Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

8 июнь – Социаль хезмәткәрләр көне

Бу көн Россия Президенты Указы белән 2000 елдан бирле уздырыла.


Россиядә мохтаҗларга социаль ярдәм күрсәтүнең үз тарихы бар. Петр I дәүләт социаль яклау системасына нигез салачак Указны игълан итә. Картлар, инвалидлар яшәгән йортларда авыруларны карасын, ярдәм итсен өчен ун авыру кешегә бер сәламәт кеше булырга тиеш, дип язылган була анда.

Социаль хезмәткәрләр көне - кемгәдер килгән авырлык, сынауларны, кемдер кичергән фаҗигане йөрәгенә якын алып, үзенекедәй кабул итеп, кешеләрнең рухи, матди хәлен яхшырту өчен барысын да эшләргә әзер булганнарның һөнәри бәйрәме ул. Социаль хезмәткәрләр, жәмгыятебезнең социаль яраларын дәвалап, тормыш авырлыкларын җиңәргә булышып, дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итүгә үзләреннән саллы өлеш кертә.

Реклама

Районыбызның барлык социаль хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Аларга сәламэтлек, сабырлык, зур уңышлар телибез. Районыбызның социаль хезмәткәрләре - Утар балалар йорты директоры Имаметдин Гәрәев, районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Марсель Хуҗин, Лесхоз картлар йорты директоры Илхам Нургалиев, Икшермә авылындагы балалар приюты җитәкчесе Лилия Загидуллиналарга кайнар сәлам һәм алар җитәкләгән коллективларга бәйрәм сәламнәре юллыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев