3,5 литр сөткә 1 литр бензин бирәләр
Соңгы көннәрдә татар телле интернетны да, урыс теллесен дә бензин бәяләре берникадәр сискәндереп алды. Аңлашыла инде: Россиядә бердәнбер булган бу ыргылыш барыбызның да кесәсенә нык суга. Мотор ягулыгының кискен өскә сикерүен рәсми сүзчеләр нефть бәяләре үсү белән аңлаталар.
rbc.ru
Бездә бит һәрвакытта да бензин йә нефть бәясе күтәрелгәнгә, йә ”кара алтын” бәясе очсызланганга карап үсә. Җир мае очсызланса, ягулык сатучылар бәя күтәреп югалтуларын каплыйлар, кыйммәтләнсә, тагын шуны ук кабатлыйлар. Нефть дәлиле башка илләр белән чагыштырып караганда бик нык аксый. ”Кара алтын” сатучы Казахстанда, мәсәлән, апрель аенда бензин очсызланган икән: безнең сумнарга күчергәч АИ-92 маркалы ягулыкның литры 30 сум да тормый. Кыйммәт чакта 30 сум 60 тиен тирәсе булган. Нефть экспортлаучы Иранда 21 майга бензин бәясе Россиядәгедән 2,53 тапкыр, Кувейтта – 2,02; Согуд Гарәбстанында – 1,31; мотор ягулыгын сатып алучы Кыргызстанда да бездәгедән якынча 1,07 тапкыр арзанрак икән.
Газета хәбәрчесе чагыштырды: җир маена бәя котырып үскән һәм барреле 120 долларга якын булган 2014 елгы май аеның бу көннәрендә Казанда АИ-92 маркалы бензин 29 сум 91 тиен булган. Доллар паникасы булган көннәрдә, 2014 елның декабрь ахырында, 31 сум 70 тиенлек бензин якканбыз. 2015 елның шушы чорында ягулык берникадәр очсызланган: АИ-92 бәясе Казанда – 30 сум 48 тиен. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенең хезмәт хакы ул чакта хәзергедән байтак югары иде. Машинага бер литр бензин салу өчен авыл кешесе ул чакта 2 ярым литр сөт сатарга тиеш иде. Бүген шул ук күләмдә ягулык өчен 3,5 литрга якын сөт тапшырырга кирәк. 2016 елның маенда ”кара алтын” бәясе чагыштырмача тотрыклы, доллар да арзанрак чакта бензин инде 33 сум 83 тиен булган. 2017 ел мае бәясе инде 36 сум 14 тиенгә күтәрелгән. Сөт пропорциясе белән үлчәсәк, бу – якынча 2 литр сөт дигән сүз, шуңа күрә авыл кешесе ул чактагы күтәрелешкә шыңшымаган, түзгән. Авылда чәчү барган бу көннәрдә, мотор ягулыгы аркага пычак белән кадаганда, хуҗалыклар ничек түзәргә тиеш? Тракторлар азыгы булган дизель ягулыгы бензинга караганда да кыйммәтрәк бит.
Татарстанда традицион рәвештә бензин бәяләре Идел буе федераль округындагы күршеләрдән арзанрак йөри әле. Рәсми статистика күрсәткечләре иң кыйммәт бензин безнең округта Киров һәм Пермь өлкәләрендә, Мари Илендә булуын дәлилли. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә эленгән чекны күргәч, татарстанлылар: “Бу бездәме?” – дип шаккаталар. Шаккатмас идең, безнең нефтьне эшкәртеп бензин ягучы белорусларда да ягулык бәясе бездәгедән чүт кенә арзанрак. Көнбатыш бу күрше дә мотор ягулыгын Европа илләренә сатып табыш ала югыйсә. Әмма читтә кыйммәтрәк дип, үз халкын ягулык бәясе белән камчыламый.
Россия Хөкүмәте, инде ягулыкка акцизларны киметеп, бензин бәяләре ыргылышын туктатырга вәгъдә итә. Ләкин бәя төшәр дип вәгъдә бирми беркем дә. Бик яхшы дигәндә безгә 40-42 сумлык АИ-92ле бензинга күнегергә туры киләчәк, димәк.
Рәшит Фәтхрахманов
Солсбери табиблары нәрсә дигән?
Кайвакыт әңгәмә дә дөньякүләм яңалыкка әйләнеп куя. Әлбәттә инде, юк-бар журналистның юк кына тема буенча корылган әңгәмәсе турында сүз бармый. Би-Би-Си каналы хәбәрчесе Британиянең Солсбери шәһәре госпитале табиблары белән сөйләшергә җай табып, Россиянең баш разведка идарәсе элекке офицеры Сергей Скрипаль белән аның кызы Юлияне дәвалауда инглизләрнең Портон-Даун шәһәрендәге экспертларның ярдәмгә килүен ачыклаган.
Баксаң, Скрипальләр хастаханәгә китерелгәч, табиблар башта, наркотик матдәне чамасын белми кулланудан аңнарын җуйганнар, дип уйлаган. Нервларны параличлый торган матдә тәэсирен белеп алгач кына медиклар Британия хәрби лабораториясе белгечләренә мөрәҗәгать иткән. Лаборатория хезмәткәрләре сынау үткәреп, иң яхшы дәвалау ысулларын тәкъдим иткән, имеш.
Кызык, кеше үлем түшәгендә җан бирергә ятканда, яшерен лаборатория белгечләре хәтта сынау үткәрергә вакыт тапкан! Айларга гына түгел, кайвакыт елларга да сузыла торган эш түгелме соң бу?! Ә алар агуның тәэсирен бетерә торган матдәләрне күз ачып йомганчы сынаган да табибларга Юлия белән әтисен тиз генә аякка бастыру юлларын күрсәтеп тә биргән. Хәер, шулай да булгандыр, бәлки. Бу кадәресе турында агулы матдәләр өлкәсе яки медицина өлкәсендәге белгечләр уйласын. Ә менә гади кеше өчен иң мөһиме – сатлыкҗан шпион әтисеннән аермалы буларак, гөнаһсыз, яшь чибәр кызның бу мәхшәрдән исән-имин чыгуы. Шушы көннәрдә генә Юлиянең теплица кебегрәк бер җирдә яздырып алынган видеомөрәҗәгатен телевизор аша сериал кебек кабат-кабат карап, иленә кайта алмыйча саргайган кызны үлеп кызганган изге күңелле апа-абыйларны беләм. Ә Юлиянең туганнан-туган апасы – телевидение “йолдызы”на әйләнгән Викторияне хәтта иң караңгы авылда да таныйлардыр инде, мөгаен. Әйтәсе килгән сүзем шул: әһәмиятле-әһәмиятсез яңалыкларның һәммәсе диярлек телевидение ярдәмендә әнә шундыйрак сериалга әйләнеп бара хәзер. Шуңа күрә гади халык, йөзләрчә сериядән торган кинолардан туеп, “Пусть говорят” кебек тапшыруларны күбрәк үз итә башлады да инде. Кино бит ул – чынбарлык түгел, ә телевидение тапшыруында чын тормышны күрсәтәләр, дип. Әмма кайсы ялган, кайсы чын – анысы шул шпионнарның үзләренә генә мәгълүм...
Валентина Семенова
Кипрдан качарга?
Россия олигархларының һәм доллар миллионерларының тагын бер баш авыртуы артты: Кипр офшорында акча яшерергә яраткан россиялеләрдән хисапларын ябуны таләп итәләр.
Бу утрау иленең калын кесәле россиялеләр өчен ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын 2012-2013 елгы Кипрдагы банк параличы вакытында Мәскәү җитәкчелегенең ашыгыч рәвештә ярдәмгә ташлануын искә төшерү белән аңлап була. Кремль ул чакта бу офшорны дефолттан саклап калу өчен байтак акча тоткан иде. Югыйсә урыс телле аксөяк катлауның байтак акчасы утраудагы банкларда бикләнеп каласы иде. Россиянең сәяси элитасы ул чакта үзен артына ут капкан кебек тотты: офшор банкларны кредитлады, сәяси сөйләшүләр өстәле артына утырды, ничек итсә итте, Кипр банкларының кан тамырларын кисүгә юл куймады. Шуннан аңлап була инде офшорларда нинди акчалар янганын. Черномырдин әйтмешли, беркайчан да булганы юк иде, менә тагын... Бу юлы Американың Финанс министрлыгы делегациясе килеп төште дә офшор банкирларга россиялеләрнең хисапларын ябарга әмер бирде. Моның Мәскәү өчен нинди яшен булуын аңлау өчен, “Коммерсантъ” газетасының Кипрны “төп Россия офшоры” дип йөртүеннән аңларга була. Россиянең иң эре табигый монополияләре шул утрауда теркәлгәннәр һәм акчаларын шунда саклыйлар дип әйтә кайбер усал теллеләр.
Кипрда, билгеле, Россиянең “озын“ акчаларыннан бер дә баш тартмаслар иде, Вашингтонда шаяртмыйлар. Быелның февраль аенда АКШның финанс разведкасы Латвия банкларында акча “юу” һәм коррупция турында доклад игълан итте. Шунда ук ул илнең ABLV банкыннан кертемнәр кача башлады һәм банк санаулы вакытлар эчендә бөтенләйгә түнде. Кипр банкларына да АКШтан бармак янауга буйсынмасалар, шундый ук финал көтә. Хәзер Кипр банклары россиялеләрнең хисапларын мәҗбүри рәвештә ябалар, башка банкка күчерергә кыстыйлар. Ул гына да түгел, ачы теллеләр, озакламый бөтен дөньяда россияле акча капчыкларының хисапларына шундый ау башланачак, дип әйтәләр. Авыр хәлдә калган олигархлар акчаларын ничек коткарырлар инде? Коткара алмасалар, тагын бөтен Россия халкына аларга үз кесәсеннән сәдака өлеше чыгарырга туры килмәсме? Акча капчыклары котылу схемасын эшләп куйганнар бугай инде. Акчаны башта Россиягә кайтарырга, монда аларны амнистияләргә (Путинның шундый вәгъдәсе әлегә үз көчендә), шуннан амнистия белән чистартылган акчаны янәдән чит илгә күчерергә. Димәк, барыбер йөз миллиардлаган акча ил кесәсендә утырып калырга җыенмый.
Рәшит Фәтхрахманов
Булган ярдәмне алырга теләмиләр
Республикада грант алырга теләүче фермерлар саны кимегән. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган семинар-киңәшмәдә хәбәр итте.
Министр урынбасары сүзләреннән аңлашылганча, авыл халкының активлыгын яңа эш башлаган фермерлар һәм гаилә фермасы төзүчеләргә бирелә торган грантлар аша да чамаларга була. Быел әлеге ике программа буенча 250шәр млн сум акча җәлеп ителгән булган. Икенче яртыеллыкта да әлеге юнәлешләрдә өстәмә ярдәм булырга мөмкин. 2012 елдан алып бүгенгәчә 821 фермер хуҗалыгы әлеге өстенлектән файдаланган.
Быел Идел аръягы зонасына кергән Апас районыннан – 3, Буадан – 5, Югары Осланнан – 3, Кайбычтан – 1, Кама Тамагыннан – 4, Тәтештән 3 гариза кергән. Чүпрәледән исә бер генә фермер да катнашырга теләк белдермәгән. “Соңгы елларда Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнары фермерлары программаларда сүлпән катнаша башлады. Җирлек башлыклары авыл халкы белән эшләп җиткерми. Авыллардагы эшлекле кешеләрне грантларга бары тик җирлек башлыклары гына җәлеп итә ала”, – диде Ришат Хәбипов Буада узган зона киңәшмәсендә.
Ни кызганыч, җиң сызганып тотынган фермерлар арасында тулы куәткә эшләп китә алмаучылар да бар. “Грант алучыларның эшләү өчен мөмкинлекләре дә бар кебек. Хисап тотасы ике ел үтүгә карамастан, кайберәүләр торакны терлек белән тутыра алмый”, – ди министр урынбасары.
Фермерларның грант алырга атлыгып тормавы кәгазь боткасы белән дә бәйледер анысы. Моннан тыш авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләрнең тотрыклы булмавы да моңа сәбәп булып тора. Кыскасы, илдә вәзгыять үзгәрмәсә, эштән бөтенләй бизәргә туры килмәгәе.
Лилия Нурмөхәммәтова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 75, 30.05.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев