Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Оныгыбыз Гает көнне өйдән чыгып китте, бер хәбәре юк, керфек тә какмый көтәбез”. Мөслим халкы 19 яшьлек Алмазны эзли

Мөслим халкы 19 яшьлек Алмаз Гыйльфановны эзли. Ул 21 август көнне төшке аштан соң велосипед белән чыгып китә һәм шуннан бирле аннан бер хәбәр дә юк. Бүген гаилә шок хәлендә. Кая барырга, кемнән ярдәм сорарга белмиләр. Шушы яшенә җитеп, бер кичне дә өйдән читтә кунмаган егет өчен әби-бабасы, әти-әнисе ут йота.

“Бер егет чакырып алды да чыгып китте”

Оныгының ни рәвешле югалуы хакында “Татар-информ”га Алмазның әбисе Лидия ханым сөйләде.

– 21е көнне төшке ашны ашап утырганда, Алмазны бер егет чакырып алды. Кызганычка, мин ул егетне күрмәдем, әнисе дә танымый калган. Шул китүдән оныгыбыздан бер хәбәр дә юк. Инде икенче тәүлек керфек тә какмыйча, ут йотып торабыз, - диде ул.

Алмаз Гыйльфанов Мөслим үзәгендә әби-бабасы, әти-әнисе белән яши. 19 яшь. Быел гына райондагы һөнәр училищесын тәмамлап, пешекче дипломы алган. Җәен ял иткән, эшкә урнашырга өлгермәгән.

– Мәскәүдә яшәүче энем кайткан иде. Алмаз аның белән Мәскәүгә кунакка барырга хыялланды. Шуңа күрә эшкә дә урнашмый торды. Менә, гөнаһ шомлыгына, нинди хәлләр килеп чыкты бит әле, - ди Лидия ханым.

“Алмаз кечкенәдән эпилепсиядән интекте”
Алмаз кечкенәдән эпилепсия өянәгеннән интеккән. Тик әбисе әйтүенчә, соңгы ике-өч елда авыру чигенгән булган. Теге яки бу билгеләре күренмәгән. Чыгып югаласы көнне дә үзен яхшы хис иткән, авыру билгеләре сизелмәгән.

– Оныгымның өйдән башка бер җирдә дә, бер кичне дә кешедә кунганы юк. Туганнарыбызга китсә дә, сорый яки кире кайта иде. Инде шул авыруы баш калкытып, кайта белми йөри микән дип борчылабыз, - ди кайгыга баткан Лидия Гыйльфанова.

Алмаз өйгә кичке 11дә кайтмагач, тәмам борчуга төшә гаилә. Әнисе атылып урамга, эзләргә чыга. Ә вакыт алга бара. 1 тулып китә, ике. Алмазның кесә телефонына өзлексез шалтырату да нәтиҗә бирми - “недоступен”. Шулай итеп, бәлки, иртән кайтыр дигән өмет белән, йокысыз төн үткәрә гаилә. Тик Алмаз табылмый.


Алмаз - сулда

“Күрәзәчеләр төрлечә фаразлый”
Алмазның бертуган апасы Лиана Казанда КФУда укый. Ул җәен эшләде. Инде менә бер атна ял итим дип, безнең янга кайтырга җыенган иде. Бу хәлне ишеткәч, кичә кайтты. Автобуста исә энесе югалу турында хәбәр язып тараткан. Полициягә дә кичә ул әйтте, - ди Лидия апа.

- 21е көнне Ык буенда бәйрәм булган. Алмазны шунда күргәннәр. Ул бер егет белән әрәмәлеккә таба киткән. Өйдән чыгып киткәндә алар янында тагын ике егет булган дип фаразлана. Әмма без аларның кемнәр икәнен белмибез, үзләре дә элемтәгә чыкмыйлар, - ди Алмазның әбисе.

Гаҗизлектән аптыраган гаилә күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать иткән инде. Мөслимдә яшәүчесе Алмазны су буеннан эзләргә кушкан, пристубы булган дигән. Полиция вәкилләре белән белән волонтерлар Ык буен эзләп әйләнгәннәр инде, әмма нәтиҗә генә юк. Бүген Казахстанда яшәүче бер күрәзәче элемтәгә чыккан. “Әрәмәдән эзләгез, адашкан, кайта алмый” дигән ул.

– Менә яңарак кына Алмазның училищедагы укытучысы да кереп чыкты. Ул бүген студентлар төркеме белән әрәмәлеккә барырга җыена, - диде Лидия ханым.

Лидия ханым сүзләренчә, Алмазны кичә бер кыз күргән. Шуңа күрә бүген парктагы күзәтү камераларын тикшерәләр. Гаиләнең барлык әгъзалары шунда киткән.

– Алмаз – эчеп йөри торган бала түгел, бик тәртипле, итагатьле. Өйдә дә тынычлык, дус-тату яшибез. Тавыш та күтәрмәдек, аңа да бер сүз әйткәнебез булмады. Безгә үпкәләп, ачуланып чыгып киткәндер дип уйламыйбыз. Гадәттәгечә, велосипед белән китте бит.

Алмаз өйдән чыгып киткәндә кара чалбар, кыска җиңле футболка кигән. Кызганыч, әбисе футболкасының төсен хәтерләми. Башында кепка, аркасына рюкзак аскан. Рюкзагында музыка тыңлый торган плееры булуы мөмкин. Аягында кроссовки. Үзе белән кесә телефонын да алган. Янында велосипеды бар.
– Төшемә кереп, берәр ым-ишарә бирмәс микән идп, ятып, йокларга да тырышып караган идем. Кая ул! Керфек тә кагып булмый. Балам исән-сау булсын дип кенә телим инде. Бик авыр хәлләр әле, бик авыр хәлләр, - диде Лидия ханым.

Алмазны күрүчеләр булса, "Интертат" редакциясенә шалтыратуыгызны я ватсап аша элемтәгә чыгуыгызны үтенәбез: +79270379110

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

 https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев