Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

38 яшьлек ана балаларына даими күсе агуы ашатып торган

Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек Елена Кордюкова балаларына даими рәвештә составында күсе агуы булган «Варфарин» препараты биргән.

Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган. Балаларның гәүдәләрен казып алып экспертиза үткәргәннән соң, ананың аларны да күсе агуы белән агулаганы ачыкланган.
Сорау алу вакытында хатын: «Балаларны дәвалап туйдым, шуңа үтердем», - дип җавап биргән. Хатынны прокурор, Россия законнары кысаларында, мөмкин кадәр катгый җәзага - 20 елга ирегеннән мәхрүм итәргә сораган.
http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев