Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

7 март көнне ООО «СХП Юлбат» хуҗалыгында 2018 елга язгы чэчугә әзерлек буенча җыелыш булып узды

7 март көнне ООО «СХП Юлбат» хуҗалыгында 2018 елга язгы чәчугә әзерлек буенча җыелыш булып узды.

Җыелышта Саба районы башлыгы Р.Н.Минниханов, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хасаншин, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар һәм инженерлар катнашты.

Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы ремонты барышы белән районның җитештерү маркетинг бүлеге начальнигы Р.В.Харисов чыгыш ясады. Шулай ук 2017 елгы һәм 2018 елның январь ае өчен электроэнергия, ягулык-майлау материаллары тотылышына анализ ясалды. Хуҗалыкларның сыйфатлы орлык белән тәэмин ителеше, минераль ашламалар туплау буенча игенчелек бүлеге консультанты Р.Ф. Нигаметзянов чыгыш ясады. Җыелышны авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе җитәкчесе Г.Ш. Хасаншин тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев