Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

3%лы авыл ипотекасы: беренчеләр булып яңа өйләргә керүчеләрнең хисләре

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды.

Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.

Авыл ипотекасын иң беренче булып алучыларның берсе – Алексей Корсаков, ул машина йөртүче булып эшли, хатыны – кибет хуҗасы, уллары бар.

- Үзебезнең торакны булдырырга вакыт җиткәндер, дип уйладык та, 10,9 процент еллык ставка белән ипотека алырга булдык. Шул вакытта бу программа килеп чыкты. Әлбәттә, без тиз генә шул программага күчәргә ниятләдек, – дип сөйли Алексей Валерьевич. – Россельхозбанкта (әлегә авыл ипотекасын анда гына алырга мөмкин) аны рәсмиләштерү буенча мәшәкатьләр булмады. Минем хезмәт хакым кредит учреждениесен канәгатьләндерде. Шулай итеп, 1,4 миллион сум кредит алдык, аңа үз акчабызны өстәп, Тәтеш шәһәрендә үк йорт сатып алдык.

Корсаковларның йорты каркас корып торгызылган щитовой йорт, өч бүлмә бар, газ, су, электр кертелгән. Йорт янында бик зур булмаган ярдәмче хуҗалык - бакча да бар. Шушы көннәрдә аларда өй туе көтелә. Озакламый бакча мәшәкатьләре дә башланыр. Бәхетле гаилә яшелчә орлыклары, чәчәк үсентеләре сатып ала.

Корсаков 3%лы кредитны 20 елга алган. Кредит буенча айлык түләү 7 мең сум саналган, бурычны алдан түләп бетерү хокукы да бар.

Реклама

- Суыткыч, газ плитәсе, телевизор сатып алдык инде. Кайбер җиһазларны элеккеге хуҗалар калдырып китте, – дип сөйли Алексей Валерьевич. – Мин бик канәгать, бу программа булмаса, әйтә алмыйм, кайчан без торак мәсьәләсен хәл итә алыр идек әле, – ди Корсаков.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртеп уза, “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы 3%лы еллык ставка белән ипотека кредиты ярдәмче федераль программа эшләнде. Быел аны Татарстанда гамәлгә ашыруга 2,2 млрд. сум акча каралган. Беренче ташламалы ипотека кредитлары Актаныш, Тәтеш, Кама Тамагы, Питрәч һәм Лаеш районнарында бирелде инде.

 

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев