Саба ТВ

79 ел узды, Жуков сәгате әле дә текелди

Казанда яшәүче, йөзенче яше белән баручы Фәррах Хәйрет­динов та Сталинград сугышын оныта алмый. Бер гасырлык гомер кичергән ветеранның бүген бер теләге бар: илләр тыныч, дөньялар имин булсын, башка сугышлар кабатланмасын! Дүрт сугыш күргән кеше бу сүзләрнең мәгънәсен белеп әйтә. Ә вакытны ул моннан 79 ел элек маршал Жуков биргән сәгатькә...


Сарман районында туып үскән Фәррах 1934 елда Казанга эшкә килә. Ә 1939да аны армиягә алалар. "Ул чакта миңа 21 яшь иде. Сугышлар булыр, кешеләр кырылыр дип күз алдына китерми идем, - дип искә ала ул. - Күңелдә иң уелып калганы Сталинград сугышы булды. Аягым яраланды. Табиблар аякны кисәргә җыенды. Минем алдан гына ике солдатка операция ясадылар. Бер дә аяксыз каласым килмәде, шуңа күрә каршы тордым. Бәхеткә, мин Казаннан килгән хирургка эләктем. Өч ай буе дәвалап, мине аякка бастырды. Петр Петрович исемле доктор белән гомерлек дуслар булдык. Миннән ике генә яшькә кече иде. Сталинград янындагы сугыш бик авыр булды. Яшермим, ул чакта җиңәрбез төсле түгел иде. Немецлар зур көч белән килде. Әмма без ахырга кадәр каршы тордык һәм җиңү яуладык". Сталинградтан соң атаклы разведчик Хәйретдинов Курск сугышында, Белоруссия, Украина, Литва, Эстония, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Ул чакларны хәзер түшендәге медаль-ор­деннары исенә төшереп тора. "Бала чакта ул медальләрне уенчык итеп уйный идек. Берсен югалттык та әле. Аларның шул­кадәр кадерле буласын, әтие­безне, олыгайгач, шулай хөр­мәтләрләр дип уйлап та карамый идек. Хәзер, шөкер, аларны онытмыйлар", - дип сүзгә кушыла кызы Равилә.


Фәррах абый сугыштан кайткач, 1947 елны гаилә кора. 1950 елны тагын армиягә чакыру килә. Әмма ул чакта ике балалары була. Җыенып йөргәндә генә аны Эчке эшләр министрлыгына эшкә алалар. Министр үзе чакыртып ала. Эчке эшләр органнарыннан 1970 елны пенсиягә чыга ул. Әмма ялга китми, тагын 23 ел эшли әле.


Хәзер дә бабайга 100 яшь бирү кыен. Әле дә егетләрчә төз, матур итеп йөри. Өйдә утырганы да юк икән. Әле мәктәпкә, әле университетка, хәрби частьларга чакырып кына торалар үзен. "Килеп алалар, китереп куялар. Ә мин яшьләр белән очрашып кайтам. Тик утырып булмый. 7 февральдә Халыклар дуслыгы йортына да чакырдылар әле. Президентыбыз да гел хөрмәтли. Эш урынымда да онытмыйлар. Үзем дә сафта булырга тырышам. Бер елны да Җиңү парадын калдырганым юк", - ди бабай.


Фәррах бабайның хатыны Әминәне дә сугыш урап узмаган. Ул поездда проводница булып эшли, яралы солдатларны ташыйлар. Аның да хатирәләре күп. "Бервакыт солдатларны төяп кайтып киләбез. Барысы да яткан. Шунда арада берсенең аягындагы ите­генә игътибар иттем. Безнеке түгел бит! Шунда ук җитәкчеләргә хәбәр иттем. Без­некеләр арасына кереп яшерен­гән дошман солдаты булып чыкты ул. Аннары тагын берсен таптылар. Ул чакта чәчәкләр бүләк иткәннәре истә калган, - дип хатирәләрен яңарта 95 яшьлек Әминә апа.


Фәррах бабай буш вакытларында агач эше белән шөгыль­ләнгән. Бервакыт якын дусты аны бакчага йорт төзергә чакыра. Авыл малае эштән курыкмый, шулкадәр яратып агач эшкәртә. Шунда дусты шаяртып кына: "Фәррах, үзеңнеке төс­ле итеп эшлисең. Бигрәк тыры­шасың", - ди. Бу бакча чынлап та аңа насыйп була. Бакчасын төзегәндә, дусты авырып китә. Ул, Фәррахка шалтыратып, бакчаны алуын үтенә. Каршы килми, үзе­некен дә төзеп бетерә, күрше-күләнгә дә булыша. Хәзер дә исендә: 28 кешегә өйалды корып бирә ул. Оныклары аңа "Тук-тук бабай" дип исем дә куша әле.


Фәррах бабай белән фо­тосурәтләр карап, сугышчан дусларын барлыйбыз. "Сугышка 560 кеше киткән идек, хәзер 19 кеше калдык. Моннан 5 ел элек Курск өлкәсенә барып, хатирәләр яңартып кайттык. Анда 61 илдән ветераннар килгән иде. Ул чакта иң олысы мин идем. Менә шуннан үзегез уйлап карагыз инде", - ди бабай.


Узган ел Хәйретдиновларның гаилә корып бергә яши башлауларына 70 ел тулган. Өч бала үстергән алар. Хәзер үзләре - балалары тәрбиясендә. Гомер озынлыгының сере гади икән. Фәррах бабай, нәселебез шундый, ди. Баксаң, әтисенең апасы - 99га, әтисе - 93, әниләре - 86, әнисенең апасы 107 яшькә җиткәнче яшәгән. Фәррах абыйны балалары 120гә җитәр әле дип шаярта. Сер бирмәсә дә, бабай күпне күргән: 11 операция кичер­гән кеше ул! "Без әти белән әнине дөрес ашатабыз. Бар нәр­сә дә тукланудан тора. Артыгын ашап ташламаска кирәк. Әти гомере буе шулай яшәде. Әле дә алдына куйган ризыкны авыз итеп кенә карый. Һаман да төз гәүдәле булуының сере шундадыр дип уйлыйбыз. Елга ике тапкыр сәламәтлекләрен ныгыталар. Тиешенчә ял итәләр. Инде үзебез оныклар сөйсәк тә, әти-әниебез безгә бик кирәк. Яшәсен­нәр генә әле!"- ди кызы Равилә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

"Татарны төштә күрергә дә куркам"

Сталинград сугышы Бөек Ватан сугышы чорында иң дәһшәтле яуларның берсенә әйләнә. Ул 1942 елның 14 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә генә тө­гәлләнә. Канкойгыч сугыш-орыш 200 көн һәм төннән артыграк дәвам итә. Дөнья тарихында моңа кадәрге бер генә яу да максаты, колачы һәм киеренкелеге ягыннан Сталинград явына тиңләшә алмый.

17-2
Герой-шәһәрне саклауда якташларыбыз да үзләреннән саллы өлеш кертә. Сталинградка гаскәр­ләр, корал, сугыш кирәк-ярак­ларын китерүче поездларны фашист бомбардировщиклары һө­җүменнән Юдино станциясенең тимер юлчылары акчасына һәм аларның көче белән төзелгән "Кызыл Татарстан" бронепоезды сак­лый. Атаклы "Павлов йорты"н 58 тәүлектән артыграк вакыт дә­вамында гитлерчылар һөҗүмен­нән саклаучылар арасында республикабыздан бронебойщик, ефрейтор Рамазанов һәм Шкуратов дигән солдат була.


265 дошман солдатын юк иткән танылган снайпер, Казан егете Анатолий Чехов исеме бөтен Сталинград фронтын шаулата. Советлар Союзы Герое Фәрит Фәтхуллин җитәкчелегендәге авиация һөҗү­ме полкы очучылары дошманның пехотасы һәм артиллериясен рә­химсез кыра.


Сталинград фронтының көнь­як-көнбатышында генерал М.Шу­миловның 64 нче армиясе сос­тавында ТАССРның Арча районы егете полковник Гани Сафиуллин җитәкчелегендә 38 нче укчылар дивизиясе дошманның кирәген бирә. Дивизия сугышчылары фа­шистларның 108 танкын, меңнән артык автомобилен юк итә. 1943 елның октябрендә инде генерал исеме алырга өлгергән Г.Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.


Шулай ук хатын-кызлар да көчле затлардан калышмый. Зенитчылар Сәйдә Мостафина һәм Лена Шәмсетдинова Сталинградны саклауда гаять зур кыюлык һәм тапкырлык күрсәтә. Казан кызы - шәфкать туташы Асия Ильматова, гомерен куркыныч астына куеп, яраланган дистәләрчә солдатны яу кырыннан алып чыга. Ул татар хатын-кызлары арасыннан иң беренче булып "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Сталинград янындагы хәрби госпитальдә фель­д­шер Фаина Чанышева көн­не-төнне белмичә хезмәт куя. Ул СССРның беренче биш шәфкать туташы арасында, Бөек Ватан сугышы чорындагы казанышлары һәм фидакарьлеге өчен, Халыкара Кызыл Хач оешмасының "Флоренс Найтингейл исемендәге" медале белән бүләкләнә.


Идел буендагы канкойгыч сугыш татарстанлылар өчен тагын шуның белән аеруча истәлекле: анда республикабызда оештырылган тулы бер хәрби подраз­деле­ниеләр катнаша. ТАССРда оештырылган 7 укчылар дивизиясе арасыннан икесе Сталинград утына "ыргытыла". Татарстаннан чакырылган солдатларның фидакарьлеге, кыюлыгы һәм батырлыгы хәтта дошманның үзендә дә соклану хисләре тудыра. Идел буендагы тарихи яу көннәрендә немец ефрейторы тылда калган абыйсына: "Биредә безгә каршы татарлар күп сугыша. Алар - акылдан язган, татарны төшемдә күрергә дә куркам", - дип яза. Шулай ук сугышчан иптәшләре дә татарларның батырлыгын бик югары бәяли. "Бу - татар, димәк, сынатмаячак", - дигән сүзләрне фронтта еш ишетергә туры килә иде", - дип яза Илья Эренбург үзенең хатларында.

Республиканың "Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, бү­генгә Татарстаннан 40тан артыграк кешенең Сталинград сугышын үтеп, соңыннан Советлар Союзы Героена, 19ының - Дан ордены тулы кавалерларына әйләнүе ачык­ланган. Якташларыбыз барлык төр гаскәрләрдә сугышкан. Кызганычка, бик күпләре яу кырларында ятып калган. Архив материалларына караганда, бүгенге Волгоград өлкәсе территориясен­дә генә дә Татарстан АССРдан 22 меңгә якын солдат һәм офицер һәлак булган.


Тылда калган татарстанлылар­ның да Сталинградка ярдәме зур була. Казанның 22 нче һәм 387 нче авиация заводлары сугышчан самолетлар белән тәэмин итү генә түгел, күчмә бригадалар ярдәмен­дә гадәттән тыш хәлләрдә аларны ремонтлый да. Аерым алганда, Татарстаннан җибәрелгән бригада­ның 50гә якын бомбардировщикны торгызып, "Сталинградны сак­лаган өчен" медале белән бү­ләкләнүгә тәкъдим ителүе мәгъ­лүм. СССР суднолар төзү сәнәга­тенең Яшел Үзәндәге 340 нчы заводы хәрби суднолар җитештерә. Сталинградны яклаучылар өчен акча, азык-төлек, сугышчыларга җылы киемнәр җибәрелә.


Сталинград янындагы сугыш 1943 елның 2 февралендә совет гаскәрләренең зур җиңүе белән төгәлләнә. Шулай итеп, Идел буендагы җиңү Бөек Ватан сугышы барышында тамырдан борылыш өчен көрәштә иң югары ноктага әйләнә. Совет солдатлары һәм офицерлары гитлерчыларның бик зур төркемен камалышка ала һәм тулысынча тар-мар итә. Сталинград янында немец гаскәрләрен тар-мар иткәннән соң, шәһәрнең генә түгел, бәлки бөтен өлкәнең оккупантлар тарафыннан талануы һәм хәрабәләргә әйләнүе аңлашы­ла. Өлкә җитәкчелеге торгызу эш­ләрендә ярдәм итү үтенече белән тылда кылган төбәкләргә мөрәҗә­гать итә. Татарстан АССР бу чакыруга беренчеләрдән булып кушыла һәм Сталинградның Дзержинск районын, Сталинград өлкәсенең Городище һәм Кызыл Армия районнарын шефлыкка ала.


Сталинградка республикабыз­ның һәр коллективы кулдан кил­гәнчә ярдәм итәргә тырыша. Әйтик, М.Вахитов исемендәге май комбинаты Волгоград гидролиз заводын торгызуда катнаша. Казан медицина институты хезмәткәр­ләре герой-шәһәрнең медицина институты эшен яңартуга ярдәм итә.
1943 елның урталарына Казан предприятиеләре генә дә (халыктан җыелганны исәпкә алмыйча) Сталинградны торгызу өчен якынча 4 миллион сумлык төрле эш кораллары һәм төзелеш материаллары җыя. Торгызу эшләренең беренче айларында Татарстаннан Сталинградка агач, төрле җиһаз­­лар төялгән йөздән артык вагон җибәрелә.


Айсылу Кәбирова, тарих фәннәре докторы

("Ватаным Татарстан", /№ 15, 02.02.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: