Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

7 сантиметрдан да юкарак бозга чыккан өчен штраф салына – коткару хезмәте

Юка бозда балык тотуның Татарстанда беренче корбаны бар.

Раифа күлендә балык тотучы боз астына киткән һәм үлгән. Әлеге хәбәр Яшел Үзән районы кизү-диспетчерлык хезмәтенә 1 декабрьдә 13 сәгать 27 минутта алынган булган. Коткаручылар Казаннан 2 нче зона отрядыннан килеп, водолазлар ярдәмендә су төбе тикшерелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Раифада яшәүче иптәше сүзләренчә, алар икәү балык тотарга килгән булган. Кинәт 59 яшьлек ир-ат боз ватылып, төшеп киткән. Ярдәм иткәндә икенчесе дә төшеп киткән, анысы чыга алган.

4 метр тирәнлектәге күлдән 59 яшьлек балыкчының мәетен алганнар. Бату сәбәбе - бозның юка, бары 3-4 сантиметр гына булуы.

Кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе үзәгенең Яшел Үзән хезмәткәрләре шундый фаҗигале хәлләр булмасын өчен рейдлар, әңгәмәләр үткәреп тора.

Искәртеп үтик, Татарстан Административ хокук бозулар кодексы маддәсе нигезендә 7 сантиметрдан да юка бозга чыккан өчен административ штраф салына. Гражданнарга ул 1,5 меңнән 2 мең сумга, вазифаи затларга 5 меңнән 7 мең сумга, юридик затларга 50 меңнән 70 мең сумга кадәр каралган.

Фото: 16.mchs.gov.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев