Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"3 көн юлда тирләп кайткан бозауларны 35 градус салкында калдырганнар"

Март башында Россельхознадзорның Башкортстандагы идарәсе Туймазы районы Кәкребаш авылында күпләп мал үлү турында хәбәр итте. Әлеге хәл турында Башкортстанның Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре буенча ветеринария станциясе җитәкчесе Илгиз Насыйбуллин да сөйләде:

— Кәкребаш авылында эш итүче бер физик зат Новосибирскидан 3 партия мал кайтарткан, — диде җитәкче. — Идарәче әйтүенчә, 648 бозау сатып алганнар, әмма ветеринария һәм транспорт документлары булмаган. Маллар юлда 3 көн кайткан һәм шунда ук бер өлеше тапталып үлгән. Анда 3 айдан 1 яшькә кадәрге бозаулар булган. Уйлап карагыз, алар 3 көн буе ашамыйча-эчмичә, стресс хәлендә юлда кайткан. Болай да хәлсез малны авылга кайтып җиткәч бушатып, утарга япканнар. Ул чакта бездә 35 оС салкын иде. Юлда бер-берсенә терәлеп, тирләп беткән, гәүдәсеннән пар чыгып торган бозауларны шундый салкынга чыгар әле! Мал ач, алдында җылы су юк, ул бозланып каткан! Нәтиҗәдә бозауларның үпкәсендә ялкынсыну башланып, бер-бер артлы үлә башлаганнар.
 
Бу хәл башкалар өчен дә сабак булсын иде. Мал алганда ветеринария хезмәте белән сөйләшеп эш итәргә кирәк. Хәзер “Меркурий” системасы яхшы эшли, аның аша ветеринария-озату документларын рәсмиләштерергә була.
 
Малларны алып кайту тәртибе турында Саба районындагы Дәүләт ветеринария оешмасы җитәкчесе Зөлфәт ГАНИЕВ белән сөйләштек.
 
— Чит төбәктән мал алып кайтырга җыенган очракта, бу хакта терлек кайтасы төбәктәге ветеринария оешмасы җитәкчелегенә хәбәр итү мәҗбүри, — диде ул. — Малларны автомобиль транспорты белән ташуның ветеринар-санитар кагыйдәләре бар. Анда язылганча, ерак ара үтәсе булганда, 10-12 сәгать саен терлекләрне йөк машинасыннан төшереп, 3-4 сәгать ял иттерү каралган. Әгәр андый урын булмаса, аларны машинада килеш кенә ял иттерергә мөмкин.
 
Юлда 6 сәгатьтән артык барган хайваннарга ризык запасы булырга тиеш һәм аларга вакыт-вакыт су эчерергә кирәк. Ничә терлек алып кайтуга карамастан, йөртүче янында бер озатып баручы булу мәҗбүри. Мөмкинлек туганда, ул маллар янында аларны күзәтеп кайта. Бозаулар очрагында озын кузов берничә өлешкә бүленергә тиеш. Бу кисәк тормозга басканда, тауга менгәндә бергә өелмәсеннәр өчен кирәк. Олы малларны кузовка бәйләп куеп алып бару гына рөхсәт ителә, бозаулар бәйләнми, әмма алар саны барысы да яткач, кузовка сыярлык булырга тиеш.
Фото ©1troick.ru
 
 
 
 

Рәзилә РӘСИМ
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев