Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

5 яшьлек кыз 30 градус суыкта әнисен эзләп урамга күлмәкчән чыгып киткән - видео

Красноярск крае Ирбейский шәһәрендә полицейскийлар урамда кечкенә кызны күреп алалар. 30 градус суыкта ул яланаяк була һәм әнисен эзләвен генә әйтә ала.

Полицейскийлар кызны район хастаханәсенә алып килгән, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Ирина Волк.
 
Биш яшьлек кызның әнисе төнге сменага киткән булып чыга. Кызны ул олы улы белән калдырган. Кыз йоклап киткәч, абыйсы урамга чыгып киткән. Кыз уяна һәм куркып, әнисен эзләргә урамга чыгып китә. 
 
Полицейскийлар кызны куркыныч хәлдә калдырган әнинең тәртибенә бәя бирәчәк.
 

 

Фото: Эчке эшләр министрлыгы 

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев