Реклама
Радио һәм телевидение яңалыклары
3 декабрьдә мәскәүлеләр "супер зур айны" күрә алачак
Якшәмбе көнне Ай 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренәчәк.
3 декабрьдә мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары супер Айны күзәтәчәк. Бу хакта Мәскәү планетариеның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Елына бер тапкыр Ай безгә үзенең якты дискын бик зур һәм бик кечкенә итеп күрсәтә. Бу - Җирнең иярчене тулы Ай фазасында перигей ноктасын үткән вакытта була», - дип аңлатты планетарий вәкиле.
Якшәмбе көнне Ай 14 процентка зуррак һәм 30 процентка яктырак булып күренәчәк. Бу - 4 декабрьдә иярченнең Мәскәү вакыты белән 8.43 сәгатьтә Җир белән якынаюына бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев