Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

8 АЙЛЫК БАЛАНЫ КЫЙНАГАН ТӘРБИЯЧЕ: "МИН ГОМЕРЕМ БУЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘДЕМ"

Башкортстанның тикшерү комитеты 8 яшьлек баланы кыйнау очрагын тикшерә. Тәрбиячедән сорау алганнар. Хәзер экспертиза уздырылачак. Бу хакта "Башинформ"агентлыгыннан Әлфия Әһлиуллина яза. "Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты тәрбияче белән сөйләшкән. Ханым үз гаебен таный. "Мин гафу итеп булмаслык тупаслык кылдым. Мин бөтен гомерем буе балалар белән булдым", - ди ул. Журналист: "Ул...

Башкортстанның тикшерү комитеты 8 яшьлек баланы кыйнау очрагын тикшерә. Тәрбиячедән сорау алганнар. Хәзер экспертиза уздырылачак.

Бу хакта "Башинформ"агентлыгыннан Әлфия Әһлиуллина яза.

"Башкортстан" дәүләт телерадиокомпаниясе корреспонденты тәрбияче белән сөйләшкән. Ханым үз гаебен таный. "Мин гафу итеп булмаслык тупаслык кылдым. Мин бөтен гомерем буе балалар белән булдым", - ди ул.

Журналист: "Ул көнне сезгә ни булды?" - дип сорагач, тәрбияче: "Минем сәбәпләрем минеке булып калсын", - ди.

Стәрлетамактагы гаилә 8 айлык баланы карарга 43 яшьлек хатынны яллый. Күпмедер вакыттан соң, баланың тәнендә көйгән эзләр күреп, ул фатирда яшерен камера урнаштыра.

Иринаның бала карауда 16 яшьлек стажы булуы билгеле. Шуңа да карамастан, ул баланың тик кенә ятып торуын тели. Бала уянса, аңа суга, ятагына атып бәрә, мендәргә бите белән төртә.

БСТ каналы баланың әнисе - Ирина Назмиева белән сөйләшкән. Әни кеше баланы табиблар тикшерүен әйткән. "Бала бөтенләй йокламый", - дип, елап сөйли ул.


Реклама

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

8 АЙЛЫК БАЛАНЫ КЫЙНАГАН ТӘРБИЯЧЕ: "МИН ГОМЕРЕМ БУЕ БАЛАЛАР БЕЛӘН ЭШЛӘДЕМ"

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев