Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

300 кеше чакырылган туйга бары 10 кунак килә [булган хәл, фото]

Фото: http://www.paradwedding.ru

Гадәттә, яшьләр туйга бик җидти әзерләнә. Әлеге процесска туганнар, әти-әниләр дә кушыла. Күлмәкләр алу, тамадалар эзләү, кунаклар исемлеген төзеп чакырулар тарату… Ә менә әзерләнеп тә тантаналы чарага бер кеше дә килмәсә нишләргә? //Tatar today//

Кытайда яшәүче бер пар нәкъ менә шундый очракка юлыга. Аларның туена барлыгы 10 кеше килә, гәрчә 300ләп кунак чакырылган булса да. Килмәүләрнең сәбәбе дә җидти бит.

Берничә көн кала барлык чакырылган кешеләр туйга килергә ризалык бирә. Әмма Кытайда көчле ураган булу сәбәпле, бөтенесе дә диярлек куркып кала. Чөнки табигать шартлары нык бозыла. Туйга бары әти-әниләр һәм иң якын туганнар килә.

Кунаклар әз булса да, яшьләр тантаналы чарадан баш тартмый. Чжоу Тянь исемле кәләш буш зал буйлап сөйгәне янына уза һәм: «Кунаклар юк - бер дә борчылмыйм, бу шатлыклы минутта янымда туганнарым да юк - ансына да тынычмын, фейерверк та булмаячак - ансына да риза. Миңа бары син генә кирәк. Нәрсә генә булмасын, мин сиңа кияүгә чыгарга әзер», дип әйтә.

Әлеге сүзләр егетне, килгән кунакларның да күңелләренә үтеп керә. Туйга килүчеләр әлеге вакыйга турында интернет аша калганнарга тарата. Нәтиҗәдә, икенче көнне яшьләр бер дә белмәгән кешеләрдән котлаулар ала башлый.

Мәгълүмат pozitivno.me сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев