлы ир «8 март ул хатын-кызлар бәйрәме генә түгел, ә 30 процентка ирләр бәйрәме дә» дип сөйли. Моны ничек аңларга?

Хәзерге хатын-кызларның утыз проценты ирләр урынына тормышны үз җилкәләрендә тарта, ару-талуны белмичә акча эшли, карьера ясый, дөнья куа дип әйтер идең, җитмеш төрле һөнәр дә аз дип яшәгән гүзәл затлар чынбарлыкта күбрәк, 70-80 процентка җитә. Әллә инде реклама текстын «ирләрнең утыз проценты хатыннарга әйләнде» дип аңларгамы?

Алай дисәң дә, хатын-кыздан да арттырып киенергә, бизәнергә, маникюр-педикюрлар ясатырга яраткан, гүзәл затлар кебек чыркылдавык тавыш белән көлгән, хәтта ки йөрешләре үк хатыннарныкына охшаган яки әнисе итәге астыннан чыгып, үз сүзләре өчен җавап тота алмаган ир-егетләр дә утыз процент кына түгел, ә шактыйга артык…

Ике бәйрәм арасында менә шулай икеле-микеле уйлар туды әле. Җәмгыятьтә күп нәрсәнең асылы югалып барганда, аек идеология калмаганда, без кечкенә вакытта Әтиләр яки Әниләр бәйрәме дип көтеп алган, үз кулларыбыз белән төсле кәгазьдән открыткалар ясап газиз кешеләребезгә бүләк итә торган бу көннәрне дә ниндидер өченче җенес затларына юнәлдерә, кадерен, кыйммәтен түбәнсетә башладылар. Әмма 8 март әле узмаган. Шуңа да, әйдәгез, һәммәбез дә, гүзәл затларны - әниләребезне, хатыннарыбызны, әбиләребезне, апа-сеңелләребезне, күршедә яшәүче Мәчтүрә апаларны, хезмәттәшләребез һ.б. лаеклы итеп, чын ир-егетләрчә котлыйк әле! Моның өчен күп кирәкми бит, берничә җылы, назлы сүз дә җитә! Ни дисәң дә, хатын-кызлар колаклары белән ярата…

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев