Саба ТВ

40 яшьтән соң диспансеризация үтүчеләрне үзгәрешләр көтә

18 яшьтән 39 яшькә кадәр россиялеләр өч елга бер тапкыр тикшеренү үтәчәк.

Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрүнең яңартылган тәртибе кичә, 6 майда, үз көченә керде. Боерык РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ел саен диспансеризация уза алачаклар. Моннан тыш, аларга онкология авыруларын иртә стадиядә ачыклау максаты белән скрининглар үткәрәчәкләр.

18 яшьтән 39 яшькә кадәр россиялеләр өчен массакүләм тикшерү үткәрүнең элеккегечә дәвам итүе — өч елга бер тапкыр саклана. Процедура түләүсез һәм ирекле булып калачак.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: